муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад общеразвивающего вида №1 "Березка" г. Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының " Кукмара шәһәре беренче номерлы "Каенкай" һәръяктан үстерешле балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422110, Республика Татарстан, г. Кукмор, улица Вахитова, дом 7 |
| Телефон: | +7(843)-642-94-88 |
| E-Mail: | Berjozka.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №1 "Березка" г. Кукмор" |
| Руководитель: | Ахмадеева Марина Расимовна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учат: | 15 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад общеразвивающего вида №1 "Березка" г. Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының " Кукмара шәһәре беренче номерлы "Каенкай" һәръяктан үстерешле балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Юные инженеры-изобретатели/ Уйлап табучы яшь инженерлар 08.02.2025

8 февраля в г.Набережные Челны состоялся республиканский этап Всероссийского профориентационного технологического конкурса с международным участием «Инженерные Кадры России». Команда «КукМорёнок» нашего детского сада приняла участие в категории «ИКаРёнок» в составе воспитанников (Кандрашин Эльдар, Ермолаев Георгий, Александров Руслан) и их родителей (Кандрашина Гульнара, Ермолаев Дмитрий, Александрова Лейля) под руководством педагогов Маловой Айгуль Сирачтиновны, Ахмадеевой Марины Расимовны и старшего воспитателя Владимировой Ларисы Илларионовны. В рамках подготовки к соревнованиям команда разработала творческий проект по теме конкурса «Моё инженерное будущее». Юным изобретателям, их родителям и педагогам пришлось изрядно потрудиться, чтобы создать и представить на суд экспертной комиссии свою инженерную книгу по проекту «ШерстоРоботы» на основе деятельности Кукморского валяльно-войлочного комбината. Жюри оценивало паспорт инженерной книги, ее сложность, взаимодействие с предприятием, работу моделей и защиту проекта детьми. И дети, и взрослые получили массу положительных эмоций, заряд энергии и позитива! По итогам соревнований среди команд из городов Елабуги, Чистополя, Сабов, Зеленодольска команда "КукМорёнок" награждена Дипломом за 2 место. Поздравляем, желаем дальнейших успехов!
8 февральдә Яр Чаллы шәһәрендә «Россиянең инженер кадрлары» халыкара катнашында Бөтенроссия һөнәри юнәлеш бирү технологик конкурсының республика этабы узды. Безнең балалар бакчасының "КукМорёнок" командасы «ИКаРёнок» категориясендә тәрбияләнүчеләр (Кандрашин Эльдар, Ермолаев Георгий, Александров Руслан) һәм аларның әти-әниләре (Кандрашина Гөлнара, Ермолаев Дмитрий, Александрова Ләйлә) составында педагоглар Малова Айгөл Сирачтин кызы, Әхмәдиева Марина Рәсим кызы һәм өлкән тәрбияче Владимирова Лариса Илларион кызы җитәкчелегендә катнашты. Ярышларга әзерлек кысаларында команда «Минем инженерлык киләчәгем» конкурсы темасына иҗади проект эшләде. Яшь уйлап табучыларга, аларның әти-әниләренә һәм педагогларга Кукмара киез итек-киез комбинаты эшчәнлеге нигезендә «Йон эшкәртүчеләр» проекты буенча үзләренең инженерлык китабын төзү һәм эксперт комиссиясенә тәкъдим итү өчен шактый тырышырга туры килде. Жюри инженерлык китабының паспортын, аның катлаулылыгын, предприятие белән багланышларын, модельләрнең эшен һәм проектны балалар яклавын бәяләде. Балалар да, өлкәннәр дә бик күп уңай эмоцияләр, энергия һәм позитив заряд алдылар! Алабуга, Чистай, Саба, Яшел Үзән шәһәрләреннән килгән командалар арасында узган ярышларда "Кукмара" командасы 2 урын өчен Диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез!
-
Путешествие в мир науки/ Фән дөньясына сәяхәт 07.02.2025

В рамках тематического дня российской науки в подготовительной к школе группе детям была представлена презентация о первых учёных "Путешествие в мир науки". Ребята узнали, что учёные - это люди, которые занимаются наукой, и профессия учёного нужна и важна. Ребятам старшей группы представилась возможность примерить на себя роль юного открывателя. В экспериментальной лаборатории воспитанники провели опыты "Секреты воздуха", "Понимающая вода", "Загадочная бумага". Также познакомились с микроскопом, научились правильно с ним обращаться. Ребята с удовольствием делились своими впечатлениями, эмоциями, открытиями.
Россия фәне көне кысаларында мәктәпкә әзерлек төркемендә балаларга "Фән дөньясына сәяхәт" исемле беренче галимнәр турында презентация тәкъдим ителде. Балалар галимнәрнең фән белән шөгыльләнүче кешеләр булуын һәм галим һөнәренең кирәкле һәм мөһим булуын белделәр. Зурлар төркем балаларына яшь ачучы ролен сынап карау мөмкинлеге туды. Эксперименталь лабораториядә тәрбияләнүчеләр "Һава серләре", "Аңлаучы су", "Серле кәгазь" тәҗрибәләре үткәрделәр. Шулай ук микроскоп белән таныштылар, аның белән дөрес эш итәргә өйрәнделәр. Балалар рәхәтләнеп үзләренең тәэсирләре, хис-кичерешләре, ачышлары белән уртаклаштылар.
-
Экскурсия в краеведческий музей/Туган якны өйрәнү музеена экскурсия 27.01.2025

В рамках Всероссийской акции, посвящённой Дню снятия блокады Ленинграда, с воспитанниками детского сада были проведены беседы и экскурсия в Краеведческий музей нашего города. Дети узнали об историческом прошлом нашего района. В музее для них было организовано мероприятие "Блокадный хлеб".
Ленинград блокадасын бетерү көненә багышланган Бөтенроссия акциясе кысаларында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән әңгәмәләр һәм шәһәребезнең туган якны өйрәнү музеена экскурсия үткәрелде. Балалар районыбызның тарихи үткәне турында белделәр. Музейда алар өчен "Блокада икмәге" чарасы оештырылды.
-
День памяти писательницы А.Бикчентаевой/Язучы А.Бикчәнтәеваны искә алу көне 24.01.2025

В связи с днем рождения детской поэтессы и писательницы Амины Бикчантаевой в нашем детском саду прошел день памяти "Әминә Бикчәнтәева - балаларның дәү әнисе!". Воспитатель ознакомила детей с жизнью и творчеством поэтессы, прочитала стихотворения "Минем әнием", "Энҗе чәчәк", "Туп." С воспитанникими были проведены беседы, национальные игры, инсценировка сказки "Теремкәй".
Балалар шагыйрәсе һәм язучы Әминә Бикчәнтәеваның туган көне уңаеннан безнең балалар бакчасында "Әминә Бикчәнтәева - балалардың дәү әнисе!" хәтер көне үткәрелде. Тәрбияче балаларны шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, "Минем әнием", "Энҗе чәчәк", "Туп" шигырьләрен укыды. Балалар белән әңгәмәләр, милли уеннар, "Теремкәй" әкиятен сәхнәләштерү үткәрелде.
-
Кукморские звездочки / Кукмара йолдызчыклары 18.01.2025

Наши юные артисты, Павлова Елизавета и танцевальный ансамбль «Горошинки», приняли участие в муниципальном фестивале эстрадного искусства «Кукморские звездочки - Кукмара йолдызчыклары» и заняли 1 и 2 место! Поздравляем наших звездочек!
Безнең яшь артистларыбыз, Павлова Елизавета һәм «Горошинки» бию ансамбле, «Кукмара йолдызчыклары» муниципаль эстрада сәнгате фестивалендә катнашып 1 нче һәм 2 нче урыннарны яуладылар! Йолдызчыкларыбызны котлыйбыз!
-
Профессиональный конкурс "Воспитатель года"/ "Ел тәрбиячесе" һөнәри конкурсы 21.12.2024

Завершился второй тур муниципального этапа республиканского профессионального конкурса "Воспитатель года" 2024-2025 учебного года. Наш детский сад представляла Васильева Лариса Юрьевна, воспитатель первой квалификационной категории. Желаем нашему педагогу удачи в третьем туре с показом образовательной деятельности с детьми старшего дошкольного возраста.
2024-2025 уку елында "Ел тәрбиячесе" республика һөнәри конкурсының муниципаль этабының икенче туры тәмамланды. Безнең балалар бакчасыннан беренче квалификация категорияле тәрбияче Васильева Лариса Юрьевна чыгыш ясады. Тәрбиячебезгә өченче турда мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән белем бирү эшчәнлеген күрсәтүендә уңышлар телибез.
-
Финал республиканского конкурса удмуртской культуры в г. Казань/ Казан шәһәрендә удмурт мәдәнияте республика конкурсы финалы/ 21.12.2024

Наши юные артисты сегодня с яркими номерами выступили на Гала-концерте республиканского конкурса удмуртской культуры «Мудорвай» в г. Казань. Безнең яшь артистларыбыз бүген Казан шәһәрендә узган «Мудорвай» Республика удмурт мәдәнияте конкурсының Гала-концертында матур номерлар белән чыгыш ясадылар.
-
Логопедический брифинг для родителей /Ата-аналар өчен логопедик брифинг 20.12.2024

20 декабря учитель-логопед Ахмадеева М.Р. провела логопедический брифинг для родителей воспитанников, посещающих логопункт. Были подведены итоги работы за первое полугодие учебного года, продемонстрированы моменты логопедических занятий и даны рекомендации родителям.
20 декабрь көнне укытучы-логопед Әхмәдиева М.Р. логопунктка йөрүче балаларның ата-аналары өчен логопедик брифинг үткәрде. Уку елының беренче яртыеллыгына йомгаклар ясалды, логопед дәресләре моментлары күрсәтелде һәм ата-аналарга киңәшләр бирелде.
-
День Конституции Российской Федерации/ Россия Федерациясе Конституциясе көне 12.12.2024

12 декабря празднуется важнейший из государственных праздников - День Конституции Российской Федерации. Воспитанники старшего дошкольного возраста познакомились с понятиями "закон", "порядок", "право", повторили государственную символику: флаг, герб, гимн. Ребята узнали, как появился этот праздник и какие у него традиции.
12 декабрьдә дәүләт бәйрәмнәренең иң мөһиме - Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар "закон", "тәртип", "хокук" төшенчәләре белән таныштылар, дәүләт символикасын кабатладылар: флаг, герб, гимн. Балалар бу бәйрәмнең ничек барлыкка килүен һәм аның традицияләре нинди булуын белделәр.
-
День Героев Отечества/ Ватан Геройлары көне 09.12.2024

9 декабря в России празднуют День Героев Отечества. В честь этой даты в нашем ДОУ прошли мероприятия, цель которых – формирование у дошкольников чувства патриотизма, гордости и уважения к воинам, защитникам Отечества. Дошкольникам была представлена презентация «День Героев Отечества», проведена беседа об истории праздника. Дети с интересом рассматривали альбомы с фотографиями героев разных времен, ордена и медали на иллюстрациях. Память Героев почтили минутой молчания.
9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотлык хисе, сугышчыларга, Ватанны саклаучыларга карата горурлык һәм ихтирам уяту максатыннан оештырылган чаралар узды. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга «Ватан Геройлары көне» презентациясе күрсәтелде, бәйрәмнең тарихы турында әңгәмә үткәрелде. Балалар кызыксынып төрле чор геройларының фотосурәтләре төшерелгән альбомнарны, орден һәм медальләрне иллюстрацияләрдә карадылар. Геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.










