Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Татарстан Конституциясе көне 06.11.2020

20 Сегодня, 6 ноября - День Конституции Республики Татарстан! Этот важный для Республики день отмечается с 1992 года. Этот праздник символизирует особое значение основного закона Республики, стремление государства и общества к укреплению законности и правопорядка. В этом году наша Конституция отмечает свое 28-летие.
На протяжении многих лет Конституция эффективно защищает права граждан, является прочной основой социально-экономических достижений, обеспечивает слаженную работу всей системы органов государственной власти и местного самоуправления.
Бүген, 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү көне. Республикабыз өчен мөһим булган әлеге бәйрәм көне 1992 елдан башлап билгеләп үтелә. Бу бәйрәм республика Төп Законының аерым әһәмиятен, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга омтылышын гәүдәләндерә. Быел Конституциябез үзенең 28 еллыгын билгеләп үтә.
Һәр бәйсез дәүләтнең үз Конституциясе була. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителгән. Конституциядә әйтелгәнчә, Татарстан — демократик дәүләт. Анда барлык хакимият халык кулында. Җир, су, урман һәм башка табигать байлыклары, дәүләт бюджеты акчалары, дәүләт банклары активлары, мәдәни һәм тарихи хәзинәләр — бөтенесе халык байлыгы. Хөрмәтле татарстанлылар, райондашлар барыбызны да шушы уртак бәйрәмебез белән котлыйбыз!
-
Укучыларыбыз паспортлы булдылар. 05.11.2020

Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә башлыйсың.
Бүген, районның администрация бинасында паспорт тапшыру тантанасы үтте. Йөзләреннән сабыйлык чалымнары да китмәгән әлеге балалар Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары булдылар.
14 яше тулган һәркем кулына паспорт ала. Паспорт - шәхесне раслаучы, юридик көчкә ия документ булып тора. Паспорт белән бергә кешенең хокуклары һәм бурычлары да арта. Ул үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирә башлый. Ә безнең балаларыбызны тәүфыйклы, тәртипле, уңган-булган итеп күрәсебез килә. Алар әти-әниләре йөзенә кызыллык китермәсеннәр иде. Ни дә булса эшләр алдыннан ныклап уйласыннар. Чөнки авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр кылсалар, алар җинаять җаваплылыгына тартылачаклар. Бу хакта паспорт тапшыру тантанасында да кисәтеп үтелде.
Сегодня в актовом зале администрации состоялась торжественная церемония вручения паспортов юным гражданам района. Паспорт гражданина РФ и памятные подарки получили Гилязова Я.И.,Фаизов Ф.Ф., Мотыгуллин И.Ф. ученики 8-7 класса.
-
3-й день лагеря 04.11.2020

Бүген лагерның өченче көне. Укучылар үзләренең ялларын файдалы һәм кызыклы итеп уздыралар.Алар бүген җәмгыять белеме укытучысы Ләйсән Хәбир кызы белән булдылар.Җәмгыять белеменнән имтиханга әзерләнделәр,бүгенге бердәмлек көне уңаеннан "Бергә булсак җиңелмәбез !"дигән презентация карадылар.
-
2-й день лагеря 03.11.2020

"Кояшкай" ял лагере үз эшен дәвам итә.Бүген математика укытучысы Алия Авхадулловна математикадан сынау имтиханы уздырды.Соңыннан "Математик марафон"уены үткәреп ял иттеләр.
-
1-й день лагеря 02.11.2020

2 ноября 2020 года в МБОУ «Кушманская ООШ» начал свою работу осенний пришкольный лагерь «Кояшкай» для 9 класса. Лагерь будет работать со 2 по 7 ноября с соблюдением всех санитарных требований.
9 нчы сыйныфлар өчен мәктәбебездә “ Кояшкай” ял лагеры эшли башлады. Биредә алар Бердәм Дәүләт имтиханнарына әзерләнәләр. Шул ук вакытта төрле спорт уеннары,күңелле чаралар да уздыралар
-
День здоровья 31.10.2020

Бүген,дәресләрдән соң, мәктәптә сәламәтлек көне уздырылды. "Сәламәт тәндә - сәламәт рух" темасына сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Ә иң кызык өлеше - укучылары өчен "Күңелле стартлар" булды. Монда башлангыч сыйныф укучылары, ике командага бүленеп, күңелле спорт конкурсларында көч сынаштылар. 5-9 нчы сыйныф укучылары волейбол һәм баскетбол буенча ярыштылар
День здоровья в школе – это весёлый праздник хорошего настроения, спорта и здоровья.
-
Көзге каникуллар! 31.10.2020

Бүген 1 нче чирекнең соңгы көне. Каникулларга китер алдыннан укучылар үзләренең чирек билгеләре белән таныштылар, сыйныф җитәкчеләре аларга инструктажлар үткәрделәр. Бүгеннән укучыларның көзге каникуллары башлана.
Сегодня последний день 1 четверти. Классные руководители ознакомили учащихся с четвертными оценками, провели перед каникулами инструктаж. С сегодняшнего дня начинаются осенние каникулы.
-
Башлангычлар музейларда 30.10.2020

-
Музейларда булу 29.10.2020

Бүген беренче сыйныф укучылары мәдәни көндәлекләрен алып Кайбыч музейларында булдылар.Аларның бу беренче тапкыр күмәк экскурсиягә барулары . “Галия Кайбицкая” һәм “Туган якны өйрәнү”музейлары аларга бик ошады.
-
"Россия укучылар хәрәкәте" оешмасы туган көн 29.10.2020

29 октябрь көнне "Россия укучылар хәрәкәте" оешмасы туган көн. Шушы уңайдан мәктәптә белем алучы 2 сыйныф укучыларын шушы оешмага алу тантанасы оештырылды. Педагог-оештыручы Д.Р. Гатауллин белән бу тантананы оештыруда 7 класс укучылары активлык күрсәттеләр. 2 класс укучылары тантаналы вәгъдә бирделәр, аларга хәрәкәтнең махсус значогы тагылды.











