МБОУ «Кулангинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»/"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбе" МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422320, РТ, Кайбицкий район, пос. ж.д. ст. Куланга, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-18-13 |
| E-Mail: | Skul.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кулангинская ООШ" |
| Руководитель: | Гурнович Наталья Владимировна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 45 учеников/45 укучы;13 воспитанников/13 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 11 учителей/11укытучы; 2 воспитателя/2 тәрбияче |
Новости МБОУ "Кулангинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан" / "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбе" МБГББУ хәбәрләре
18 нче февральдән 23 февральгә кадәр мәктәбебездә туган тел атналыгы уздырыла.
Опубликовано: 18.02.2013
21 нче февраль көне Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан – ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Безнең мәктәбебездә дә бу көн уңаеннан “Туган тел” атналыгы үткәрелә. Ачык дәресләр, китап күргәзмәләре, әдәби - музыкаль кичәләр, интеллектуаль уеннарда укучыларның игътибары телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләренә юнәлтелә. Мәктәбебездә күп төрле милләт балалары укуын истә тотып, бу чаралар төрле телләрдә уздырыла, һәр укучыга үз туган телендә чыгыш ясарга мөмкинлек бирелә.
18 нче февраль көнне Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары арасында татар халык иҗатына багышланган “ Тапкырлар һәм зирәкләр” дип аталган интеллектуаль уен уздырылды. Бу уен укучыларның туган телебезне ничек белүләрен тикшерү , бәяләү максатыннан үткәрелде.
К списку новостей












