МБОУ «Кулангинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»/"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбе" МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422320, РТ, Кайбицкий район, пос. ж.д. ст. Куланга, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-18-13 |
| E-Mail: | Skul.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кулангинская ООШ" |
| Руководитель: | Гурнович Наталья Владимировна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 45 учеников/45 укучы;13 воспитанников/13 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 11 учителей/11укытучы; 2 воспитателя/2 тәрбияче |
Новости МБОУ "Кулангинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан" / "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбе" МБГББУ хәбәрләре
Нәби Дәүлигә багышланган әдәби кичә
Опубликовано: 21.04.2015
Мин багана булып торыр идем,
Күкрәк куеп утлы үлемгә.
Саклый алсам кеше гомерләрен,
Яшеннәрне алып үземә.
(Нәби Дәүли)
“Ана теле” кысаларында бүген Колаңгы мәктәбендә Нәби Дәүлинең 105 еллыгына карата әдәби – музыкаль кичә үтте. Бу кичәне татар теле укытучысы Мөхәммәтҗанова Зөлфия 5нче сыйныф укучылары белән берлектә үткәрде. Кичәдә 5-9сыйныф укучылары катнашты. 5сыйныф укучысы Сибгатуллина Энҗе шагыйрьнең биографиясе белән таныштырды:
Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин1910 елның 1 июнендә элекке Казан губернасы Спас өязе (хәзерге Татарстанның Әлки районы), Мәүләшә (Иске Камка) авылында Хәсән Миңлебаев исемле ярлы крестьян семьясында туган.
Нәбиуллага сабый чактан ук тормышның бөтен ачысын татырга туры килә: дүрт яше чагында аның әтисе үлә, ә әнисе, Ставрополь якларында батраклыкта йөргән Хәйрулла Дәүләтшин дигән кешегә янә кияүгә чыгып, өч баласы белән шул якларга күченеп китә. Берникадәр вакыттан соң үги әти белән әни кеше, авылдагы йорт-җирне сатып килү нияте белән, яңадан туган авылларына кайталар. Шунда Нәбиулланың әнисе дә кинәт вафат була, ә үги әти ятим балалар янына кире әйләнеп килми. Шулай итеп Нәбиулла чит-ят җирдә япа-ялгыз торып кала.
1921 елда унбер яшьлек Нәбиулла Царицын (хәзерге Волгоград) шәһәренә килеп балалар колониясенә эләгә.
1928 елда Н. Дәүли Әстерхан шәһәренә совет-партия мәктәбенә укырга җибәрелә. Ләкин укуы озакка бармый, ул яңадан Донбасска кайта. Шушы елларда ул Донбасста татар шахтерлары өчен чыгарыла торган «Пролетар» газетасында языша башлый: хәбәрләр, шигырьләр, очерклар бастыра.
1931—1933 елларда Винница шәһәрендәге полк мәктәбен тәмамлаганнан соң, Н. Дәүли старшина чинында Кызыл Армиянең Ерак Көнчыгыштагы чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк, 1941 елның 26 июнендә, Нәби Дәүли фронтка китә. Ләкин аңа озак сугышырга туры килми, шул ук елның август аенда, Орша шәһәре тирәсендә барган авыр сугышларның берсендә чолганышта калып, ул фашистлар кулына эләгә.
1931—1933 елларда Винница шәһәрендәге полк мәктәбен тәмамлаганнан соң, Н. Дәүли старшина чинында Кызыл Армиянең Ерак Көнчыгыштагы чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.
Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Нәби Дәүли «Почет Билгесе» ордены (1980) һәм Татарстан Верховный Советы Президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Н. Дәүли—1939 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
Нәби Дәүли 1989 елның маенда Казан шәһәрендә вафат була.
5 сыйныф укучылары Н.Дәүлинең “Бәхет кайда була?” шигырен сәхнәләштерделәр. 6 сыйныф укучылары шагыйрьнең “Дилбәр”, “Син мине кичер!”, “Минем дустым-Әлифба” шигырьләрен сәнгатьле укыдылар.
Н.Дәүли сүзләренә язылган “Без – тынычлык сакчылары”, “Уфа каласы ни өчен матур”, “Син кайда идең...”җырларын тыңладык.
Бу кичәдән балалар бик канәгать булып калдылар. Кичә бик күңелле үтте.
К списку новостей












