Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад села Большой Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының "Зур Кукмара авылы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, село Большой Кукмор, улица Школьная, дом 19 |
| Телефон: | (884364) 38-6-00 |
| E-Mail: | Kuk.BKukmor1@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад села Большой Кукмор"Кукморского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Аскарова Альфия Хурматулловна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 53 воспитанников |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Новости детского сада\Балалар бакчасының яңалыклары
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120
-
Куст методик берләшмә киңәшмәсе 20.03.2015

Бүген безнең балалар бакчасында Зур Кукмара кусты методик берләшмәсенең утырышы булды. Берләшмәдә Янсыбы, Сазтамак, Байлангар, Зур Кукмара№2, Каенсар балалар бакчасының тәрбиячеләре һәм Кукмара районы мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренең белгече Файзутдинова Рушания Салимулловна катнашты. Семинарны куст методик берләшмә җитәкчесе Зур Кукмара балалар бакчасы мөдире Фазылова Гөлфия Равиловна ачып җибәрде. Ул бугенге утырыш "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда танып белү үсешендә инновацион технологияләр куллану" дигән темасы буенча булачагын һәм утырышның программасы белән таныштырды.
-
Нәниләр булдыра. 20.03.2015

Нәниләр төркемендә куст тәрбиячеләре өчен сөйләм үсеше белем бирү эшчәнлеге күрсәтелде. Нәниләр бик актив булдылар. Белем бирү эшчәлеген тәрбияче Файзрахманова Рәфидә Рәфәгатовна үткәрде.
-
Кояш балкый яктырак! 20.03.2015

Тәрбияче Хабибрахманова Эльмира Рауфовна уртанчылар төркемендә эстетик-сәнгать үсеш (рәсем) белем бирү эшчәнлеге күрсәтте. Балаларыбыз бик матур итеп балкый торган кояш ясадылар.
-
Тәҗрибә уртаклашу 20.03.2015

Куст методик берләшмә утырышы тәҗрибә уртаклашу белән дәвам итте. 1 кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Рәфидә Рәфәгатовна эш тәҗрибәсеннән чыгып "Минем балалар белән эшләвемдә уеннар төп булышчылар" дигән темага чыгыш-презентация тәгъдим итте. Һәр тәрбияче уз фикерен җиткерде.
-
Практикум 20.03.2015

Өлкән тәрбияче Нурия Усмановна "Балалар бакчасында интерактив алымнар белән өйрәтү" дигән темага практикум уздырды. Практикум бик мавыктыргыч, күңелле узды.
Утырышны йомгаклап Гөлфия Равиловна барлык тәрбиячеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде. Эшләрендә сабырлык, сәламәтлек һәм уңышлар теләде.
-
Әти, әни һәм бала - күңелле узды чара! 06.03.2015

Бүген шулай ук зурлар төркемендә дә бәйрәм булып узды. Анда әти-әни һәм бала бергәләшеп күңел ачтылар. Гаилә бердәм булып уйнады, җырлады, биеде. Әти, әни һәм бала - күңелле узды чара.
-
Бәйрәм белән! 06.03.2015

Бүген безнең балалар бакчасының уртанчылар төркемендә 8 Март - хатын-кызлар бәйрәме уңаенан бик күңелле чара - бәйрәм иртәсе булды. Бәйрәмгә әбиләр, әниләр,апалар килгән иде. Балаларыбыз аларны котлап шигырь сөйләделәр, җырладылар, биеделәр һәм бергәләшеп уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
С Международным Женским днем! 05.03.2015

Прекрасный день 8е марта,
Когда сверкает все кругом,
И разрешите вас поздравить
С Международным женским днем!
Здоровья, счастья пожелать Вам,
Чтоб не старели никогда,
Чтоб всегда Вы процветали
Во имя счастья и добра. -
Без булдырабыз! 25.02.2015

Бүген Зур Кукмара авылы мәдәният йортында Бөек Җиңүнен 70 еллыгы уңаеннан район кысаларында уздырылган конкурска багышланган әдәби -музыкаль кичә узды. Бу кичәдә безнең балаларыбыз да актив катнаштылар. Сугыш чорында җырланылган җырлардан попурри башкарып тамашачыны шакаттырдылар. Малалайлар белән кызларыбыз матрос бию башкарганда тамашачы алкышларга күмде. Кызларыбыз шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләделәр. Балаларыбызның чыгышы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Балаларыбызның чыгышын әзерләгән һәм өйрәткән музыка җитәкчесе Ишкулова Нурия Усмановнага зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Без булдырабыз! Уңышлар!
-
Ватанны Саклаучылар көне белән! 20.02.2015

Буген зурлар төркеменә балаларыбызның әтиләре, бабалары, абыйлары кунакка килде. Аларны балалар Ватанны Саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм белән котлап ял итәргә чакырдылар. Бөйрәм чыннан да ял итү кичәсе булды. Бәйрәмнең мизгелләрен сайтыбызның "Медиатека" бүлегеннән кереп карый аласыз.










