МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Әбием сандыгыннан..." 03.10.2013

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан мәктәптә "Әбием сандыгыннан..." дип аталган күргәзмә оештырылды. Әлеге күргәзмә өчен укучылар әбиләренең сандыкларында сакланган, кулдан чигелгән, тукылган сөлгеләр, өстәл япмалары алып килделәр. Күргәзмәдә шулай ук борынгы күлмәкләр, читекләр дә бар иде.
-
"Өлкәннәр декадасы" 02.10.2013

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Безнең мәктәп тә әлеге чаралардан читтә калмый. Ай башында ук инде төрле чаралар планлаштырылды, әлеге планга таянып эшне башкарабыз. Кичә,1-4 сыйныф укучылары "Яраткан әби-бабайларыбыз" дигән темага рәсемнәр ясап килде, әлеге рәсемнәрне стендка урнаштырдык.
-
ГРИППка каршы вакциналау 01.10.2013

Бүген, авыл фельдшеры Сафина Л.Х. ата-аналары рөхсәт биргән укучыларга, мәктәп хезмәткәрләре һәм укытучыларга ГРИППка каршы вакцина ясап китте. "Гриппол плюс" дигән әлеге препаратны укучыларның 39% ясатты.
-
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы 30.09.2013

16 сентябрь- 16 октябрь көннәрендә Республикабызда "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы үтә. Әлеге айлык кысаларында безнең мәктәптә дә һәр атнада яңа чаралар үткәрелә. Беренче атнада сыйныфларда сәламәтлек почмаклары тематик буклетлар, материаллар белән тулыландырылды, узган атнада исә, «Мин сәламәт яшәү рәвеше яклы”, “Наркотикларга юк дип әйт!”, “Кем ул наркоман” дигән темаларга сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
"День налоговых знаний" 28.09.2013

27, 28 сентября в школе прошли классные часы в 5-9 классах, посвященные Дню налоговых знаний.
-
"Кросс Нации-2013" 23.09.2013

Министрлар кабинетының 07.09.2013 дан 1688-р № лы боерыгы нигезендә, кичә 22 сентябрь көнне мәктәптә "Кросс Нации-2013" массакүләм ярышы үтте. Әлеге ярышта 2-9 сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашты. Барлык катнашучылар саны- 54 кеше.
-
"Чисталык дәресе" 18.09.2013

16 сентябрь көнне, мәктәптә, "Халыкара озон катламын саклау көне" уңаеннан Республикакүләм табигатьне саклау акциясе - "Чисталык дәресе" узды. Һәр сыйныфта әлеге темага әңгәмәләр оештырылды, дәресләрдән соң гөлләр күчереп утырту, аларның тузаннарын сөртү эшләре башкарылды.
-
Департамент тикшерүе 17.09.2013

Кичә мәктәптә Департаментның, ТР Мәгариф Фән мнистрлыгының 19.10.2012 елдан №5501/12 приказы нигезендә, планлы тикшерүе узды. Тикшерүне Департаментның законнарны тикшерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Юнусов Альберт Әнвәрович үткәрде.
-
Гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр 12.09.2013

Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика районнарының гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика районнарының гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге буенча Кайбыч районында өйрәнүләр үткәрде. Әлеге өйрәнүләрдән безнең мәктәп тә читтә калмады. Өйрәнү нәтиҗәләре буенча "яхшы" билгесе алдык.
-
Финанс грамотлылык көне 09.09.2013

Район мәгариф бүлегеннән иклгән хатка таянып, "Финанс грамотлылык көне" уңаеннан, 7 сентябрь көнне, 7-9 сыйныфларда бердәм сыйныф сәгатьләре үткәрелде.








