МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/
Визитная карточка
| Адрес: | 423294, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Урмышла, ул. Центральная, д.6 |
| Телефон: | +7(855)-953-12-02 |
| E-Mail: | Ruzaliya.Habibullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Урмышлинская ООШ" |
| Руководитель: | Хабибуллина Рузалия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 23 |
| У нас учат: | 7 |
МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/ - новости
Страницы: << 251 ( 252 ) 253 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Online тестирование 13.12.2013

Республика күләм 5-9нчы сыйныфлар өчен укучыларның шәхси кабинетларында Online тестированиеләр башланды. Без аларга уңышлар телибез!
-
БДИга әзерлек 07.12.2013

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлекне көчәйтү максатыннан мәктәптә 4нче декабрь көнне рус теленнән, 6нчы декабрь көнне математикадан,17нче декабрь көнне татар теленнән 9нчы сыйныф укучылары өчен пробный ГИА (БДИ) үткәрелде.
-
Нәфис сүз бәйгесе 05.12.2013

Лениногорск шәһәренең 13нче номерлы мәктәбендә үткәрелгән, әниләр көненә багышланган зона күләмендә "Әниләрне олыларга онытмыйк" нәфис сүз бәйгесендә безнең мәктәпнең 5нче сыйныф укучысы Хисамова Нәргизә (җитәкчесе Хисамова Э.Н.) 2 урын яулады. Котлыйбыз!
-
Юбиляр ветеранда кунакта. 04.12.2013

4нче декабрь көнне авылдашыбыз Бөек Ватан сугышы ветераны Могыйнов Салих бабайның 90 яшьек юбилее булды. Җирле үзидарә җитәкчесе Артур Хабибуллин, авылыбызның иман хатыйбы Сайфуллин Шәһит абый, мәктәп коллективыннан музей җитәкчесе Хасаншина Резидә җитәкчелегендә бер төркем укучылар Салих бабайны бу олы бәйрәм белән котларга бардылар.
-
Акция "Спорт - альтернатива пагубным привычкам" 03.12.2013 В нашей школе прошла акция "Спорт - альтернатива пагубным привычкам". В рамках этой акции было организовано много мероприятий.

-
Шәфкатьлелек бизи кешене 03.12.2013

Мәктәптә Инвалидлар декадасының ункөнлеге башланып китте. Бу темага барлык сыйныфларда класс сәгатьләре үткәрелде. Шулай ук укучылар, язмыш тарафыннан рәнҗетелгән кешеләрнең төшенкелеккә бирешмичә яшәргә тырышулары турында фильм карадылар.
-
"Словотворчество" конкурсындагы җиңү 29.11.2013

29нчы ноябрь көнне Лениногорск шәһәренең 4нче номерлы мәктәбендә "Словотвочество" конкурсы узды. Бу бәйгедә 4нче сыйныф укучысы Хабибуллин Искәндәр 3нче урын алды. Сыйныф җитәкчесе Сунгатуллина Зөлфия апаны һәм Искәндәрне котлыйбыз!
-
"Иң кадерлем-әнием"рәсем бәйгесе 28.11.2013

Мәктәптә әниләр көненә багышланган зур концерт булып узды. Бәйрәм уңаеннан "Иң кадерлем-әнием!" темасына рәсем бәйгесе игълан ителде. Укучылар бик теләп бәйгедә катнашты һәм түбәндәге нәтиҗәләр чыгарылды:
1 урын- Мустафина Адилә (6кл)
2 урын - Сайфуллина Вилүзә (7кл)
3 урын - Галимзянова Илүзә (6кл),Сайфуллина Алинә(3кл)
-
Ата-аналар җыелышы 22.11.2013

-
Әниләр көне 22.11.2013

«Әни бит ул – өйнең яме,
Ә тормышта – олы терәк.
Сәламәт бул озак яшә,
Син бит, Әни, безгә кирәк!» - дип әйтәләр Урмышлы мәктәбе укучылары.













