Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»-"Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, с. Малые Кайбицы, ул. Школьная, д. 10А |
| Телефон: | 88437030664 |
| E-Mail: | Detskiy.Malokaybicki@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» |
| Руководитель: | Сибгатуллина Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 20 воспитанника |
| У нас учат: | 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»-"Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Кошлар көне 01.04.2022

1 апрельдә Халыкара кошлар көне-интернациональ экология бәйрәме билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмнең вакыты очраклы гына билгеләнмәгән: нәкъ шушы чорда җылы яклардан канатлы дусларыбыз кайта башлый. Өлкәннәр һәм балалар бу көнне су кошларының яшәү урыннарын төзекләндерә, яңа сыерчык оялары, җимлекләр элеп куя.
-
Экологик тәрбия 28.03.2022

Балалар табигать почмагында шөгыльләнергә бик яраталар. Алар бүлмә гөлләрен бик теләп карыйлар, күзәтүләр алып баралар.
-
"Нәүрүз бәйрәме" 22.03.2022

Бүген зур бәйрәм-Нәүрүз бәйрәме. Нәүрүз ул-Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. 21 март-яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу табигатьтә чын-чынлап яз башланган көн. Сезнең барыгызны да әлеге бәйрәм белән кайнар котлыйбыз!
Нәүрүз мөбәрәк булсын!!!
-
Котлыйбыз! 18.03.2022

Бүген Гарапова Гульнас Наиловнаның туган көне. Сезне туган көнегез белән котлыйбыз. Сезгә аяз күк, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез.
Туган көнегез белән котлыйбыз,
Ак бәхетләр сезгә телибез.
Гомер юлыгыз озын булсын,
Кайгы-хәсрәт урап үтсен.
-
"Татар малае-2022" "Татар кызчыгы-2022" 14.03.2022

Безнең бүген балалар Кайбыч муниципаль районы балалар бакчасында тәрбияләнүче 6-7 яшьлек балалар арасында "Татар малае, татар кызчыгы 2022" бәйгесе уздырды. Безнең "Сандугач" балалар бакчасыннан Әскәров Нияз катнашты.
-
Халыкара хатын-кызлар көне. 08.03.2022

Котлы булсын 8 нче март бәйрәме,
Юлларыгызга гөлләр сибелсен,
Март аеның саф җилләре сезгә
Бәхет-шатлык кына китерсен.
-
"8 март-Әниләр бәйрәме" 04.03.2022

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда. Рөхсәт итегез сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме
-Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә...Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен! Бәйрәмегез котлы булсын!
-
Аппликация дәресе 01.03.2022

-
Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2022

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән барлык ир-егетләрне, әтиләрне, абыйларны ихластан котлыйбыз!!!
Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йозе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәрбер хәерле эшегездә бары тик уңышлар гына телибез.
Бүгенге матур бәйрәмегез мөбәрәк булсын!!!
-
21 февраль-Халыкара туган тел көне. 21.02.2022

21 февраль халыкара туган тел көне. Шул уңайдан, катнаш төркем балалары белән халыкара телләр көненә багышланган дәрес узды.



