Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Псякская средняя школа" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Пычак урта мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422130, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Псяк, ул. М.Яхина, д. 78 |
| Телефон: | +7(843)-643-42-23 |
| E-Mail: | Spsk.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Псякская средняя школа" |
| Руководитель: | Гаязов Раиль Райнурович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 87 обучающихся / 4 воспитанника |
| У нас учат: | 14 педагогов / 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Псякская средняя школа" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Пычак урта мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Семинар
02.04.2015
30 март көнне мәктәптә мәктәп директорлары һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының семинары булып узды.
-
Каюм Насыйри укулары
25.03.2015
23 нче март көнне Казанда 13 нче регионара яшьләр фәнни-тикшеренү укулары үтте. Әлеге бәйгедә Гарифҗанова Чулпан (җитәкчесе: география укытучысы Гарифҗанова Н.Т.) 2 нче урынны яулады. Аларны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Интеллектуаль чемпионат
25.03.2015
2014 нче уку елында интеллектуаль чемпионатта татар теле буенча Гарифҗанова Чулпан, рус теле буенча Ибрагимова Гөлия,
Бариева Гөлназ математика, Гарифуллин Рәсүл физика буенча "Иң яхшы белгеч" исемен алдылар. Укучыларны бу җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Ачык дәрес 16.03.2015

Биология укытучысы Шакирова А.М. "Кто вы, палочки Коха?" дигән ачык дәрес булды.
-
КВН-8 март 10.03.2015

6 март көнне кызлар һәм егетләр “Кыш һәм Яз ярыша” бәйгесендә көч сынаштылар. Ярышта җитезлек, уңганлык, татар халкының җырларын һәм мәкальләрен белү таләп ителде.
-
КВН-башлангыч 10.03.2015

5 март көнне укучылар арасында, 8 Март- Яз бәйрәме уңаеннан, күңелле КВН үткәрелде. Бәйгедә укучылар тапкырлыкта, җитезлектә көч сынаштылар
-
Бәйрәм котлавы 07.03.2015

Кешелекнең иң мөлаем затлары – сеңел-апаларыбыз, әниләребезнең, әбиләребезнең, тулаем әйткәндә, гүзәллеккә, чибәрлеккә, мәрхәмәтлеккә, түземлеккә дөньяда тиңнәре булмаган гүзәл, сөйкемле хатын-кызларыбыз бәйрәме – 8 нче март – иң олугъ, иң затлы бәйрәмнәребезнең берседер.
Хөрмәтле сеңел-апаларыбыз, әниләребез, әбиләребез! Сезне барыгызны да көтеп алган бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз! Барыгызга да нык сәламәтлек, укуыгызда һәм эшегездә зур уңышлар, күңел тынычлыгы, гаилә тигезлеге, матур киләчәк телибез. Һәр аткан таң сезгә бәхет китерсен.
- Март башында көннәр матур тора,
Мулрак түгә кояш яктысын.
Җир – табигать шулай котлый сыман
Кешелекнең олы яртысын.
Кар каплый әле кыр юлларын,
Әмма вакыт язга әйләнде.
Бәйрәм белән сине, Кыз туганым,
Котлы булсын дөнья бәйрәме!
-
Стройда йөрү смотры 03.03.2015

25 нче февральдә мәктәптә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хәрби-патриотик җыр һәм стройда йөрү смотры узды. Укучылар хәрби командаларны төгәл үтәү, стройда җыр белән йөрү осталыкларын күрсәттеләр. Гомуми нәтиҗәләр буенча җиңүче команда да табылды.
-
КВН 27.02.2015

Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршылауга багышланган чаралар планы кысаларында 20 февральдә “Күңелле стартлар” уены үткәрелде. Бәйгедә укучылар зирәклектә, җитезлектә көч сынаштылар, укытучы ир-атларны Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләделәр.
-
олимпиада нәтиҗәләре 25.02.2015

Гарифҗанова Чулпан рус теле, Сиразетдинова Айгөл рус әдәбияты буенча республика олимпиадасында призер булып кайттылар. Кызларны һәм аларның укытучылары Гүзәл Хәлимовнаны бу җиңүләре белән котлыйбыз. Аларга сәламәтлек, укуларында, эшләрендә зур уңышлар теләп калабыз.







