Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад села Большой Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының "Зур Кукмара авылы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, село Большой Кукмор, улица Школьная, дом 19 |
| Телефон: | (884364) 38-6-00 |
| E-Mail: | Kuk.BKukmor1@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад села Большой Кукмор"Кукморского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Аскарова Альфия Хурматулловна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 53 воспитанников |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Новости детского сада\Балалар бакчасының яңалыклары
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Өлкәннәребез бездә кунакта. 04.10.2018

Бүген без үзебезнең өлкәннәребезне кунакка чакырдык. Аларны хөрмәт итеп балаларыбыз концерт куйдылар, театральләштерелгән әкият күрсәттеләр. Өлкәннәребез бик сөенделәр. Соңыннан истәлеккә фотога төштеләр.
-
Саф һавада... 04.10.2018

Саф һавада уртанчылар төркеме балалары бик тырышып хәрәкәтле уен уйнадылар.
-
Нәниләребез рәсем ясый. 03.10.2018

Безнең кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балаларыбыз бүген бик тырышып рәсем ясадылар. Алар шарларны тезәр өчен җеп ясадылар. Әфәрин, булдыралар!
-
Гөмбәләр ясыйбыз. 03.10.2018

Бүген зурлар төркеме балалары рәсем шөгылендә төрле-төрле гөмбәләр ясадылар.
-
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2018

-
Икмәк -яшәү чыганагы. 28.09.2018

Яшәү чыганагы ул һәр йөрәкнең,
Балаларга көзге байлыкның халыкка шатлык, куаныч китерүен төшендерү, бу байлыкларны тудыручы игенчеләр хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләү; игенченең мактаулы һәм авыр хезмәте, икмәкнең нинди юллар аша табынга килүе турында тасвирлап сөйләргә өйрәтүне дәвам итү; татар халкының хезмәт сөючән халык икәнен, хезмәт сөю һәркемгә хас сыйфат булырга тиеш икәнен аңлату; икмәкнең әһәмиятен аңлату, икмәккә сак караш, хөрмәт тәрбияләү барыбызның да бурычыбыз. 28 сентябрь көнендә Зур Кукмара авылы мәдәният йортында "Икмәк - яшәү терәге" дигән бәйрәм үткәрелде. Анда безнең балалар бакчасы балалары белән әңгәмәләр, уеннар, табышмаклар, мәкальләр эйтүләр, шигырь сөйләүләр оештырылды. Балалар бәйрәм чарасыннан белемнәрен ныгытып кайттылар.
-
С праздником ВАС!!! 27.09.2018

-
Тәмле тортлар... 27.09.2018

Хөрмәтле әти-әниләр! Сезгә чын күңелебездән безне бәйрәмебез белән котлаганыгыз өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезгә эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар, сәламәтлек, бәхет, шатлык телибез. Балаларыгыз игелекле, шәфкатьле, сау-сәламәт булып үссеннәр. Без дә үз көчебезне кызганмыйча аларны тәрбияләргә булышырбыз.
-
Кечкенәләр төркемендә ата-аналар җыелышы 19.09.2018

Бүген кечкенәләр төркемендә ата-аналар җыелышы булып узды. Анда балалар бакчасына беренче тапкыр килгән балаларның адаптация чоры ничек узуы хакында сүз алып барылды.
-
Экскурсия.... 14.09.2018

Балаларыбыз экскурсияләргә йөрергә бик яраталар. Бүген алар авылыбыздан ерак булмаган тимер юл янына экскурсиягә бардылар. Тәрбиячеләр аларга тимер юлда үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.










