Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | Schut.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 82 ученика /82 укучы, в филиале-12 учеников / филиалда -12 укучы |
| У нас учат: | 19 учителей/ 19 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Егетләр көч сынаша 06.01.2013

Бүген мәктәбебездә авыл егетләре волейбол буенча көч сынаштылар.Иң көчлеләре,иң җитезләре Иске Тәрбит егетләре булып чыкты.
-
Башлангычлар бәйрәм итә. 29.12.2012

Ат кешнәгән тавышларга Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмгә килеп керделәр.Алар мәктәбебез кунакларын,укучыларны бәйрәм белән котладылар.Шүрәле белән Убырлы карчык та балаларның күңелләрен күтәрделәр.
Уку - укыту буенча директор урынбасары Серебрякова Любовь Тимофеевна уку алдынгыларына,үрнәк укучыларга дипломнар тапшырды.
-
Югары сыйныф укучылары бәйрәм итә. 29.12.2012

Аеруча югары сыйныф укучыларының һәр илне яклап биюләре уңышлы килеп чыкты.Костюмнары күз явын алырлык.Аларны бит алар үзләре тектеләр.Бәйрәм чыршы янында дискотека белән дәвам итте.
-
Иң кечкенәләребез бәйрәм итә. 29.12.2012

Яңа ел бәйрәмен иң кечкенәләребез башлап җибәрде.Кыш бабай белән Кар кызын күптәннән көтте алар.
-
Мәктәбебездә участок полициясе хезмәткәре 26.12.2012

Бүген мәктәбебезгә участок полициясе хезмәткәре Гибадеев Рамил Равил улы килеп,бәйрәм алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде, сорауларга җавап бирде.Ул шулай ук 7 нче сыйныф укучысы Гарифзянов Гайратка Кыш бабай бүләген дә тапшырды.Очрашуыбыз Яңа ел алдыннан булуы тагын уңышлы булды.
-
Гирлянда-елан 24.12.2012

Көзен алмагачларыбыз алмалары белән безне иртүк каршы алсалар,бәйрәм алдыннан еланны хәтерләткән гирляндалар җем-җем итә.Алар безнең күңелләрне күтәреп,беренче дәрескә чакыра.
-
Яңа елга-яңа газеталар. 21.12.2012

Мәктәбебездә Яңа елга багышланган газеталар һүр көнне арта бара.Иң беренче булып 5 нче сыйныф укучыларының эшләре урын алды.Анда котлаулар да,шигырьләр дә,Елан елын каршылау өчен киңәшләр дә бар.
-
Яңа ел алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләре.
18.12.2012
Озакламый балаларның көтеп алган бәйрәме - Яңа ел җитә. Бу бәйрәм күңелләрдә бары шатлыклы хисләр калдырсын өчен, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Шул максаттан һәр сыйныф җитәкчеләре "Үзеңне һәм якыннарыңны сакла" дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрде.
20 декабрь көнне "Тамчылар түгәрәге әгъзалары "Урманнарны сакла" әкияте белән балалар алдында чыгыш ясый.
-
Кыш турында шигырьләр 14.12.2012

Бүген башлангыч сыйныф укучылары кыш турында шигырьләр сөйләделәр,табышмакларга җаваплар таптылар.Шулай ук, бәйрәм алдыннан, куркынычсызлык кагыйдәләре дә искә төшерелде.
-
Яңа елга әзерлек. 13.12.2012

Мәктәбебездә Яңа елга әзерлек эшләре башланды. Һәр укучы классларны бизәү, сыннар ясау, газеталар чыгару эшләре белән мәшгуль.





