Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 88 учащихся / 88 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
12 декабрь-Конституция көне 12.12.2015

1993 нче елның 12 нче декабрендә Россия Конституциясе кабул ителгән. Бүген бу тарихи көн уңаенннан сыйныфларда Конституциянең җәмгыятьтәге әһәмияте, аның төп бүлекләре турында әңгәмәләр үтте.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 12.12.2015

7 нче декабрьдән 12 нче декабрьгә кадәр башлангыч сыйныфлар атналыгы узды. Атналык барышында барлык укучылар да актив катнашты. Атналыкны башлангыч сыйныф укытучылары оештырды. Милли уеннар, күңелле стартлар, рәсем конкурсы, мөмкинлекләре чикләнгән инвалид балалар белән очрашу, спектакль һәм концерт номерларыннан торган атналык сизелмичә дә үтеп китте.
-
“Коррупциягә юк –дибез!” 10.12.2015

Бүген район башлыгының коррупциягә каршы ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы район күләмендә уздырылган “Коррупциягә юк-дибез!” конкурсында җиңгән укучыларга грамоталар һәм кызыксындыру бүләкләре тапшырды. Бүләкләр 4 нче сыйныф укучысы Насретдинов Алмаз, 5 нче сыйныф укучысы Саттаров Айназ, 7 нче сыйныф укучысы Сафина Алсуга тапшырды. Афәрин!
-
“Мәрхәмәтлелек визиты” 09.12.2015

Кичә 4 нче сыйныф укучылары укытучылары Хәмидуллина М.С. белән бергә мөмкинлеге чикләнгән бала Насретдинова Лилия янына “Мәрхәмәтлелек визиты” ясадылар. Алар бергәләп төрле уеннар уйнадылар, тәмле ризыклар белән сыйландылар. Ә бүген исә Лилия үзе мәктәпкә кунакка килде. Ул балалар белән аралашты, рәсем дәресендә катнашты. Лилияне мәктәптә күрү -безнең өчен зур куаныч . Аны тагын мәктәптә көтеп калабыз.
-
3 нче декабрь – Халыкара инвалидлар көне 04.12.2015

Инвалидлар декадасы кысаларында бүген мәктәптә тәрбия сәгатьләре үтте. Укучылар бу көннең тарихы белән таныштылар, дөньяны шаккаттырган инвалидлар турында документаль фильмнар һәм тапшырулар карадылар. Дәресләрдә толерантлык һәм мәрхәмәтлелекнең тормышта әһәмиятенә аеруча басым ясалды.
-
Бию түгәрәгендә 04.12.2015

Мәктәбебездә уку елы башыннан район сәнгать мәктәбе аша бию түгәрәге эшли. Түгәрәкне үзебезнең чыгарылыш укучысы Миршинова Диләрә алып бара. Укучылар ике төркемгә бүленеп шөгылләнә. 3 нче декабрь көнне Диләрә Дамировна әти –әниләргә һәм сәнгать мәктәбе укытучыларына үзенең беренче иҗат җимешләрен тәкъдим итте. Кечкенәләр һәм зурлар төркеменә йөрүче укучылар килгән кунакларга “Әпипә”,”Казачок”,ирланд ,вальс, яшьләр ,татар халык биюен күрсәтте.Укучыларның башлангычлары бик матур, киләчәктә дә аларга яңа уңышлар теләп калабыз.
-
28.11.2015

Бөек лексикограф Владимир Дальнең туган көненә багышлап мәктәптә словарь дәресләре уздырылды. Мәктәптә сүзлек белән эшли белү һәркем өчен кирәк: укытучыга да,укучыга да. Бары тик сүзлекләр генә сүзнең мәгънәсен тирәнтен белергә һәм сүзне дөрес кулланырга өйрәтә. 200 мең сүздән торган “Аңлатмалы сүзлек” Владимир Даль эшчәнлегендә тирән мәгънәгә ия. Укучылар бөек сүз остасының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Мәктәп залында оештырылган “Вселенная,расположенная в алфавитном порядке» дигән күргәзмәдә күп төрле сүзлекләр белән таныштылар. Чыгарылыш сыйныф укучылары сүзлекләр белән эшләүнең кирәклеген бик төшенәләр, чөнки имтиханнар вакытында алар сүзлек кулланып эшли белергә тиешләр.
-
Гаилә һәм мәктәпнең җиңүе 26.11.2015

25 нче ноябрьдә Казанда узган “Күркәм гаилә” республика күләмендә уздырылган бәйгедә Гран-прига мәктәбебез директоры Ильмас Хәмидуллин һәм аның гаиләсе лаек булды. Ильмас Илдарович гаиләсе — мөгаллимнәр гаиләсе, Алсу ханым Олы Кайбыч урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ислам кануннары буенча яшәүче бу күркәм гаилә алмадай 3 кыз тәрбияләп үстерә. Дәвамы бар...
-
Инглиз теле укытучылары киңәшмәсе. 24.11.2015

23 нче ноябрьдә мәктәбебездә район мәктәпләрендә белем бирүче инглиз теле укытучылары очрашты. Әлеге очрашу вакытында алар 2 нче сыйныфта “Систематизация знаний по теме “Дом” дигән темага ачык дәрес һәм 5 нче сыйныфта “Золушка”әкиятенең инглиз телендә куелышын карадылар. Әлеге чараларны укытучыбыз Шәфигуллина Лилия Рәшит кызы әзерләде. Район укытучылары Лилия Рәшитовнаның мәктәптә алып барган эшчәнлегеннән канәгать калдылар. Семинарда катнашучылар ноябрь ахырында 4,6,8 нче сыйныфларда булачак диагностик тестлаштыру турында сөйләштеләр.
-
Котлыйбыз! 23.11.2015

ТР ның бала хокуклары буенча уполномоченные, ТР ның мәгариф һәм фән министрлыгы, ТРның яшьләр эшләре һәм һәм спорт министрлыгы, ТРның юстиция министрлыгы һәм республиканың “Татмедиа” басма һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан “Ребёнок в мире прав”-“Бала хокук даирәсендә” дип аталган информацион-видеороликлар конкурсында безнең мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Сәгъдиева Ләйсән катнашкан иде (җитәкчесе Сабирова Г.Х.). Ул бүләкләү тантанасына чакыру алды. Бу тантанада 387 эштән 40 эш билгеләп үтелгән. Алар арасында безнең Ләйсән дә бар. Ул конкурста катнашкан өчен таныклык һәм “Аист-пресс” китап кибетенең 3000 сумлык сертификаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз!











