Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сарабикуловская основная общеобразовательная школа» муниципального образования» "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан // Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Сарабикол төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы
Визитная карточка
| Адрес: | 423292, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Сарабикулово, ул. Кирова, д.3 А |
| Телефон: | +7(855)-952-98-42 |
| E-Mail: | Salima.Gatina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сарабикуловская ООШ" |
| Руководитель: | Гатина Салима Анваровна |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 20 учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей Язык обучения русский-татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сарабикуловская основная общеобразовательная школа» муниципального образования» "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан // Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Сарабикол төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы - новости
Страницы: << 251 252 ( 253 ) 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел 24.01.2014

Мәктәптә Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулуга багышланган чаралар дәвам итә. 5-9 класс укучылары белән китапханәче Галия Хәниф кызы Мусина сөйләшү үткәрде. Ул авылыбызның Әфганстан сугышында катнашкан кешеләре белән таныштырды, алар турында мәгълумәт бирде.
-
Авыл китапханәсендә 24.01.2014

1 класс укучылары авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Аларны китапханәче Хакимова Миләүшә апалары ачык йөз белән каршы алды. Ул укучыларны китапханә белән таныштырды, балалар китаплары турында сөйләде. Һәр укучы укып та күрсәтте. Балалар китаплар сайладылар һәм өйдә укырга алдылар. Бу укучыларның беренче тапкыр авыл китапханәсенә барулары. Аларга бу экскурсия бик ошады.
-
"Әфганстан сугышы" турында чара 22.01.2014

-
Мәктәп музеена экскурсия 21.01.2014

2 класс укучылары класс җитәкчеләре Фәния Хәй кызы Аскарова белән мәктәп музеена экскурсиягә керделәр. Музей җитәкчесе Камалтдинова Э.М. Әфганстан сугышында катнашкан авылдашларыбыз белән таныштырды. Стенд янында сөйләшү бик җанлы үтте.
-
Мәктәбебез горурлыгы! 13.01.2014

Башлангыч класс укучылары арасында мәктәп, район һәм республика конкурсларында катнашучы һәм җиңү яулаган укучылар бар. Шулардан 2 класс укучысы Камалтдинова Карина һәм 3 класс укучысы Мостафина Ралия. Карина “Веселые страшилки” конкурсында 1нче, сочинение һәм фотоконкусларда 2нче урын, рәсем конкурсында сертификат, ә Ралия катнашкан конкурсларда сертификат алды. Кызларны уңышлары белән котлыйбыз!!!
-
Каникул вакытында түгәрәкләр эше 06.01.2014

Кышкы каникулларны укучылар зарыгып көттеләр. Каникул вакытында төрле түгәрәк эшләре дәвам итте. Балалар бик теләп ул түгәрәкләргә йөриләр.
-
Яңа ел бәйрәме 27.12.2013

27 нче декабрь көнне мәктәбебездә 2 сменада яңа ел бәйрәме үткәрелде.Беренче сменада бәйрәмне башлангыч класс укытучылары, ә 2 нче сменада- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары- Садыйкова Н.Н җитәкчелегендә 9 нчы класс укучылары оештырды. Бәйрәм укучыларга да, ата-аналарга да бик ошады
-
Конкурс "Родное слово" 23.12.2013

Итоги конкурса по русскому языку и литературе «Родное слово»
6 учеников нашей школы (Камалтдинова Карина, Садриева Альбина, Валиева Айзиля, Валиева Эльвира, Садыйков Данир и Муртазина Алсу) участвовали в конкурсе по русскому языку и литературе «Родное слово».
Ученицы 2 и 3 классов Камалтдинова Карина и Валиева Айзиля награждены дипломами 2ой степени, а ученица 7 класса Муртазина Алсу дипломом 3ей степени. Остальные ученики получили сертификаты об участии. Организатор этого конкурса в школе: Аскарова Фания Хаевна.
-
Инвалидлар декадасы 20.12.2013

Инвалидлар декадасы уңаеннан.
2 һәм 4 класс укучылары бердәм булып, бергәләп эшлиләр: экскурсияләргә бергә өйриләр, төрле бәйрәмнәрне дә бергә оештыралар. Һәр ел саен Латыпов Минзакир абый янына барып, хәлен беләләр. Быел да бу эшне бергәләп башкардылар. Минзакир абый үзе генә яши, тумыштан инвалид. Һәрвакыт баргач, балаларга кызыклы әйберләр турында сөйли. Бу баруыбызда ул безгә үзе язган мөнәҗәтен укыды. Балаларга дини тәрбия бирде: сабыр, барысыннан да канәгать, игелекле булырга өндәде. Бик зур рәхмәт аңа!
Балалар укытучылары Аскарова Фәния апалары белән бергә бардылар.
-
Акция "Җылы куллар" 20.12.2013

20.12.2013 көнне "Туган якны өйрәнү" музеенда "Җылы куллар" акциясе үтте. Бу акциядә Сарабикулның изге йөрәкле кешеләре катнашты. Бигрәк тә : Хакимова Миләүшә, Мостафина Зөлфия, Саримова Зөлфияләр үзләреннән зур өлеш керттеләр. Катнашкан кешеләргә зур рәхмәт әйтәбез, гаилә иминлеге телибез!!!!!!














