МБОУ «Кулангинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»/"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбе" МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422320, РТ, Кайбицкий район, пос. ж.д. ст. Куланга, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-18-13 |
| E-Mail: | Skul.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кулангинская ООШ" |
| Руководитель: | Гурнович Наталья Владимировна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 45 учеников/45 укучы;13 воспитанников/13 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 11 учителей/11укытучы; 2 воспитателя/2 тәрбияче |
Новости МБОУ "Кулангинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан" / "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбе" МБГББУ хәбәрләре
Туган телләр атналыгы дәвам итә...
Опубликовано: 19.02.2014
19 февральдә Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбендә, Шәриф Камалның тууына 130 ел тулуга багышланган кичә үтте. Кичәдә язучының тормышы һәм иҗаты буенча презентация күрсәтелде, укучылар көче белән куелган спектакльләрдән өзекләр каралды.Шәриф Камалның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру һәм ныгыту максатыннан 8-9 сыйныф укучылары арасында викторина үткәрелде. Викторинада ике сыйныф укучылары арасыннан сайлап алынган иң көчле 2 команда көч сынашты.Укучылар бик теләп катнаштылар, үзләренең чыгышлары белән шатландырдылар. Шәриф Камалның иҗаты һәм аның әсәрләре, язучы турында укучылар эшчәнлеген чагылдырган альбом төзелде.Татар язучыларының мавыктыргыч әсәрләрен өйрәнүне һаман шулай дәвам итсеннәр иде.
Татар теленә һәм әдәбиятына карата хөрмәт хисе беркайчан да сүнмәсен,сүрелмәсен. Ана телен, туган телебезне беркайчан да онытмыйк һәм кадерләп саклыйк!
К списку новостей












