Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 ( 208 ) 209 210 >>
-
Мәктәп яңа уку елына әзер! 07.08.2013

2 һәм 7 август көннәрендә, район мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын яңа уку елына әзерлеген кабул итү комиссияләре тикшереп узды. Белем бирү учрежденияләренә сәяхәттә мәктәп директорлары да катнашып, чагыштырып үз бәяләрен бирделәр. Безнең мәктәп уңай бәя алды һәм яңа уку елына әзер дип табылды. Хезмәт коллективының, аерым укучыларның һәм әти-әниләрнең ремонт барышында күрсәткән тырышлыклары бушка узмады. Аларның барысына да БИ-ИК ЗУР РӘХМӘТ! Бүген матурланган, төзекләндерелгән һәм яктырган йортыбыз балаларны кабул итәргә әзер.
-
Помоги собраться в школу! 02.08.2013

В Кайбицком районе был дан старт республиканской благотворительной акции «Помоги собраться в школу!».
Напомним, что благотворительная акция «Помоги собраться в школу!» -
"Мәктәбеңә ярдәм ит" республика акциясе старт алды. 31.07.2013

Татарстанда Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән бергә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “Мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясен игълан итте.
-
Мәктәптә ремонт эшләре башланып китте. 27.07.2013

Дүшәмбедән башлап мәктәбебездә яңа уку елына әзерлек итеп ремонт эшләре башланып китте. Укытучылар, тәрбичеләр, хезмәткәрләр, әти-әниләр һәм укучылар инде бинаның күп өлешен буяп, җыештырып өлгерделәр. Уртак йортыбызны чәчәк итү - ул безнең бурыч.
-
Кайбыч аша Универсиада уты! 03.07.2013

Бүгенге район үзәгендәге бәйрәмгә битараф калучылар сирәк булгандыр. Олысы, кечесе, шул исәптән безнең мәктәп тә, Универсиада уты эстафетасының үтүенә дәлил булдык. Һәм ул ут якташларыбыз спортсменнары кабызган факеллар күңелләребезне кабызып дәртләндереп калдырдылар сыман. Бөек җиңүләргә!!!
-
Сау бул, лагерь:))) 30.06.2013

Мәктәп каршындагы «Кояшкай» ял лагереның соңгы көне. Күңелле “Эзләнү” уенын уйнап лагерь белән саубуллаштык. Балаларның бер дә саубуллашасы килмәде. Без аларны 1 нче сентябрдә көтеп калабыз. Җәй айларыгыз күңелле үтсен кадерле укучыларыбыз !!!
-
Сау бул мәктәбем! 28.06.2013

Бүген мәктәптә чыгарылыш кичәсе булып узды.
-
Мавыктыргыч, истәлекле көннәре белән лагерның соңгы көннәре якынлаша 27.06.2013

Без, бүген тарихи Зөя утрау-шәһәрчегенә экскурсиягә бардык . Анда балалар музейларда үткән тарих белән очраштылар , үзләре өчен яңалыклар тупладылар. Иң кызыгы, иң ошаганы Идел елгасында су коену булды. Зөя утрау-шәһәрчегенең матур табигатенә хозурланып кайттык.
-
Лагерь тормышы җанлы уза 26.06.2013

Балалар һәркөнне төрле яңа мәгълүматлар алалар. Бүген лагерьга йөрүче балалар мәктәп стенасына яңа гына куелган Кайбыч районы турындагы стенд белән таныштылар. Тәрбиячеләр аларга Кайбыч муниципаль районының гербы , флагы һәм хакимият башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизарович турында сөйләделәр.
-
Күңелле стартлар 25.06.2013

Бүген лагерьның 16 нчы көне. Балалар көннәрнең үткәнен сизми дә калалар. Айдар абыйлары иртәнге чәйдән соң аларны “ Күңелле стартлар” уенына көтә иде. Уен бик киеренке, җанлы барды, командаларның бирешәсе килми, шулай да “Җитезләр” командасы өлгерерәк булып чыкты.











