МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Бәрәңге чүбен утадык 19.06.2016

Халкыбыз бәрәңгене яратып, хөрмәт итеп - икенче икмәк дип атый. Без дә бик яратабыз шул бәрәңгене. Шуңа аны күп итеп утыртабыз. Чүбен утарга укучыларның гына көче җитеп бетми, шуңа ярдәмгә кадерле әниләребезне чакырабыз. Менә бүген дә әниләребез көче белән бәрәңге чүбен ялт иттереп утап чыктык.
-
Габдулла Тукайга 130 ел! 18.06.2016

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына быелгы язда 130 ел булды. Әлеге дата уңаеннан "Чишмәкәй" лагеренда төрле чаралар планлаштырылган иде. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен рольләргә бүленеп сөйләделәр, Тукайның иҗатына багышланган рәсемнәр ясадылар. Мәктәп китапханәсендәге Габдулла Тукай китаплары белән таныштылар.
-
"Чишмәкәй" лагере көндәлегеннән... 16.06.2016

"Чишмәкәй" лагере үз эшчәнлеген дәвам итә. Балалар анда бик теләп йөриләр. Яратмаслык та түгел шул, тәрбияче апалары һәр көнне төрледән-төрле конкурслар, уеннар оештырып укучыларның күңелләрен күрәләр. Бүген исә "Чәчәкле костюмнар көне" узды. Кызлар чәчәкле күлмәкләрен тере чәчәкләргә тереп, такыялар киеп жюри алдында чыгыш ясадылар.
-
"Батырлар җыры" бөтенхалык патриотик җырлар бәйгесе 14.06.2016

Тагын бер конкурстагы җиңүебезнең дипломы килеп җитте. Монысының геройлары - "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары. "Батырлар җыры" бөтенхалык патриотик җырлар бәйгесен "Яңа гасыр" телевидениесе белән берлектә "Болгар радиосы" үткәргән иде. Составында "ТНВ- Яңа гасыр" телевидениесе җитәкчеләре, Миңгол Галиев кебек мәртәбәле шәхесләр булган жюри укучыларыбызның чыгышын яратып кабул итте. Кызларыбыз башкаруындагы "Балалар тавышы" җыры радио дулкыннарыннан да еш яңгырап торды.
-
12 июнь - Россия көне! 12.06.2016

12 июнь – илебез тарихында аеруча үзенчәлекле дата. Бүген Россия көне! Әлеге көн Ватаныбыз, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән өзлексез элемтәне гәүдәләндерә. Без илебездәге игелекле үзгәрешләргә чын күңелдән сөенәбез, Россия кебек бөек державаның гражданнары булу белән горурланабыз!
-
Бәйрәмең белән, Россия! 11.06.2016

12 июнь - Россия көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан төрле чаралар "Чишмәкәй" лагеренда инде бүгеннән үк башланды. "Мин Россияне яратам" дигән викторинада балалар ике командага бүленеп ярыштылар. Россия тарихына, аның символикасына кагылышлы сорауларга алар бик теләп җавап бирделәр. Ахырдан барысы бергә Дәүләт Гимнын башкардылар.
-
Асфальтта рәсемнәр конкурсы 10.06.2016

Ниһаять, ниһаять яңгыр туктады. Димәк, "Чишмәкәй" лагеренда беренче көнгә үк планлаштырылган асфальтта рәсемнәр конкурсын оештырырга була. Әлеге конкурсны укучылар бик яраталар, рәхәтләнеп асфальтта рәсемнәр иҗат итәләр. Быелгы тематика "Булсын һәрчак тынычлык!". Көннең икенче яртысында исә балалар "Салават күпере" спорт -сәламәтләндерү комплексына бассейнга су коенырга бардылар.
-
Җәйге лагерь башланды 07.06.2016

Кичә, ягъни 6 нчы июньнән безнең мәктәптә "Чишмәкәй" җәйге сәламәтләндерү лагере үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Лагерьга 1 - 5 нче сыйныф укучылары, барлыгы 15 бала йөри. Балалар ике командага бүленеп ярышалар. Көннәр яңгырлы һәм салкын тору сәбәпле әлегә мәктәп эчендә генә уйныйлар, шөгыльләнәләр. Тәрбияче апалары исә балаларның ялларын күңелле үткәрү өчен күп төрле, яңадан-яңа уеннар уйлап табалар һәм оештыралар.
-
Сабантуйлары гөрләде! 05.06.2016

Халкыбызның милли бәйрәме - сабантуйлары гөрләп үтте. Әлеге бәйрәм чараларының күңелле үтүенә укучыларыбыз, мәктәбебезнең горурлыгы булган "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары да үзләренең өлешләрен керттеләр. Район сабантуенда кызларыбыз Гөлнара Дамировна белән берлектә Кайбыч гимнын башкардылар, ә "Гөбенә" сабантуенда исә тамашачыларга үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Кызларыбызга һәм аларның җитәкчеләре Габидуллина Лютция Әгъзам кызына халыкны күңелле ял иттерүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Укучыларның җәйге практикасы 04.06.2016

Укучыларыбыз җәйге каникулларын ял итеп кенә түгел, ә эшләп тә уздыралар. 1 нче июньнән 8 нче сыйныф укучыларының мәктәп яны участогында җәйге практикалары башланды. Сыйныф җитәкчеләре Гайнетдинова Алсу Газиз кызы белән бергәләп, укучылар чәчәклекләргә, кәбестә, помидор, борыч, кыяр, карбыз-кавын культураларына су сибәләр, чүп утыйлар. Үзләре бер дә уфтанмыйлар да, "сыйныфташлар белән бергә булгач күңелле бит", диләр.








