Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Федотовская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423295, Республика Татарстан, Лениногорский район, село Федотовка, ул. Советская, д. 7 |
| Телефон: | +7(855)-953-28-15 |
| E-Mail: | Valentina.Kirillova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Федотовская основная общеобразовательная школа" МО ЛМР РТ |
| Руководитель: | Кириллова Валентина Семеновна |
| Год основания учреждения: | 1894 |
| У нас учатся: | 14 учащихся |
| У нас учат: | 6 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Федотовская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
День Знаний 31.08.2016

Уважаемые родители и учащиеся! Торжественная линейка, посвящённая Дню Знаний, состоится 1 сентября в 9. 00 часов. Администрация школы.
-
Яңа уку елына әзерлек гөрли!
30.08.2016
Һәрбер сыйныфта һәм ашханәдә кызу эш бара: ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Мәктәп коллективы, ялны белмичә, бинаны яңа уку елына әзерләү өстендә эшлиләр.
-
30 нчы август көнне Татарстанда зур бәйрәм – Республика көне билгеләп үтелә.
29.08.2016
Хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти – әниләр һәм сайт кунаклары!
Сезне чын күңелебездән якынлашып килүче Татарстан Республикасы көне белән котлыйбыз!
Чын мәгънәсендә гомумхалык бәйрәме булган әлеге бәйрәм күпмилләтле халыкның бердәмлеген, татулык һәм тынычлыгын чагылдыра. Ата–бабаларыбызның хезмәте, батырлыгы һәм иҗади казанышлары нәтиҗәсендә без туган ягыбызның табигате, аның тарихы һәм бүгенгесе белән хаклы рәвештә горурланабыз. Без халкыбызның борынгы йолаларын, аның мәдәниятен буыннан–буынга тапшырабыз. Күп еллык тарихында халкыбыз булдырганны саклап һәм арттырып, ата–бабаларыбыз традицияләрен истә тотып, хәзерге заман алдынгы технологияләре ярдәмендә без алга ышаныч белән атлыйбыз. Дуслык һәм үзара аңлашу, туган җиребезгә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт – болар барысы да күпмилләтле республикабызда тынычлык һәм бердәмлекне сакларга ярдәм итә.
Хөрмәтле ватандашлар! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, туган республикабыз иминлеге хакына хезмәтегездә уңышлар телибез!
Мәктәп администрациясе
-
Август киңәшмәсе - 2016
26.08.2016
26 нчы август көнне шәһәр мәдәният йортында Лениногорск муниципаль районы укытучыларының еллык август киңәшмәсе узды. Конференциянең пленар утырышына ТРның мәгариф һәм фән министры Фәттахов Энгель Навапович килгән иде.
Безнең мәктәп укытучылары коллективы 4 күргәзмәдә дә актив катнаштылар.
-
Август киңәшмәсенә әзерлек
25.08.2016
Мәктәптә район август педагогик киңәшмәсенә әзерлек бара. Мәктәп администрациясе, укытучылар һәм укучылар тырышып әзерләнәләр.
-
"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе
18.08.2016
18 август көнне шәһәребездә “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе узды. 1 нче сыйныфка укырга килүче кызыбызга уку әсбаплары тутырылган сумка бүләк иттеләр.
-
Выдача аттестатов выпускникам 2016 года
28.06.2016
Бүген 9 нчы сыйныфның 8 чыгарылыш укучысына аттестат тапшырылды. Ак юллар сезгә!
-
28 июня - День молодежи России 28.06.2016

-
26 июня - Международный день борьбы с наркоманией 26.06.2016

26 июня - Международный день борьбы с наркоманией
-
Чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләренә киңәшләр 24.06.2016

Тиздән чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына аттестатлар тотып, үзләре сайлаган һөнәрләр буенча белгечлек алырга дип, урта һөнәри уку йортларына юл тотар.
Хөрмәтле әти –әниләр! Балагыз нинди дә булса белгечлек сайлаганда, киңәш бирер алдыннан, беренче чиратта, аның нәрсәгә сәләтле булуына һәм тартылуына игътибар итегез. Әгәр башкарган эше кызык түгел, көченнән килми яки аңа аны мәҗбүриләп такканнар икән, бу кеше зур уңышларга ирешә алмаячак.
Бүген бик абруйлы саналган һөнәрнең дә тагын 5-6 елдан дәрәҗәсе бөтенләй төшәргә, рейтинг баскычының ахыргы өлешендә калырга мөмкин.
Шуны истән чыгармагыз: балагыз сезнең теләкләрне генә үтәп йөрү, хыялларыгызны тормышка ашыру өчен дөньяга килмәгән. Әгәр сез яшьлегегездә ниндидер югары уку йортына кереп укый алмагансыз икән, моны бала эшләргә тиеш дигән сүз түгел. Әгәр югары белем алгансыз икән, улыгыз яки кызыгыз, нәкъ менә сезнең юлдан китәргә тиеш дип уйлау, шулай ук зур ялгышлык.
Югары уку йорты дипломы, һичшиксез, эш табу мөмкинлеге, югары хезмәт хакы гарантияли дип уйлап та хаталанмагыз. Кайда да эшен яратып, белеп башкаручыга, башы эшләгән, яхшы холыклы, сау-сәламәт кешегә өстенлек бирәләр.
Балагызга ышаныгыз, һөнәр сайлаганда ярдәм итәсегез килә икән, үзегезне таләпчән укытучы кебек тотмагыз, якын дус булыгыз. Улыгыз яки кызыгыз ялгышлык эшләгән кебек тоелса да, юл кую дөресрәк булмас микән? Бу – ул сайлаган һөнәр, аның тормышы. Үзе абынган еламас, диләр. Әлеге гамәле өчен ул үзе җавап бирәчәк, хатаны да үзе төзәтәчәк. Сезнең киңәшне тотып ялгыштым, дип гомер буе үкенерлек булмасын!











