Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тат.Янтыковская основная общеобразовательная школа» Лаишевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422634, Республика Татарстан, Лаишевский муниципальный район, село Татарский Янтык, улица Магазинная, дом 25А |
| Телефон: | +7(843)-783-26-31 |
| E-Mail: | Tat.Yantyk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тат.Янтыковская ООШ" |
| Руководитель: | Насырова Альфия Хамисовна |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 5 учащихся |
| У нас учат: | 5 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тат.Янтыковская основная общеобразовательная школа» Лаишевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Тукай эзләре буйлап 26.04.2014

Мәктәбебездә Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, "Тукай эзләре буйлап..." дигән чара үткәрелде.
-
Нацизмга - юк!
24.04.2014
Бөек Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү алдыннан мәктәпләрдә “Без нацизмга юк дип әйтәбез” исемле акцияләр үткәрелә. Бу чаралардан безнең Татар Янтыгы төп белем бирү мәктәбе дә читтә калмады. Сыйныфларда “Һәрвакыт булсын кояш!”, “Бөек Җиңү бәйрәме”, “Якташларыбыз сугыш чорында”, “Хәзерге җәмгыять һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр”, “Толерантлык территориясе” исемле чаралар оештырылды. Һәркем бу чаралардан тыныч тормышта тыныч, матур, дус яшәргә кирәк, дигән теләктә калды.
-
Габдулла Тукай укулары 23.04.2014

9 нчы сыйныф укучысы Габдуллина Гөлназ Габдулла Тукай укулары конкурсында "Бер татар шагыйренең сүзләре" шигыре белән II урынны яулады
-
Ачык дәрес 22.04.2014

9 нчы сыйныфта җәмгыять белеме укытучысы Лукина Гөлнур Габдулловна "Сайлаулар. Тавыш бирү. Референдум" темасына ачык дәрес күрсәтте
-
III фәннәр фестивале
21.04.2014
21 нче апрель көнне Гарафетдинова Гөлия, Садриева Чулпан һәм Шәфигуллина Зөлфия - 8 нче сыйныф укучылары Столбище урта гомуми белем мәктәбендә узган III фәннәр фестивалендә катнаштылар. Алар анда үзләренең фәнни - тикшеренү эшләрен уңышлы якладылар (җитәкчеләре - Хафизова Г.С., Хафизов Р.С.). Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Уңышлар, кызлар, сезгә!
-
Бездә семинар
16.04.2014
16 нчы апрель көнне мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Яңа метод һәм алымнар кулланып, дәүләт йомгаклау тестированиесенә үзерләнү" темасына район семинары үткәрелде. 9 нчы сыйныфта татар теленнән "Нәрсә ул батырлык? (ДЙТне таләпләренә туры китереп, сочинение - фикерләмә язу) темасына ачык дәрес күрсәтелде (укытучы Насырова Ә.Х.),Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, "Син бит, шагыйрь, татар халкы өчен, Яшәү дәреслеге язган зат!" дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырылды (җитәкчеләре Насырова Ә.Х., Габидуллина Ф.Р.).
-
7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне 07.04.2014

7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, мәктәбебездә төрле спорт ярышлары, сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
Каникуллар!!!
24.03.2014
Язгы каникуллар башланды. 9 нчы сыйныф укучылары өчен барлык фәннәрдән дә консультацияләр эшли.
-
Татар теленнән ДЙА
17.03.2014
Татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек максатыннан, пробный ДЙА үткәрелде
-
8 март - халыкара хатын - кызлар көне
07.03.2014
7 нче март көнне мәктәбебездә 8 нче март бәйрәменә багышланган концерт булды. Барлык кызларны, әниләрне, апаларны, әбиләрне бәйрәм белән котлыйбыз. Аларга исәнлек - саулык, бәхет - шатлык телибез.








