муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422127, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Олуяз, ул. Новая, д. 1а |
| Телефон: | +7(843)-643-95-68 |
| E-Mail: | Sol.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Олуязская средняя школа» |
| Руководитель: | Аухадиев Ленар Харисович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 151 учащихся, 42 воспитанников |
| У нас учат: | 32 педагога |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
- " Яхшылык эшләп кал" 26.04.2015
-
11 нчы сыйныф һәйкәл тирәсен чистартты. 25.04.2015

23 нче апрель көнне 11 нче сыйныф укучылары дәресләрдән соң һәйкәл яны тирәсен чистартты.
-
Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 25.04.2015

Бүген мәктәпнең актлар залында Мөхәммәтшина Фирая Шарифулла кызы җитәкчелегендәге " Хәтер ялкыны- Пламя памяти" дип аталган проектның йомгаклау кичәсе булып узды. Проект кысаларында корреспондентлар группасы сораштыру үткәрде, һәр сыйныф" Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап" дигән тема астында плакатлар ясады, " Бабайга хат", " Китапханәгә китап бүләк ит!", " Сугыш минем гаиләдән дә узган" акцияселәрендә катнашты. Йомгаклау кичәсе патриотик темадагы җыр, бию, шигырь, презентация белән үрелеп барды. Проектны әзерләүдә Мазитова М.В., Гафиева А.Р., Назмиева Г.Ф., Мухаметшин Р. Р., Мухаметшин М.Р., Багавиева А.М., Гилметдинова З.Ш. катнашты.
-
10 нчы сыйныфларның мониторинг 24.04.2015

10 нчы сыйныф укучылары ике фәннән : рус теле( 18нче апрель) һәм җәмгыять белеменнән(23 апрель) мониторинг эшләде.
-
Дружина сборы
23.04.2015
Фәнис Яруллин исемендәге балалар оешмасы " Герой пионерлар даны мәңгелек!" дип аталган дружина сборы уздырды. Укучылар "Бүгенге чын герой нинди булырга тиеш ?" дигән сорауга җавап эзләде.
-
Хәтер маршы 17.04.2015

Мәктәпнең, директор Гомәр Хашим улы җитәкчелегендәге ,Кар десанты " Хәтер" төркеме егетләре Казанда уздырылган Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Хәтер маршында катнашып кайтты. 28 апрель көнне Хабибрахманов Алмаз, Насретдинов Радик, Тазетдинов Рәмис, Галиев Рәмис, Хисматов Рөстәм, Хасанов Илназ,Шакертзянов Зөлфәт Новгород өлкәсенә юл алачак. Хәерле эштә хәерле юллар, егетләр!
-
Белем дәрәҗәң ничек?
15.04.2015
Бүгеннән башлангыч сыйныфның 4 нче баскычы укучылары үзләренең белем дәрәҗәләрен исбатлый башлады. Мониторинг 15.04.15- 31.04.15 вакыт аралыгында узачак.
-
9 нчы сыйныфта ата-аналар җыелышы 15.04.2015

9 нчы сыйныф ата - аналары белән чираттагы җыелыш булып узды. Фән укытучылары укучыларга кыскача бәяләмә бирде. Җыелышта төп мәсьәлә БДИга әзерлекне тагы да көчәйтүне максат итеп кую.
-
"Космоска сәяхәт"
13.04.2015
Башлангыч сыйныфлар педагог-оештыручы Багавиева А.М. җитәкчелегендә " Космоска сәяхәт" уен-дәресе уздырды.
-
Миллионер булырлыгың бармы!
13.04.2015
Мәктәпнең актлар залында 5-7 нче сыйныфлар арасында космонавтика көненә багышланган " Миллионер булырлыгың бармы?" дигән уен- ярыш уздырылды. Беренче урында 5нче сыйныф, икенче- өченче урыннарны 6-7 нче сыйныфлар бүлеште.















