Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
| Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
| E-Mail: | Guliya.Vafina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 19 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 8 учителей (1 совместитель) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Язучылар белән очрашу 09.04.2016

9 апрель көнне Түбән Чыршылы мәктәбендә кызыклы, җылы очрашу булып узды. Бездә кунакта Лениногорск шәһәре һәм район "Чишмә" иҗат берләшмәсе язучылары һәм шагыйрьләре. Бөек Тукайның олуг юбилее уңаеннан оештырылган бу кичә онытылмас хисләр генә калдырды. Укучылар һәм укытучылар алдында һәр язучы һәм шагыйрь күңел түреннән чыккан шигырьләрен укыды, китапларын бүләк итте. Берләшмә җитәкчесе Рәсим хәзрәт Насибулла Бөек Тукай турында, аның мәңгелек татар дөньясының горурлыгы булып калачагы турында чыгыш ясады. Шәһәр композиторы Каюм ага Шәрәп Чыршылы авылына һәм шагыйрьләр сүзләренә багышланган җырларын бүләк итте. Туишев исемендәге лауреат, баянчы Равил Гыйматдинов гармун моңнары белән әсир итте. Укучыларыбыз кунаклар каршында Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр, "Шүрәле" поэмасын сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бу кичәдә алган тәэсирләр әле озак онытылмас. Бөек Тукаебыз кабызган ут һәр татар баласының күңелен тибрәндереп матур яшәүгә дәртләндереп торсын дип әйтәсе килә.
-
7 апрель - "Бөтендөнья сәламәтлек көне" 07.04.2016

7 апрель - "Бөтендөнья сәламәтлек көне" уңаеннан физкультура укытучысы Багаутдинова А.Б. 5-9 сыйныф укучылары белән берлектә чара үткәрде. Җитезлек, төгәллек, эрудиция һәм башка төрле сыйфатлар аша балалар сәламәт тормыш рәвешен алып барырга өндәделәр. Барыбыз да сәламәт булыйк!
/upload/images/files/DSCN1162(1).JPG
/upload/images/files/DSCN1147(1).JPG
-
Тукай язы 04.04.2016

Мәктәбебездә, бу көннәрдә бигрәк тә, "Тукай", "Тукай шигырьләре" кебек сүзләр еш ишетелә. Чөнки, сөекле Тукаебызга багышлап "Тукай язы" хәрәкәте башланды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Р. С. җитәкчелегендә, беренче булып, 7сыйныф укучылары Шарипов И., Мөхәммәтҗанов Н., Исламов Д., Салахов Ә., Вафина Г. Тукайга багышланган шигырьләрен, үзләре иҗат иткән хикәяләрен укучылар игътибарына тәкъдим иттеләр. Тукай чорыннан ук килгән, күңелләрне нечкәрткән сафландырган җилләр искән кебек булды.
-
Язгы миһербанлылык атналыгы 01.04.2016

Язгы миһербанлылык атналыгы нигезендә, бүген, башлангыч сыйныф укучыларына музейга эксурсия оештырылды.
- План тимуровской работы 31.03.2016
-
Котлыйбыз!!! 29.03.2016

28 март көнне Лениногорск шәһәре "Балалар иҗат йорты"нда "Мир моих увлечений" дип аталган конкурс үтте. Безнең мәктәптән 4 сыйныф укучылары Габдрахманова Гөлинә һәм Галиева Диана "Вокал" жанрында "Иң кадерле кешем" җыры белән 2 урынга ия булдылар. Укучыларны һәм җитәкчеләре Сайфиева Т.Ш. җиңүләре белән тәбрик итәбез һәм зур уңышлар телибез.
-
Семинар-тренинг 25.03.2016

24 – 25 март көннәрендә укытучылар “Преобразование обучения в XXI веке. Креативное решение проблем» темасына семинар-тренингларда белемнәрен камилләштерделәр.
-
Музейда кунаклар 24.03.2016

Иске Шөгер мәчетендә укучы шәкертләр Туган якны өйрәнү музеена килделәр. Дини тәгълимат, әһлак белемнәрен өйрәнүче галим Р.Фәхреддиннең тормыш юлы, Чыршылы белән бәйле чоры турында кызыклы мәгълүматлар ишеттеләр. Кызыклы мәгълүматләр өчен музей җитәкчесе Сафина Р.С. рәхмәт белдерделәр.
-
Акция "Весенняя неделя Добра"
23.03.2016
С 1 апреля запланировано проведении акции "Весенняя неделя Добра". Тимуровская команда посетит и поможет всем, кто нуждается в помощи школьников.
-
Мәктәпкә әзерлек дәресе 23.03.2016

23 март көнне, 1 сыйныфка укырга керүче укучылар, мәктәпкә әзерлек дәресенә килделәр. Алар укыдылар, яздылар, бакчада өйрәнгән һөнәрләрен күрсәттеләр.






