МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
"Чишмәкәй" лагере көндәлегеннән... 17.06.2017

Балаларга кызыклы булсын өчен әйдәүче апалар төрледән-төрле чаралар уйлап табалар. "Чишмәкәй" лагеренда көн дә кызыклы уеннар, ярышлар уза.Чираттагысы географиягә багышланган иде. Балалар материклар, океаннар турында сөйләштеләр. Глобустан аларны табып күрсәттеләр. Ә иң кызыклысы тозлы камырдан материкларны ясау иде. Иң беренче чиратта материкларның контурларын кистеләр, аннары камырдан материк формасы ясадылар. Әле бу эш төгәлләнмәгән: материкларны буярга кирәк. Көннең икенче яртысында спорт уеннары уйнадылар.
-
Практика - 2017 15.06.2017

Укучыларның җәйге яллары бушка узмый. Кайберләре төрле лагерьләрдә сәламәтлеген һәм белемен ныгыта, кемдер өйдә әти-әнисенә ярдәм итә, кемнәрдер мәктәп бакчасында җәйге практикаларын үтә. Практикада бүгенге көндә 6 нчы һәм 9 нчы сыйныф укучылары хезмәт куя. 9 нчы сыйныф егетләре мәктәп алдына рәшәткә тоталар, 6 нчы сыйныфлар һәм 9 нчы сыйныф кызлары яшелчә бакчасында эшлиләр.
-
"Чишмәкәй" лагере көндәлегеннән... 14.06.2017

"Чишмәкәй"дә бик күңелле. Һава торышы да план буенча оештырылырга тиешле чараларны үткәреп барырга мөмкинлек бирә. Бүген бездә "Экология көне". Шул уңайдан "Яшел аптечка" дигән акция үткәрелде. Аның кысаларында балалар табигатьтә дару үләннәре җыйдылар, бөҗәкләрдән саклану өчен, алар тешләгән очракта беренче ярдәм күрсәтә ала торган дару үләннәрен эзләп таптылар. Шулай ук гадәти булмаган чәчәкләр эзләп табу конкурсы да оештырылды.
-
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе 13.06.2017

Бүген безнең "Чишмәкәй" лагере "Наркотикларсыз тормыш" акциясенә кушылды. Бүген бездә "Спорт һәм сәламәтлек көне". Шул уңайдан көн дәвамында балалар белән сәламәтлек минутлары, профилактик әңгәмәләр үткәрелде. "Без наркотикларга каршы!" дигән темага асфальтта рәсемнәр конкурсы да оештырылды.
-
12 нче июнь - Россия көне! 12.06.2017

12 июнь – илебез тарихында аеруча үзенчәлекле дата. Бүген Россия көне! Әлеге көн Ватаныбыз, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән өзлексез элемтәне гәүдәләндерә. Без илебездәге игелекле үзгәрешләргә чын күңелдән сөенәбез, Россия кебек бөек державаның гражданнары булу белән горурланабыз!
-
"Чишмәкәй"гә кунакка әниләр килде 10.06.2017

Буген җәйге лагерьның 6 нчы көне. Көндәлек план буенча "Халкыбызның йолалары һәм гореф-гадәтләре" диеп исемләнгән чара каралган иде. Балалар кызыклы концерт номерлары әзерләделәр, җырлар, биюләр башкардылар. Һәр чыгыш алкышларга күмелде. Бу чарага әниләр дә чакырылды. Лагерьда йөрүчеләр әзерләгән концерт барысына да ошады һәм әниләрнең күңелендә җылы хисләр калдырды.
-
"Чишмәкәй" лагере көндәлегеннән... 09.06.2017

"Чишмәкәй" лагерендә кызу эш кайный. Балалар тәрбияче апалары ярдәмендә һәр көнне үзләре өчен яңа дөнья ачалар биредә. Алар өчен төрледән- төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннар, чаралар оештырыла бит монда. 7 нче июнь - "Әйләнә- тирә мохитне саклау көне" лозунгы астында үтте, шул ук көнне укучылар "Айболит"ка кунакка бардылар. 8 нче июнь "Күңе матурлыгы көне" ("Экология души") темасы астында үтте. Укучылар әлеге темага проект ясадылар - "яхшы кеше" моделен төзеделәр. Үзалларына киләчәктә яхшы балалар булырга дигән максат куйдылар. 9 нчы июнь - "Экологияне саклау буенча иң фантастик проект" дигән темага багышланды. Укучылар авылыбыз табигатенә хозурланырга дип экскурсигә дә чыктылар.
-
6 июня- День русского языка 06.06.2017

6 июня отмечается Международный день русского языка. В нашей школе для посещающих пришкольный лагерь "Чишмэкэй", Хасанова Эльмира Галимулловна, учительница русского языка и литературы провела мероприятие "Великий могучий русский язык". Дети соревновались, разделившись на две команды, объясняли значения выражений, собирали пословицы. Мероприятие сопровождалось презентацией о детстве А.С.Пушкина.
-
Җәйге лагерь эшли башлады 05.06.2017

Бүген безнең мәктәптә "Чишмәкәй" җәйге сәламәтләндерү лагере үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Лагерьга 1 - 5 нче сыйныф укучылары, барлыгы 15 бала йөри. Балалар ике командага бүленеп ярышалар. Көннәр яңгырлы һәм салкын тору сәбәпле әлегә мәктәп эчендә генә уйныйлар, шөгыльләнәләр. Тәрбияче апалары исә балаларның ялларын күңелле үткәрү өчен күп төрле, яңадан-яңа уеннар уйлап табалар һәм оештыралар
-
"Тынычлык" төшенчәсе балалар күзлегеннән 05.06.2017

"Чишмәкәй" лагеренең беренче көне күңелле узды. Укучыларның каникулларга таралуларына әле аз гына вакыт үтсә дә, алар инде бер-берсен, мәктәпне сагынып та өлгергәннәр. Болытлар артыннан кояш елмаеп карауга, урамга чыгып асфальтта рәсемнәр конкурсы оештырдык. "Тынычлык төшенчәсе балалар күзлегеннән" ("Мир глазами детей") темасына багышлаган әлеге конкурста балалар бик теләп катнашты.








