Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сарабикуловская основная общеобразовательная школа» муниципального образования» "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан // Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Сарабикол төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы
Визитная карточка
| Адрес: | 423292, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Сарабикулово, ул. Кирова, д.3 А |
| Телефон: | +7(855)-952-98-42 |
| E-Mail: | Salima.Gatina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сарабикуловская ООШ" |
| Руководитель: | Гатина Салима Анваровна |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 20 учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей Язык обучения русский-татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сарабикуловская основная общеобразовательная школа» муниципального образования» "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан // Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Сарабикол төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы - новости
Страницы: << 261 262 263 264 ( 265 ) 266 267 268 269 270 >>
-
Авыл китапханәсендә 23.01.2013

1 класс укучылары авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Анда аларны Хакимова Миләүшә апалары каршы алды. Ул балаларны китапханә белән таныштырды, нинди китаплар, журналлар барлыгын күрсәтте. Укучылар соңыннан китаплар алдылар.
-
Тәнәфестә күңелле 19.01.2013

I-II класс укучыларыозын тәнәфестә саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнарга яраталар. Болай алар ял да итәләр, сәламәтлекләрен дә ныгыталар.
-
Чисталык дәресе 16.01.2013

Башлангыч класс укучылары чисталык дәресе үткәрде. Ул дәресне Ихсанова Фәния Фәрит кызы һәм Аскарова Фәния Хәй кызы оештырды. Балалар табигатьне пычратмау, ярамаган урыннарга чүп ташламау турында сөйләштеләр. Экология дигән фән турында күп кызыклы әйберләр белделәр.
-
Конкурс нәтиҗәләре 15.01.2013

ДЮП командасы тарафыннан оештырылган "Юлда йөрү кагыйдәләре" темасы астында сочинение- конкурс үткәрелде.
1 нче урын- 6 класс укучысы- Валиеева Эльвира;
2 нче урынны 7 класс укучысы- Биктимиров Айнур ;
3 нче урынны- 7 класс укучысы Хасбиуллин Булат алды.
-
Кышкы каникуллар 08.01.2013

Кышкы каникул вакытында. мәктәбебезнең укучылары ял көннәрен күңелле үткәрү максатыннан, тимераякта шуу өчен шугалак ясадылар. Бу эштә бигрәк тә 9 класс укучылары- Гатин Рәдиф, Сөнгатуллин Илнур, Ахметов Рәмис күп көч куйдылар. Яңа ел каникуллары бик кызыклы узды.
-
Чыршы бәйрәме 28.12.2012

28 декабрь көнне мәктәбебездә Чыршы бәйрәмк узды. Ул ике сменада үткәреле. 1 нче сменалда 1-5 класс укучылары бәйрәм итте.
-
Котлыйбыз!!
28.12.2012
Мәктәбебезнең 3 укучысы шәһәр башлыгы елкасында катнаштылар. Боз сараенда сокландыргыч тамаша уздырылды. 9 нчы класс укучысы Гатин Рәдиф шәһәр һәм район башлыгы премиясенә лаек булды. Аңа укуында уңышлар телибез!!!!
-
Яңа елга фойелар бизәү 26.12.2012

Мәгариф йорты приказы буенча мәктәбебез "Яңа елда фойелар бизәү" номинациясендә мактау кәгазе белән бүләкләнде. Директорыбыз - Сәлимә Әнвәровнаны һәм коллективыбызны котлыйбыз!!
-
Тикшерү- ГИА 19.12.2012

19нчы һәм 20 нче декабрь көннәрендә 9 нчы класс укучылары рус теле һәм математика фәннәреннән ГИА ( белем сыйфатын тикшерү) бирәләр. Аларга уңышлар телибез!!
-
Яңа елга әзерлек 19.12.2012

1 нче класс укучылары Яңа ел бәйрәменә әзерләнә башлады. Алар классларын бизәү өчен үз куллары белән чыршы уенчыклары ясадылар. Чыршыны да бизәп куйдылар. Бәйрәмгә шигырьләр , җырлар , биюләр өйрәнәләр. Аларны класс җитәкчеләре - Аскарова Фәния Хәй кызы өйрәтә.














