Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнесуньский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422167, Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Верхняя Сунь, ул. К. Маркса, д. 5 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Nailya.Mugtasimova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнесуньский ДС" |
| Руководитель: | Мугтасимова Наиля Хатиповна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 2 воспитанника (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнесуньский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Зюри авылында узачак "Питрау Сабантуена" бездән бүләк! 06.07.2015

Без, Ягъни Сон яклары: Югары Сон, Түбән Сон, Кече Сон балалар бакчасы коллективы белән "Питрау" Сабантуендагы кул эшләре күргәзмәсенә "Килбәтсез үрдәк" ("Гадкий утёнок") әкиятенә панно ясадык. Сабантуйлары күңелле, истә калырлык булып үтсен!
-
"Хуш бакча!" 30.05.2015

Быел безнең Салахиев Булатыбыз 1 нче сыйныфка укырга керә, бүген без аның белән дулкынландыргыч мизгелләр кичердек. Булат сиңа укуыңда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез. Мәктәптә дә уңышларың белән безне гел сөендереп торсаң иде.
-
"Бездә бүген Сабан -туй!" 30.05.2015

Бакчабызда бүген гөрләп Сабан - туе узды. Балалар бик теләп барлык уеннарда да катнаштылар: капчык киеп йөгерү, әйбер кисү, ераклыкка йөгерү, кыршау әйләндерү, таяк тартышу, чүлмәк вату һ. б. бик күп кенә уеннар балаларның да, әти -әниләрнең дә күңелләренә хуш килде. Беркем дә бүләксез калмады. Ә без хәерле, имин җәйләр теләп, балаларны җәйге чорга әти -әниләренә тапшырдык.
-
"Гөлсу - бездә кунакта!" 30.05.2015

2015 - 2016 нчы уку елына балалар бакчасына киләчәк Кабирова Гөлсуны да кунакка чакырдык. Гөлсу апаларны да, малайларны да үз итте, (кечкенә булса да) барлык уеннарда да актив катнашты: капчык киеп йөгерде, әйбер кисте, чүлмәк ватты.
-
"Язгы чәчәкләр белән танышуны дәвам итәбез!" 26.05.2015

"Тузганак"
"Өф!" - дип бер өргән идем,
Очты китте, югалды,
Тик иң кирәк өлеше -
Тамыры безгә калды.
-
"Иҗади - сәнгать" белем бирү өлкәсенең рәсем эшчәнлеге. 25.05.2015

"Иҗади - сәнгать" белем бирү өлкәсенә караган рәсем эшчәнлегендә балалар "Тузганак"ны натурадан ясадылар.
-
"Соңгы кыңгырау - 2015!" 22.05.2015

Бүген Республикабыз мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" шалтырады. 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларына бары тик уңышлар, саулык - сәламәтлек теләкләрнең иң -иң изгеләрен генә телибез.
-
"Бабам батырлыгы" бәйгесендә катнашучы - Рәимов Илзир! 11.05.2015

"Тылсымлы куллар"журналы "Җиңүнең - 70 еллыгы" уңаеннан игълан иткән"Бабам батырлыгы" дигән бәйгедә катнашып, Рәимов Илзиребезне журналның 2015 нче елның май ае санында ( 3 нче бит) күрүебезгә без бик шатбыз!. Илзир алга таба да уңышлар сиңа!
-
"Бөек Җиңүгә - 70 ел!" 08.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылган митингта катнаштык. Һәйкәлләргә чәчәкләр куйдык.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 06.05.2015

Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан, "Иҗади сәнгать эшчәнлеге"ндә балалар белән котлау открыткалары ясадык. Былтыр 90 яшен тутырып арабыздан киткән, Сон ягының "Соңгы могиканы" - Ленинград блокадасының эчендә кайнаган беренче группа инвалид, сугыш ветераны - Низамов Гыйльметдин Низам улының шәхси киемнәрен - бигрәк тә орден - медальләрен таккан костюмын киеп карау һәр балада горурлык хисе тудырды.






