Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
| Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
| E-Mail: | Guliya.Vafina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 19 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 8 учителей (1 совместитель) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Инглиз теленнән олимпиада 29.09.2015

Бүген, 29 сентябрь көнне 5-9 сыйныф укучылары инглиз теленнән олимпиада биремнәрен эшләделәр.
-
Бәйрәмдә катнашу 28.09.2015

27 сентябрь көнне Лениногорск мөхтәсибе тарафыннан балалар өчен Корбан гаетенә багышланган зур бәйрәм оештырылды. Аның тантаналы өлешендә 4 сыйныф укучылары Габдрахманова Гөлинә һәм Галиева Диана да катнаштылар. Алар башкаруындагы җыр һәм мөнәҗәтләр бәйрәмгә ямь өстәделәр.
-
Көзге кросс
26.09.2015
26 сентябрь көнне район күләмендә “Көзге кросс” спорт ярышы үткәрелде. Кросста катнашкан Ганиев Р., Мухаметзянов Н., Вафина Э., Вафина Л., Бикбаев И. , җитәкчеләре Багаутдинова Ә.Б. бик зур рәхмәт белдерәбез.
-
Хезмәт тәрбиясе 26.09.2015

Мәктәбебездә хезмәт тәрбиясе файдалы һәм уңышлы уздырыла. Укытучылар һәм укучылар мәктәп территориясен кышка әзерлиләр. Бүген чүпләр түгелеп, бакчалар казылып, ишек аллары чистарып калды.
-
Физикадан олимпиада 25.09.2015

Бүген, 25 сентябрь көнне, 7,8.9 сыйныф укучылары физика фәненнән олимпиада биремнәрен эшләделәр.
-
Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын! 24.09.2015

Корбан бәйрәме — безнең һәрберебез өчен дә ярлыкау, иманыбызга тугрылыклы булуны раслау, Ходай Тәгалә кушмаган гамәлләрдән тыелу һәм начар ниятләрдән котылу, үзеңә, әйләнә-тирәдәгеләргә шатлык-һидаять бүләк итү бәйрәме.
Бу көн — барыбыз өчен дә кадерле көн һәм гүзәл бәйрәм. Бу көнне Аллаһының әмеренә буйсынып, малларыгызның иң яхшысын, олылап, корбан чалыгыз! Аллаһының Илчесе (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: " Корбанлыкларыгызны олылагыз! Дөреслектә, сез аларга Сират күпереннән атланып чыгарсыз".
Бәйрәмебез мөбарәк булсын, кадерле дин кардәшләр, күңелләребездә иман нуры бервакытта да сүнмәсен, бәхет-сәгадәттә яшәргә язсын, йортларыбызга-илебезгә тынычлык насыйп булсын. Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарыбызны, биргән сәдакаларыбызны, кылган изгелекләребезне кабуллардан кылса иде. -
Янгын сүндерү депосына экскурсия 23.09.2015

23 нче сентябрь көнне 1 – 2 сыйныф укучылары авылыбыздагы янгын сүндерү төрләре турында сөйләде. Укучылар үз чиратында янгынны булдырмау өчен
-
Математика фәненнән олимпиада 23.09.2015

Бүген 4-9 сыйныф укучылары математика фәненнән олипиада биремнәрен эшләделәр.
-
22 сентябрь Автомобильсез көн 22.09.2015

22 сентябрь бөтен дөньяда Автомобильсез көн буларак билгеләп үтелә. Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы бүген һәркемне шәхси транспорт чараларыннан баш тартырга чакыра. Акция автомобильләрнең әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтысы турында кешеләрнең исенә төшерүгә һәм хәрәкәт итүнең альтернатив чаралары – җәмәгать транспорты, велосипед һәм башка транспорт чараларыннан файдалануга өндәүгә юнәлтелгән. Шул уңайдан бүген, сыйныф җитәкчесе Вафина В.М., 7 сыйныфта тәрбия сәгате үткәрде. Укучылар проблемалы сорауларга җавап бирделәр, листовкалар ясадылар.
-
22 сентябрь автомобильсез көн 22.09.2015

22 сентябрь автомобильсез көн. Шул уңайдан, бүген, дәресләрдән соң, 5-7 сыйныф укучылары велосипед ярышына чыктылар. Физкультура укытучысы Багаутдинова А.Б. иң җитез укучыларга бүләкләр тапшырды.






