муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №10 г. Лениногорска» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Крупской, д. 2а |
| Телефон: | +7(855)-952-33-52 |
| E-Mail: | SS.Haibrachmanova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №10" |
| Руководитель: | Хайбрахманова Сиреня Сулеймановна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 602 обучающихся |
| У нас учат: | 38 учителей |
Все школьные новости
Халыкара туган тел көне
Опубликовано: 21.02.2018
Халыкара туган тел көне — 21 февраль көнне билгеләнгән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән халыкара бәйрәм. 1999 елның ноябрендә кабул ителә, 2000 елның февраленнән башлап ел саен тел һәм мәдәниятнең төрлелегенә һәм күптеллелегенә ярдәм итү максатыннан билгеләп үтелә.
Мәктәбебездә әлеге бәйрәм 21 нче февраль көнне дәрестән тыш чараларга бик бай булды. Бәйрәм иртәсе Ихсанова Р.Ә.тарафыннан әзерләнгән, 5 сыйныф укучылары катнашында кызыклы викторина белән башланып китте. Аннан Хөснетдинова Р. М, Шәйдуллина А. Б. тарафыннан оештырылган “Туган телем-дуслык теле” исемле әдәби музыкаль кичә белән дәвам итте. Кичәбез Роберт Миңнуллинның “Татарларым”дип аталган оран-поэма видеоязмасыннан башланып китте, укучылар татарлар язмышы тарихына, элеккеге заманга әйләнеп кайткан кебек булдылар. Телләр турында мәгълүмат тупладылар. Җырлы, матур чыгышларга үрелеп бер-бер артлы конкурс,табышмак һәм мәзәкләр, уеннар бу көнне ямь өстенә ямь генә өстәп торды. Барлык укучылар да бик актив катнаштылар, сертификатлар белән бүләкләнделәр. Бәйрәм азагында, барлык тамашачылар, укытучылар бергәләшеп, “Туган тел” җырын башкардылар. “Туган телем – дуслык теле” исемендәге әдәби кичә бик эчтәлекле, уңышлы узды. Барлык катнашучыларга да рәхмәт!
Туган телләр була бер генә -
Туган телнең кадерен бел генә!
К списку новостей

















