Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | Schut.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 82 ученика /82 укучы, в филиале-12 учеников / филиалда -12 укучы |
| У нас учат: | 19 учителей/ 19 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Музейда кунаклар.
26.09.2013
Бүген Батыр районы Шыгырдан авылыннан "Шыгырданым-туган ягым" китабының авторы Памир Салихов һәм Халидә апалар янә мәктәбебез музеенда кунакта булдылар.Алар публицист язучы Зариф Бәшири иҗаты белән кызыксындылар.
-
Теплицада яңа уңыш өлгерде. 25.09.2013

Мәктәптә җәйге ялдан соң,балаларны кыш буе витаминлы яшелчәләр белән тәэмин итү максатыннан,теплица тулы көчкә эшли башлады. Беренче көзге уңыш укучылар өстәлендә урын алды.
- Олимпиадага әзерләнәбез. 25.09.2013
-
Эшлекле очрашу. 24.09.2013

Бүген мәктәптә 9-11 нче сыйныф укучылары өчен профессия сайларга ярдәм итү максатыннан, Казан мәшгүльлек һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәре Татьяна Александровна укучылар алдында чыгыш ясады, укучыларга анкета тутыртты.
-
Табигатькә ярдәм ит! 24.09.2013

Табигатебезне саклау максатыннан мәктәбебез укучылары "Яшел Россия" акциясенә кушылды: юл буйлары, урман тирәләре чистартылды, мәктәп яны участогы тәртипкә китерелде, агачлар утыртылды. Акциядә иң актив катнашкан укучылар аерым билгеләп үтелде.
-
Уңыш - 2013. 23.09.2013

21 нче сентябрь көнне башкалабыз Казанда ярминкә узды. Бу ярминкәдән безнең мәктәп тә читтә калмады. Үзебездә үстерелгән яшелчәләрне, кулдан эшләгән әйберләрне сатып шактый акча туплап кайттык.
-
Милләтләр кроссы. 23.09.2013

Кичә мәктәбебезнең барлык укучылары көзге кросста катнашты. "Милләтләр кроссы" ында укучылар гына түгел, ата - аналар да күп иде. Призлы урыннарны алучылар грамоталар белән бүләкләнде.
-
БДИга бүгеннән үк әзерләник!
20.09.2013
Бүген мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Серебрякова Л.Т. 11 нче сыйныф укучылары белән очрашты. Любовь Тимофеевна укучыларга БДИга бүгеннән үк әзерләнә башларга кирәклеге турында аңлатты,үзенең төпле киңәшләрен бирде.
-
Дәрестән тыш эшчәнлек. 19.09.2013

Мәктәбебездә күп кенә түгәрәкләр эшләп килә.Укучылар бу түгәрәкләргә бик теләп йөриләр. Өлкән сыйныф укучылары гуманитар һәм математик түгәрәкләргә теләп йөрсәләр,башлангыч сыйныф укучылары "Оста куллар" түгәрәген үз итәләр.
-
Чисталык дәресе. 18.09.2013

Һәркемгә яхшы мәгълүм – 2013нче ел Экология елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 16 нчы сентябрь көнне мәктәбебездә 1-11 нче сыйныфларда Чисталык дәресләре уздырылды. 6 нчы сыйныф укучылары командаларга бүленде һәм иң актуаль темаларның берсе –Җир планетасының пычрануына кагылышлы сорауларга җаваплар бирде. Бүгенге көндә “Чүпне кая куярга?”,–дигән сорау актуальләшә бара. Укучылар шул сорауга җавап эзләделәр .





