МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Яшь бадминтончы 15.11.2014

Саба районында "Татарстанның бадминтон өметләре" республика бәйгесенең кышкы этабы үтте. Район җыелма командасы составында безнең мәктәп укучылары Шаһивәлиев Әмир, Тимергалиев Наил дә бар иде. Әмир парлы уенда 1 нче урынны, Наил шәхси беренчелектә 4 нче урынны яуладылар. Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз. Укуда да, спортта да сынатмауларын телибез.
-
Хәрәкәттә- бәрәкәт! 11.11.2014

"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында башлангыч сыйныфларда бүген "Күңелле стартлар" уены узды. Физик тәрбия укытучысы Җиһаншин Ф.Г.
һәм өлкән сыйныф укучылары кечкенәләр өчен кызыклы ярышлар әзерләгән иде. "Шат спортсменнар" командасы кискен көрәштә көндәшләрен - "Наян малайлар"ны җиңеп чыкты.
-
Мәдәният дәресләре 10.11.2014

Районыбызның бөек кешеләре , аларның хезмәтләре белән таныштыру уңаеннан, “2014 ел – Мәдәният елы”на багышлап, барлык сыйныфларда “Мәдәният дәресе ” үткәрелде.
-
Чираттагы киңәшмә 08.11.2014

Бүгенге педсовет утырышы 1 чирек нәтиҗәләре, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек, фән олмпиадаларының мәктәп туры йомгаклары, мәктәптә тәрбия мәсьәләләренә багышланган иде. Укытучылар укыту-тәрбия процессында нинди яңа технологияләр кулланып эшләүләренә анализ ясадылар, анкетадагы сорауларга җавап бирделәр, БДИ га, олимпиадаларга эзерлекне яхшыртырга дигән төпле карарга килделәр.
-
Мәктәптә кече ДЙА 07.11.2014

Бүген, укучыларның алган белемнәрен системага салу максатыннан, математика фәненнән кече ДЙА үткәрелде. Мәктәптә бланкларны дөрес тутыру буенча, матур, аңлаешлы язу өстендә, төрле тест формалары белән эшләү буенча эш алып барыла. Бигрәк тә геометрик мәсьәләләрне чишү, үзлекләрне исбатлауга аерым басым ясала. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, укучылар!
-
Основному закону Татарстана- 22 года 06.11.2014

Вот уже 22 года наша республика живет в условиях, когда Конституция обеспечивает слаженную работу всей системы органов государственной власти и местного самоуправления. Законы надо уважать и знать. Только при этом условии Конституция будет действенным и востребованным правовым документом.
С праздником! С Днем Конституции Республики Татарстан!
-
Профсоюз- наша опора! 05.11.2014

Сегодня на базе Центра внешкольной работы состоялась профсоюзная конференция работников образования Кайбицкого муниципального района.
На конференции из нашей школы в составе делегации участвовали Садриева А.З., председатель ПК первичной профсоюзной организации и директор Мингазова Л.Т.
Садриева А.З. выступила с докладом, где отметила, что профсоюз - надежный защитник интересов работников образования.
-
В единстве- сила! 04.11.2014

Сегодня по всей стране отмечают День народного единства.
Пока мы едины, мы непобедимы!
-
Көзге каникуллар! 01.11.2014

Иртәгедән көзге ял көннәре башлана. Каникуллар бер атна дәвам итәчәкләр.
-
Кеше тормышында гражданнар оборонасы 01.11.2014

«Гражданнар оборонасы” айлыгы кысаларында, 5-9 класс укучыларына “ Кеше тормышында гражданнар оборонасы” дигән темага класс сәгатьләре үткәрелде. Класс сәгате барышында укучыларга гражданнар оборонасының тарихы, аның нинди эшчәнлек алып баруы, әһәмияте һәм төрле тормыш вакыйгаларында үзеңне ничек тотарга кирәклеге аңлатылды һәм сөйләнде. Практик дәресләрдә укучылар противогаз кияргә өйрәнделәр. Огнетушитель белән эшләү алымнарын өйрәнделәр һәм практика үттеләр. Төп максат - гадәттән тыш хәл килеп чыкканда, кеше югалып калмаска тиеш.












