Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сарабикуловская основная общеобразовательная школа» муниципального образования» "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан // Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Сарабикол төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы
Визитная карточка
| Адрес: | 423292, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Сарабикулово, ул. Кирова, д.3 А |
| Телефон: | +7(855)-952-98-42 |
| E-Mail: | Salima.Gatina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сарабикуловская ООШ" |
| Руководитель: | Гатина Салима Анваровна |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 20 учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей Язык обучения русский-татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сарабикуловская основная общеобразовательная школа» муниципального образования» "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан // Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Сарабикол төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы - новости
Страницы: << 221 ( 222 ) 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Студентлар белән очрашу кичәсе 30.01.2015

Бүген мәктәптә студентлар кичәсе. Мәктәп үзенең балаларын канаты астына җыйды. Студент чоры һәр бала өчен кызыклы, истәлекле еллар. Алар үзләренең мәктәптә укыган вакытларын искә төшерделәр, укытучыларга рәхмәт әйттеләр. Хәзерге вакытта үзләре укый торган уку йортлары белән таныштырдылар. Кичә воллейбол уены белән тәмамланды.
-
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 29.01.2015

4 нче класс укучылары сугыштан исән-сау әйләнеп кайтучылар белән танышты. Кызганычка каршы аларның берседә бүген безнең арада юк.
-
Ел укытучысы – 2015 29.01.2015

“Ел укытучысы – 2015” конкурсы дәвам итә. Бүген катнашучылар мастер-класс күрсәттеләр. Аскарова Ф.Х.ның мастер-классы рәсем дәресе буенча “Рәсем ясауның традицион булмаган алымнары. Кляксография” дигән иде.
-
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 28.01.2015

Мәктәптә Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү дәвам итә. 5 нче класс укучылары музейда солдат хатлары белән танышты.
-
Ел укытучысы – 2015 27.01.2015

“Ел укытучысы – 2015” конкурсының муниципаль турында безнең мәктәптән Аскарова Ф.Х. катнашты. Ул 3 класста татар теле дәресе күрсәтте.
-
Полиция капитаны белән очрашу 26.01.2015

Балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор, полиция капитаны Гарифулин Р.С.килеп укучылар алдында чыгыш ясады. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, үзенең теләкләрен әйтте.
-
Декада литературы, посвященная юбилеям А.П.Чехова и А.С.Грибоедова 26.01.2015

26 января учащиеся 6-9 классов инсценировали рассказ А.П.Чехова «Хамелеон», а потом ответили на вопросы викторины «Знаю ли я творчество Грибоедова и Чехова», где учащиеся показали свои знания.
-
Об обеспечении безопасности в условиях низкой температуры наружного воздуха
25.01.2015
Параллель
Сельские школы
Городские школы
1-4 классы
-23 C
-25 C
5-9 классы
-25 C
-27 С
10-11 классы
-30 С
-32 С
-
Ял көне -сәламәтлегебезне ныгытабыз!!!!!!!!! 25.01.2015

Мәктәбебез янында корт тәзелгәннән бирле укучыларыбыз анда спорт белән шөгыльләнәләр. Спорт киемнәрендә уйнавы тагы да күңеллерәк!
-
Республикада укытучыларның “Татарстан Республикасы ел укытучысы – 2015” һөнәри конкурсы
24.01.2015
Иҗади сәләтен эшкә җигеп хезмәт куючы педагогларны кызыксындыру, аларга ярдәм күрсәтү, укытучы һөнәренең абруен үстерү, республиканың мәгариф системасын камилләштерүгә юнәлтелгән перспективалы мәгариф идеяләре һәм аларны гамәлдә куллануны популярлаштыру, педагог һөнәре турында уңай фикер формалаштыруны максат итеп үткәрелә торган “Татарстан Республикасы ел укытучысы – 2015”, “Татарстан Республикасы математика укытучысы – 2015”, “Татарстан Республикасы физика укытучысы – 2015”, “Татарстан Республикасы химия укытучысы – 2015” бәйгеләренең муниципаль этабы 27 гыйнвардан уздырыла башлаячак.
Конкурста кимендә 5 ел өзлексез рәвештә мәктәптә эшләгән укытучылар катнашырга мөмкин. Муниципаль этапта җиңгән мөгаллимнәр 5-28 мартта зона этабында көч сынышачак. Бәйгенең соңгы туры 13-17 апрельдә Казанда уза. “ТР Ел укытучысы – 2015” конкурсының шигаре рәвешендә заманча мәгарифнең төп бурычларыннан берсе саналган, укытучының туктаусыз һәнәри һәм шәхси үсеше, иң яхшы педагогик практика үрнәкләрен тарату һәм инновацион фикерләрне һәм казанышларны алга сөрү бурычы сайланган – “Укытырга һәм укырга!”
Конкурс ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты тарафыннан уздырыла.
Безнең мәктәптәдә бу юнәлеш буенча эш алып барылы. “Ел укытучысы – 2015”-бәйгесендә башлангыч класс укытучысы Аскарова Фәния Хәй кызы көч сынашырга әзерлек алып бара.Аңа бөтен коллектив белән уңышлар телибез!














