Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Авыл җирлегенең отчет җыелышы 24.01.2019

24 гыйнвар көнне Кошман авыл җирлегенең еллык отчет җыелышы булып узды. Әлеге җыелышта авыл җирлеге башлыгы Сафина Л.Р.кызы авыл халкы алдында еллык эшләре белән отчет тотты.Шулай ук мәктәбебез директоры Гиниятуллин Ф.Ф. улы мәктәпнең 2018 нче ел эшчәнлеге белән таныштырды,ирешкән уңышларыбызга тукталып китте.
-
Р.Фәхреддин тууына-160 ел 21.01.2019

17 нче гыйнварда мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдин тууына 160 ел тулды.Шул уңайдан авылыбыз имам хатыйбы Сабиров Ибраһим белән авыл китапханәчесе Сафиуллина Гөлия апа мәктәпкә килеп,укучыларны Р.Фәхретдин иҗаты белән тулырак таныштырдылар.
-
"Ярдәм" операциясе 19.01.2019

Яшь армиячеләр "Ярдәм " операциясенә бик теләп кушылдылар. Өлкәннәребез янына барып йорт территориясенә кергән юлларны кардан чистарттылар.
-
Тимурчылык эше 15.01.2019

Мәктәбебездә тимурчылык эше оешкан төстә алып барыла. Тимурчылар өлкәннәребезгә һәрдаим ярдәм итәләр. Кыш көне әби-бабайларызның йорт-тирәләрен кардан чистарталар,сукмаклар ачалар,калган эшләрендә ярдәм итәләр.
-
Россия матбугаты көне
14.01.2019
13 гыйнварда Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә бу көнне 1703 елда Петр I указы буенча "Ведомости" газетасының беренче саны дөнья күргән.Безнең мәктәптә "Журналистика" түгәрәге эшләп килә. Әлеге түгәрәккә йөрүче укучыларыбыз төрле темага шигырьләр,хикәяләр,әкиятләр иҗат итәләр. Аларның иҗат җимешләре мәктәбебездә чыга торган "Көмеш каләм" гәзитендә урын ала.Шулай ук районыбызның "Кайбыч таңнары" гәзитендә дә һәрдаим басыла.
-
Саф һавада күңелле 12.01.2019

Мәктәбебез укучылары Кайбыч боз сараена барып,тимераякта шуып ,сәламәтлекләрен ныгыту белән беррәттән,рәхәтләнеп ял итеп тә кайттылар.
-
Сыйныф җитәкчеләре укучыларның өйләрендә 08.01.2019

Кышкы каникул вакытында сыйныф җитәкчеләре укучыларның өйләренә йөриләр.Укучыларның яллары ничек узуы белән кызыксыналар,ата-аналар белән аралашалар.
-
Каникуллар дәвам итә 05.01.2019

Укучыларның кышкы каникуллары дәвам итә.Каникул вакытында укучылар,ата-аналары белән бергәлектә ялларын күңелле һәм файдалы оештыралар.Казан шәһәренә экскурсиягә баралар,бергәләшеп чана,чаңгы шуалар,кышкы табигатьнең матурлыгына сокланалар.
-
Кышкы лагерь 03.01.2019

Мәктәбебездә кышкы лагерь эшли.9 нчы сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнү белән беррәттән,ялларын күңелле һәм файдалы да оештыралар. Сыйныф җитәкчесе,ата-аналар белән бергәлектә алар Казан шәһәренә экскурсиягә барып рәхәтләнеп ял итеп кайттылар.
-
Педагогик киңәшмә 29.12.2018

Бүген мәктәбебездә чираттагы педагогик киңәшмә узды.Киңәшмәдә "Укучыларда проблемаларны чишә белү компетентлыгын булдыру" темасына доклад укылды,2 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырылды,булган проблемалар,төрлеләр хакында сүз алып барылды.











