Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязский лицей» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан. / Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Олыяз лицее"
Визитная карточка
| Адрес: | 422146, РТ, Мамадышский район, с. Олуяз, ул. Шайхи Маннура, д. 29 |
| Телефон: | +7(855)-632-25-51 |
| E-Mail: | LOluyaz.Mam@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Олуязский лицей" |
| Руководитель: | Хасанов Альфат Гараевич |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 76, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязский лицей» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан. / Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Олыяз лицее" - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Зональная игра " Зарница" 01.03.2017

-
5 нче республика күләмендә үткәрелүче " Нократ дулкыннары" фольклёр конкурсы. 01.03.2017

28 нче февральдә районыбыз үзәге булган Мамадыш шәһәрендә 5 нче республика күләмендә үткәрелүче " Нократ дулкыннары" фольклёр конкурсында лицеебыз укучылары да катнашты һәм призлы урыннарга ия булдылар. Без аларга алдагы конкурсларда да уңышлар телибез.
-
Паспорт безопасности 28.02.2017

Во вкладке " Документы" размещен Паспорт дорожной безопасности.
-
Габдрәүф Саляхиевны искә алу көне. 27.02.2017

22 нче февраль көнне лицеебызда балалар оешмасы исемен йөртүче авылдашыбыз Әфганстан сугышында һәлак булган сугышчы - интернационалист Габдрәүф Саляхиевны искә алу кичәсе үткәрелде. Әлеге чара чаңгы ярышы белән башланып китте. Алга таба мероприятие спортзалда дәвам итте. 5-11 нче сыйныф укучылары арасында маршировка үткәрелде. " Иң яхшы командир", " Иң яхшы атлаучы отряд" лар билгеләнде. 10 нчы сыйныф укучылары " Әфганстан - йөрәк ярасы" дип исемләнгән әдәби - монтаж куйдылар.
Г. Сәляхиевны искә алу чарасында Әфган җирләрендә, Чечняда хезмәт иткән авылдашларыбыз катнашты. Алар чаңгы ярышларын үткәрүдә спонсорлык ярдәме күрсәттеләр, җиңүче укучыларга истәлекле бүләкләр, медальләр тапшырдылар.
Кичә Г.Саляхиевның каберенә гирлянда салу белән тәмамланды.
-
Химия атналыгы. 22.02.2017

22 нче февральдә 9 сыйныфның " Молекула" һәм " Кислота" командалары арасында КВН булды. " Молекула" командасы җиңүгә иреште. Котлыйбыз!!!
-
Халыкара туган тел көне. 21.02.2017

15-21 нче февраль көннәрендә лицейда халыкара туган тел көненә багышлап атналык үткәрелде. Атналык Муса Җәлилнең тууына 111ел тулуга багышланган әдәби чара белән башланды. Шулай ук атна дәвамында туган телгә багышлап шигырьләр, җырлар өйрәнү, лексик КВН нар, класс сәгатьләре уздырылды. 21 нче февральдә лицей күләмендә иң оста шигырь сөйләүчеләр конкурсы үтте. Укучылар татарча, русча, инглизчә шигырьләрне яттан сөйләделәр, туган телгә багышлап җырлар җырладылар.Җиңүче укучыларга грамоталар, призлар тапшырдылар.
-
Лицейда химия атналыгы. 21.02.2017

21 нче февраль көнне, химия атналыгы кысаларында, 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары арасында КВН уздырылды. 10 нчы сыйныфның " Алмаз" командасы җиңү яулады. Афәрин!
-
Котлыйбыз! 21.02.2017

Гөлгенә Мирзахметовна!
Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз!
Иртә таңда чыккан кояш
Көндә Сезгә бәхет китерсен
Матур булсын сезнең тормыш юлы
Кайгы җиле бердә төшмәсен
Туган көндә изге, матур хисләр
Күңелегездә калсын уелып
Тәбриклибез чын күңелдән
Барыбыз да бергә кушылып.
-
Всемирный день доброты 17 февраля - станьте добрее! 17.02.2017

-
15 нче февральдә лицейда әти- әниләр җыелышы үткәрелде. 16.02.2017

Җыелышта 11 нче сыйныф укучыларының БДИ га әзерлек мәсьәләләре, фәннәр буенча үткәрелгән пробный ( сынап карау) имтихан нәтиҗәләренә тирән анализ ясалды. Шулай ук имтиханнардагы яңалыклар белән дә таныштырылды.






