Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | Schut.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 82 ученика /82 укучы, в филиале-12 учеников / филиалда -12 укучы |
| У нас учат: | 19 учителей/ 19 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Каникул башлана. 19.03.2016

Бүген 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча класс җыелышлары үткәрелде, куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылып имзалар алынды.
-
Созвездие 16.03.2016

15 нче март көнне район мәдәният йортында 16 нчы Республикакүләм "Созвездие" фестиваленең район туры гала концерты узды. Щлеге концертта безнең укучылар да катнашты, шулар арасыннан Леонтьева Диана 1 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Ул районыбызның данын 26-27 нче мартта Апаста узачак республика этабының зона турында яклаячак.
-
Семинар. 15.03.2016

14 марта на базе Ульянковской ош прошел районный семинар классных руководителей 9 и 11 классов и заместителей директоров по воспитательной работе на тему: "Психолого-педагогическая компетентность классного руководителя как основа успешного партнерства с семьей", "Психологическая подготовка учащихся к ГИА (ОГЭ и ЕГЭ). В семинаре из нашей школы участвовали Шарафутдинова Л.Т., Сунгатова З.Х., Хаматшина Г.Г.
-
Яшүсмерләр көрәше. 12.03.2016

Мәлки мәдәният йортында әфганчы Валерий Иванович Волков истәлегенә яшүсмерләр арасында оештырылган милли көрәш буенча ачык турнирда 55 кг. га кадәр үлчәү категориясендә Тараканов А. 2 нче урын, 65 кг. га кадәр үлчәү категориясендә Молов П. 3 нче урынга лаек булдылар.
-
Республиканский семинар «Метапредметное интегрирование основного и дополнительного образования в системе подготовки одаренных школьников» 12.03.2016

11 марта 2016 года на базе «Лицей-интернат для одаренных детей с углубленным изучением химии» прошел Республиканский семинар «Метапредметное интегрирование основного и дополнительного образования в системе подготовки одаренных школьников». В данном семинаре из нашей школы принял участие учитель физики Козлов С.В.
-
Шигырь бәйгесе. 10.03.2016

Бүген "ЭКО" өстәмә белем бирү учреждениесе базасында VI нчы Бөтенроссия Габдулла Тукай исемендәге шигырь укучылар конкурсының муниципаль этабы булып узды. Бу бәйгедә безнең мәктәптән 9-11 нче сыйныф укучылары арасыннан Тараканова М. I - урын, Закирова А., Шәрәфетдинова Э., Солтанова К., Шәрәфетдинов Ф. сертификатка ия булдылар.
-
Теннис буенча ярыш. 07.03.2016

5 нче март көнне Кайбычта "Салават күпере" спорт комплексында өстәл теннисы буенча укучылар арасында ярыш булды. Бу ярышта безнең мәктәптән Егорова Д. 2 нче урын алды.
-
Халыкара хатын - кызлар көне белән!!! 05.03.2016

Яз кояшы елмаеп карап, табигатьнең уяна башлаган мәлендә язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын - кызлар көнен бәйрәм итәбез. Шул уңайдан бүген мәктәптә бик матур бәйрәм кичәсе булды. Кичәгә кунак итеп башлангыч сыйныф укучыларының барлык әниләре дә чакырылды. Алар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Әниләргә укучылар көче белән әзерләнгән концерт номерлары күрсәтелде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Әниләр бәйрәме. 04.03.2016

Бүген мәктәп тагында яктырып, ямьләнеп китте. Чөнки бүген мәктәпкә кунакка хөрмәтле әниләр килде. 5 нче сыйныф җитәкчесе Салахутдинова Р.Р. балалар белән берлектә әниләр өчен әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Балалар әниләрен котлап үз куллары белән ясаган чәчәк бүләк иттеләр. Соңыннан бәйрәм сый-нигъмәтләр белән әзерләнгән өстәл артында дәвам итте.
-
"Яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIV халыкара фәнни - тикшеренү конференциясе" 04.03.2016

4 нче март көнне Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы номерлы гимназиясендә үткәрелгән "Яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIV халыкара фәнни - тикшеренү конференция" сендә безнең мәктәптән Шәрәфетдинова Э. II дәрәҗә, Платонова А. III дәрәҗә дипломга, Әхмәтшина Д., Исламова А. лауреат дипломына лаек булдылар.





