Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
| Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
| E-Mail: | Guliya.Vafina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 19 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 8 учителей (1 совместитель) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Кошларга ярдәм итик/Помошь птицам 11.02.2021

Урамда карлы, салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр. Кышын кошлар азык эзләп кешеләр янына елыша, агач ботагына кунып чыркылдашып, адәм балаларының игелекле гамәлләренә, мәрхәмәтенә өметләнәләр. Чөнки кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра. Салкын кыш айларында безнең якларда кышлаучы кошларга ризык табу бик кыенга туры килә. Түбән Чыршылы мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, әти – әниләр ярдәме белән кошларга җимлекләр ясадылар. Без аларны бакчабыз тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек. Укучылар көн дә җимлеккә җимнәр сибеп, кошчыкларның чөкердәшә - чөкердәшә җим чүпләгәннәрен сокланып күзәтәләр. Кошларга ярдәм итә алуыбызга без бик сөендек.
На улице снежная, холодная зима. В это время птицам, преодолевающим холодные ветры и ищущим пищу с распростертыми крыльями, очень трудно. Зимой птицы в поисках корма подбираются к людям, щебечут на ветках деревьев и надеются на добрые дела и милосердие людей. Ведь большую опасность для птиц представляет не холод, а голод. В холодные зимние месяцы птицам, зимующим в наших краях, очень трудно найти корм. Учащиеся начальных классов Нижнечершилинской школы, с помощью родителей изготовили кормушки для птиц. Мы повесили их на деревьях, которые росли вокруг нашего сада. Каждый день учащиеся кормят птенцов и с восхищением наблюдают за ним, как птицы с глухим визгом кормят птенцов. Мы очень рады, что смогли помочь птицам.
-
Онытмыйбыз синең иҗатны. 10.02.2021

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Татарстанның халык язучысы Фәнис Яруллинның туган көненә багышлап чаралар үткәрелде. 4 сыйныф укучылары язучының язмышы, иҗаты турында видеоязма карадылар. Аның шигырьләрен укыдылар. 6 сыйныф укучылары мәктәбебез китапханәсендә әсәрләре турында фикер алыштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. 7 сыйныф укучылары язучының әсәрләренә ясалган иллюстрацияләр белән таныштылар. Узләре дә балалар өчен язылган "Зәңгәр күлдә ай коена" әкиятенә иллюстрация ясадылар.
В рамках Года родного языка и единства народов были проведены мероприятия, посвященные Дню рождения народного писателя Татарстана Фаниса Яруллина. Учащиеся 4 класса посмотрели видеозапись о судьбе и творчестве писателя, читали его стихи. Учащиеся 6 класса обсудили в школьной библиотеке произведения поэта, ответили на вопросы викторины. Учащиеся 7 класса ознакомились с иллюстрациями к произведениям писателя, сделали иллюстрации к детской сказке "Луна купается в Голубом озере".
-
Открытие шахматной зоны/Шахмат зонасын ачу 10.02.2021

10 февраля, в МБОУ «Нижнечершилинская ООШ» дан старт проекту по созданию шахматных зон республики в рамках национального проекта «Образование». Проект, инициированный Комиссией татарстанского отделения партии «Единая Россия» по вопросам содействия в информировании и реализации национальных проектов совместно с Министерством образования и науки РТ, предусматривает создания игровых шахматных зон во всех школах республики. В нашей школе реализуется шахматное образование в начальных классах: в 1-х классах – интегрированный курс, во 2-4 х классах во внеурочной деятельности. Занятия для обучающихся в шахматной зоне направлены на знакомство с шахматными полями, фигурами, их первоначальным местоположением и ходами, для этой работы в кабинете оборудованы интерактивные шахматные доски: на полу и на стене, на которых дети учатся ориентироваться на игровом поле, правилам игры, шахматным терминам. Для ознакомления на стенах установлены постеры с ходами фигур, названиями шахматных фигур. Работа ведется по принципу от простого к сложному. В настоящее время, на переменах и во время внеурочных занятий дети стали знакомиться с шахматными понятиями: шах, мат, рокировка. Практикуются в постановке мата ладьей, ферзем, слоном, пешкой. Учатся защищаться от шаха, определять силу шахматных фигур, знакомятся с первой стадией шахматной игры - дебютом (началом шахматной партии), её главными принципами, играть до конца шахматную партию всеми фигурами.
Педагогами используются различные приемы: загадывание загадок, рассказывание сказочных историй о шахматных фигурах, проведение игр: «Чудесный мешочек», «Волшебный кубик», упражнение «Узнай фигуру по описанию», «Какой фигуры не стало». Проведены командные игры «Кто угадает фигуру?», «Лучшие знатоки правил игры в шахматы».
Бүген, ягъни 10 февраль көнне, Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбендә, «Мәгариф» милли проекты кысаларында республиканың шахмат зоналары булдыру проектына старт бирелде. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге комиссиясе тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә милли проектларны мәгълүматлаштыруда һәм тормышка ашыруда ярдәм итү буенча республиканың барлык мәктәпләрендә дә шахмат зоналары булдыруны күздә тота. Түбән Чыршылы мәктәбендә 1-нче сыйныфларда – интегральләштергән курс, 2-4 нче сыйныфларда дәрестән тыш эшчәнлек рәвешендә алып барыла. Шахмат зонасында укучылар өчен шахмат кырлары, фигуралары, аларның урнашу урыннары һәм күчеше белән танышуга юнәлтелгән эшчәнлек алып барыла. Бу эш өчен кабинетта идәндә һәм диварда интерактив шахмат такталары урнаштырылган. Стеналарда танышу өчен шахмат фигураларының исемнәре, уен кагыйдәләре, шахмат терминнарына постерлар урнаштырылган.
Тәнәфесләрдә һәм дәрестән тыш дәресләр вакытында балалар шахмат фигураларыннан сакланырга, шахмат фигураларының көчен билгеләргә өйрәнәләр, шахмат уенының төп принциплары белән танышалар.
Педагоглар төрле алымнар кулланып: табышмаклар әйтү, шахмат фигуралары турында әкияти хикәяләр сөйләү, «Могҗизалы капчык», «Тылсымлы кубик», «Тасвирлау буенча фигураны бел», "Фигураны кем белә?» , кебек уеннар үткәрәләр.

-
Мәшһүр галим һәм язучы Ризаэддин Фәхреддин исемендәге төбәкара конференция 09.02.2021

5 нче февраль көнне, Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбендә, онлайн форматта төбәкара конференция булды. Бу конференциядә республиканың шәһәр, район мәктәпләре, шулай ук Самара һәм Башкортстан районы мәктәпләре дә катнашты.
Барыбызга да билгеле, безне монда бер максат берләштерде. Мәшһүр мәгърифәтче, галим, укытучы Ризаэддин Фәхреддиннең мирасын укыту-тәрбия процессында куллану тәҗрибәсе белән уртаклашу, бөек шәхеснең нәсыйхәтләре аша халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын танырга өйрәтүне күрсәтү иде.
Конференциягә хөрмәтле кунаклар чакырылды. Алар: ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы, милли мәгариф бүлеге башлыгы –Гыйзатуллина Энҗе Хәбир кызы, “Лениногорск муниципаль районы, муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесы башлыгы - Санатуллин Вагиз Самиулла улы, Әлмәт районы, Кичүчат авылы, Риза Фәхреддин мемориаль музей җитәкчесе - Гимранова Диләрә Габделкави кызы, ”Хәләл”индустриясен үстерү мәсьәләләре буенча Россия Мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Федерациясенең Диния нәзарәте рәисе – Газизов Айдар Габдулла улы. Чакырылган һәрбер кунак үзенең чыгышында катнашучыларга зур уңышлар теләде, укыту-тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренең гыйлем алуда, тәрбия мәсьәләсендә булсынмы, шәхес тәрбияләүдә алыштыргысыз кулланма булуын әйтте.
Конференциянең әзерлек этабында өч юнәлештә эшләр кабул ителде.
1.Татар теле һәм әдәбияты дәресләре һәм сыйныф сәгате эшкәртмәләре.
2.”Тәрбияле бала” хезмәте буенча рәсем бәйгесе.
3. Р.Фәхреддин нәсыйхәтләрен сәнгатьле уку яисә сәхнәләштерелгән видеоязма җибәрү.
Шулардан татар теле дәресләре эшкәртмәләре - 27 эш
Уку яисә әдәбият дәресләре - 36 эш
Тәрбия сәгатьләре - 92 эш каралды.
Шулар арасында методик яктан дөрес төзелгән, Федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килгән, укучыны кызыксындырырлык эшләрнең күп булуы шатландырды.
Икенче юнәлеш - рәсем бәйгесе иде. Бу этапта көтелгәнгә караганда бик күп эшләр килде. Барлыгы 315 рәсем кабул ителде. Ике номинациядә 1, 2, 3, 4 сыйныфлар арасында урыннар билгеләнде. 41 рәсем призлы урынга лаек дип табылды.
Өченче юнәлеш - нәсыйхәтләр сөйләү, сәхнә күренешләрен төшереп видеоязма итеп җибәрү иде. Барлыгы - 54 видеоязма килеп иреште. Жюри 19 язманы яхшы дип тапты, призлы урыннар билгеләде. Эшләр өч номинация буенча каралды:
1.Нәсыйхәтләрне ялгыз башкару.
2.Төркем белән башкару.
3.Сәхнәләштерелгән күренеш күрсәтү.
Туган телебездә матур сөйләүче, әдәпле, сәләтле балаларның булуы бик куанычлы.
Онлайн конференциягә эшләре белән аерылып торган, куелган таләпләргә туры килгән, методик яктан дөрес төзелгән, яңа алымнар кулланган эшкәртмәләр җибәрүче укытучылар чакырылды. Төрле мәктәпләрдә эшләүче туган тел укытучылары бәйгегә җибәргән эшләренә узанализ ясадылар, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Чыгыш ясаучы укытучыларыбызның фикере булып: “Ризаэддин Фәхреддин - мәгърифәт һәм белем тарату белән бер рәттән, үз халкын бәхетле итәргә омтылучы олуг зат”, - дигән сүзләр яңгырады.
Барлык конференциядә катнашучыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.



-
Муниципальный конкурс знатоков английского языка «New Generation» 09.02.2021

25 января состоялся муниципальный конкурс знатоков английского языка «New Generation», в котором приняли участие и ученики Нижнечершилинской школы: Гарифуллин Айзат, Латыпов Риналь, Хайрутдинова Я., руководитель Зиятдинова А.Ф. От участников конкурса требовалось знание иностранного языка, владение лексикой, быстрота реакции при ответе. Задания конкурса выходили за рамки изучения программного материала иностранного языка в классах. Наши конкурсанты показали хорошие результаты. По итогам проведения все трое подростков удостоены Диплома призера.
-
8 февраль - День юного героя антифашиста/8 февраль яшь герой-антифашистлар көне 08.02.2021

Ежегодно 8 февраля мир отмечает День юного героя-антифашиста. Выбор даты неслучаен. В разных странах мира именно в этот день гибли юные герои, участвовавшие в борьбе против фашизма. К памятному дню, с целью формирования патриотических чувств у подрастающего поколения, в Нижнечершилинской школе был проведен единый классный час «Огонек памяти». Учитель истории Ахмадиев Р.С. и учащиеся 9 класса рассказали ребятам о мальчишках и девчонках, которые за героические подвиги , совершённые в годы Великой Отечественной войны, были удостоены самой высокой награды Родины — звания Героя Советского Союза.
Учащиеся с интересом слушали рассказ о своих ровесниках: Лёне Голикове, Зине Портновой, Марате Казее, Вале Котике и других пионерах-героях, чей подвиг навеки останется в памяти поколений. Не забыли упомянуть о мужестве и доблести подрастающего поколения в современном обществе, о том, что в жизни всегда есть место подвигу. Такие мероприятия необходимы и важны: они знакомят с историей страны и с событиями минувшей войны, учат состраданию, справедливости, ответственности. Мы верим, что в памяти ребят навсегда останутся имена юных солдат, с биографиями которых они познакомились на мероприятии.
Ел саен, 8 февральдә, яшь герой-антифашистлар көне билгеләп үтелә. Сайлау датасы очраклы гына түгел. Дөньяның төрле илләрендә фашизмга каршы көрәштә катнашкан яшь геройлар нәкъ менә шул көнне һәлак булды. Хәтер көненә багышлап, үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан, Түбән Чыршылы мәктәбендә «Хәтер уты» дигән бердәм сыйныф сәгате үткәрелде. Тарих укытучысы Әхмәдиев Р.С. һәм 9 нчы сыйныф укучылары балаларга Бөек Ватан сугышы елларында башкарылган батырлыклары өчен Ватаныбызның иң югары бүләгенә — Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган малайлар һәм кызлар турында сөйләделәр. Укучылар үзләренең яшьтәшләре: Лена Голиков, Зина Портнова, Марат Казее, Валя Котик һәм башка пионерларның да, батырлыклары, буыннар хәтерендә мәңге сакланачак геройлар турында кызыксынып тыңладылар. Хәзерге җәмгыятьтә үсеп килүче буынга тормышта батырлыкка һәрвакыт урын барлыгы турында искә төшерергә онытмадылар. Мондый чаралар аша укучылар ил тарихы һәм узган сугыш вакыйгалары белән танышалар, мәрхәмәтлелеккә, гаделлеккә, җаваплылыкка өйрәнәләр. Балалар хәтерендә яшь солдатларның исемнәре мәңге сакланыр дип ышанабыз.
-
Остановим COVID - 19
08.02.2021

-
Соревнования по волейболу/ Волейбол ярышы 06.02.2021

6 февраля на базе МБУ ДО «ДООЦ» и МБОУ «Шугуровская СОШ им В.П.Чкалова» прошли соревнования по волейболу среди учащихся 7-9 классов Лениногорского муниципального района. Учащиеся Нижнечершилинской школы готовились к этому мероприятию. Команда девочек и мальчиков пришли в "боевой" готовности, с заменами. Ребята показали свои лучшие качества: умение поддерживать друг друга, помогать, принимать коллективные решения. Соревнования прошли на хорошем эмоциональном уровне. Здесь можно было увидеть и счастье победы и горечь поражения. В итоге команда девочек Нижнечершилинской школы заняла 2 место (руководитель Багаутдинова А.Б.). Поздравляем учащихся и руководителей с успехами. Желаем новых побед.
6 февральдә МББУ «ДОЦ» һәм «В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында Лениногорск муниципаль районының 7-9 сыйныф укучылары арасында волейбол ярышлары узды. Түбән Чыршылы мәктәбенең кызлар һәм егетләр командасы бу ярышка ныклап әзерләнделәр. Укучылар уен барышында бер-берсенә ярдәм итә, коллективта карарлар кабул итә белү сыйфатларын күрсәттеләр. Ярыш яхшы эмоциональ дәрәҗәдә үтте. Биредә җиңү бәхетен дә, җиңелү ачысын да күрергә мөмкин иде. Нәтиҗәдә, Түбән Чыршылы мәктәбенең кызлар командасы 2 урынны яулады (җитәкчесе Багаутдинова Ә. Б.). Укучыларны һәм җитәкчеләрен уңышлары белән тәбрик итәбез. Яңадан - яңа җиңүләргә ирешүләрен теләп калабыз.
-
Классный час "Осторожно гололёд"/Сыйныф сәгате "Сак булыгыз бозлавык" 03.02.2021

В связи с обильными осадками в виде снега и дождя может сложиться ситуация угрозы здоровью и жизни людей из-за большого скопления мокрого снега и сосулек на крышах домов, козырьках зданий и сооружений, а также гололеда на дорогах. Сегодня во всех классах для обучающихся, в целях безопасности соблюдении осторожности ознакомились с правилами безопасности при гололёде, которые надо соблюдать, чтобы не получить травму. Беседовали о том, какая зимняя погода способствует образованию гололёда, почему во время гололёда происходит много аварий на дорогах, как обезопасить себя в гололёд, просмотрели видео уроки, изучали правила. В связи с образованием сосулек с крыш, объяснили правила прохода под крышами домов.
Кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем нәтиҗәсендә, йорт түбәләрендә, биналарның козырекларында, шулай ук юлларда бозлавык күп булу сәбәпле, кешеләрнең сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч яный. Бүген барлык сыйныфларда да, саклыйк кагыйдәләрен үтәү максатыннан, бозлавык вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар. Кышкы һава торышы бозлавык барлыкка килүгә нинди этәргеч бирүе, бозлавык вакытында ни өчен юллардагы аварияләр күп булуы, үзеңне бозлавыкта ничек сакларга кирәклеге әңгәмә үткәрелде, видео дәресләр карадылар, кагыйдәләрне истә төшерделәр. Бина түбәләрендә боз сөңгеләре барлыкка килү сәбәпле, балаларны түбәдән кар һәм боз сөңгеләре төшү мөмкинлеге турында кисәтелде, йортларның түбәләре астында узу кагыйдәләре аңлатылды.
-
Шахмат 03.02.2021

Шахматы – одна из самых эффективных спортивных образовательных дисциплин, уникальный образовательный инструмент. Доказано, что изучение шахмат в любимой детьми игровой форме способствует развитию гармоничной личности и развивает: математические способности, пространственное мышление, навыки стратегического планирования, выдержку и многое другое. В рамках реализации пилотного проекта "Шахматы в школе" и привлечения обучающихся к шахматной игре, в Нижнечершилинской школе были проведены внеурочные мероприятия. Цель проведения таких мероприятий: формирование интеллектуально-нравственной культуры учащихся на основе межпредметной интеграции в единой системе основного и дополнительного образования. В Нижнечершилинской школе уделяется большое внимание развитию игры в шахматы, еженедельно проводятся тематические мероприятия. 3 февраля 2021года в каждом классе прошли классные часы, освещающие интересные факты из истории возникновения игры, был организован показ фильмов. В конце занятия дети играли в шахматы, представляли себя в роли шахматных фигур, сочиняли сказки о похождениях шахматных героев. Дети смогли убедиться, что шахматы – это не скучная игра, а увлекательное приключение в сказочной стране шахматной доски.
Шахмат- иң нәтиҗәле спорт дисциплиналарының берсе, уникаль белем бирү коралы. Шахматны өйрәнү шәхес үсешенә ярдәм итә, математик сәләтне, киң фикерләүне, стратегик планлаштыру күнекмәләрен, чыдамлыкны үстерә. "Мәктәптә шахмат" пилот проектын тормышка ашыру һәм укучыларны шахмат уенына җәлеп итү кысаларында, Түбән Чыршылы мәктәбендә дәрестән тыш чаралар үткәрелде. Мондый чараларны үткәрүнең максаты: төп һәм өстәмә белем бирүнең бердәм системасында фәнара интеграция нигезендә укучыларның интеллектуаль-әхлакый культурасын формалаштыру. Мәктәптә шахмат уенын үстерүгә зур игътибар бирелә, атна саен тематик чаралар үткәрелә. 2021 нче елның 3 нче февралендә һәр сыйныфта уенның барлыкка килү тарихыннан кызыклы фактларны яктыртучы сыйныф сәгатьләре үтте, фильмнар күрсәтелде.Укучылар үзләрен шахмат фигуралары ролендә тәкъдим иттеләр, шахмат уйнадылар. Шахмат геройлары турында әкиятләр иҗат иттеләр.






