Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 имени Ч.Т. Айтматова г. Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе " Кукмара ш. Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422110, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, г. Кукмор, ул. М. Джалиля, д. 35 |
| Телефон: | +7(843)-642-67-56;+7(843)-642-67-57 |
| E-Mail: | G1.kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №1" |
| Руководитель: | Касимов Васил Габдрахманович |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | 490 |
| У нас учат: | 46 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 имени Ч.Т. Айтматова г. Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе " Кукмара ш. Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия" - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Строевая песня" конкурсы 19.06.2019

20 июнь- мәктәп яны лагерында "Строевая песня" конкурсы үткәрелде.Бу конкурс туган илебезгә ярату һәм аның белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Конкурска балалар теләп әзерләнделәр. Һәр отряд хәрби темага җыр өйрәнгән
-
Лагерьда "Бар да киресенчә" көне 18.06.2019

16 июнь мәктәп яны лагерында "Бар да киресенчә" көне итеп үткәрелде. Бу көн конкурсларга бай булды. "Могҗизалар иленең иң яхшы макияжы", "Реклама", "Комик йөрүләр" һәм башка бик күп конкурсларда балалар бик теләп катнашты.
-
Кинотеатрга культпоход 18.06.2019

19 июнь көнне кинотеатрга культпоход ясадык. Балалар белән "Тайная жизнь домашних животных-2" фильмын карадык. Балалар кинотеатрдан зур тәэсирләр белән кайттылар.
-
"Индеецлар көне" бәйрәме 17.06.2019

15 июнь- мәктәп яны лагеренда "Индеецлар көне" үткәрелде.Балалар индеецлар костюмына киенделәр.Алар төрле конкурсларда көчләрен сынадылар. Бу бәйрәм балалар күңелендә озак сакланыр.
-
"Алло, без талантлар эзлибез" конкурсы 15.06.2019

14 июнь көнне лагерьда "Алло, без талантлар эзлибез" конкурсы үткәрелде. Бу көнне һәрбер бала үзенең җырга,биюгә, шигырь сөйләүгә осталыгын күрсәтте. Җиңүчеләрне барысын да котлыйбыз. Аларга алга таба да уңышлар телибез.
-
"Лагерь мистеры" конкурсы 14.06.2019

13 июньдә мәктәп яны лагерында "Лагерь мистеры" конкурсы булып узды. Бу конкурс иҗади, физик, эстетик яктан талантлы һәм актив малайларны ачыклау максатыннан үткәрелде. Малайлар лагерь мистеры булу өчен тырыштылар, төрле яклап сыналдылар.
-
12 июнь - Россия көне 13.06.2019

12 июнь- Россия көне. Балаларда гражданлык һәм патриотизм хисләре тәрбияләү максатыннан мәктәп яны лагерында "Гаиләм тарихы - Россия тарихында" дип аталган уен-сәяхәт үткәрелде. Балалар узләренең әби-бабайлары турында сөйләделәр,Россия символикасын исләренә төшерделәр.Туган ил,төбәк турында җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, викторина үткәрелде.
-
Лагерьда "Бизнес-көн" 11.06.2019

Лагерьның бер көнен "Бизнес-көн" дип игълан иттек. Бу көнне балалар үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карадылар.
-
Лагерьда "Күңелле стартлар" 07.06.2019

Лагерьда балаларның сәламәтлеген ныгытуга зур игътибар бирелә. Отрядлар арасында "Күңелле стартлар" үткәрелде. Һәр отряд үзенең көчен сынады. Балалар бик кәнәгать калды.
-
Жәйге лагерь 03.06.2019

3 июнь көнне мәктәп яны лагеры эшен башлап җибәрде. Лагерьда 100 бала үзенең сәламәтлеген ныгытачак. Лагерь хәрби-патриотик юнәлештә эшли. һәр көнне балалар өчен төрле бәйрәмнәр, конкурслар үткәрелә.













