Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 9 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Информация о дополнительной компенсации.
09.12.2017
Уважаемые родители!
Для переоформления права на получение дополнительной компенсации Вы можете подать заявление на Портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан (uslugi.tatarstan.ru), либо обратиться в отделение Республиканского центра материальной помощи по месту жительства в течение месяца, следующего за месяцем окончания предоставления дополнительной компенсации.
В случае, если Вы обратитесь за переоформлением позже указанного месяца, дополнительная компенсация будет назначена Вам с месяца обращения.
При обращении необходимо предоставить:
- документ, удостоверяющий личность;
- документы о доходах всех членов семьи за шесть месяцев, предшествующих месяцу обращения.
Дополнительная компенсация переоформляется, если величина дохода на одного члена в семье заявителя не превышает 20 тысяч рублей.
-
Сөекле әнием минем. 24.11.2017

Гомер бүләк итүче дә,
Тормыш буйлап йөртүче дә,
Авыр чаклар килгән чакта
Һәрчак ярдәм итүче дә.
Әннә, әни,әнкәй, ана!
Никадәрле мәгънә сыйган.
Бар күңелләрнең аклыгын,
Изгелеген үзенә җыйган.
24 ноябрь- Әниләр көне уңаеннан бакчабызда бәйрәм кичәсе үтте. Балалар әниләрен, дәү әниләрен котлап матур чыгыш ясадылар.
-
Бөтендөнья балалар көне. 21.11.2017

1954 елда Берләшкән Милләтләр Ассамблеясы бөтен илләргә Бөтендөнья балалар көнен билгеләп үтү турында тәкъдим белән чыга. Бу көн барлык илләрнең берләшүе һәм балаларның үзара аңлашу мөмкинлегеннән чыгып, бөтен дөньяда балаларның уңай шартларда тәрбияләнүен күздә тота.
1959 елның 20 декабрендә әлеге ассамблея бала хокуклары турында декларация, ә 1989 елда шул ук хокулар турындагы Конвенцияне кабул итә.
Дөньяда ел саен үзләренең бишенче туган көннәрен дә үткәрә алмыйча 11 миллион бала үлә, дистәләгән миллион бала үсү һәм яшәү мөмкинлегеннән мәхрүм булып, физик яки акыл ягыннан гарип кала. Әлеге үлемнәрнең беренчеләре вакытында чарасы күрелгән очракта, булдырмый калу мөмкинлеге булган авырулардан булса, икенчесе, хәерчелек, көчләү, наданлык нәтиҗәсе булып тора. Әлеге сәбәпләр барысы бергә гаиләләргә, дәүләткә, бөтен дөньяга авыр югалтулар китерә.Балаларыбызны саклыйк, яклыйк, яратыйк! -
Уйнарга яратабыз. 11.11.2017

Балалар бакчасында даими рәвештә хәрәкәтле уеннар уйнатыла. Бүген без балалар белән туплар белән уйнадык. Ыргытулы уеннар ярдәмендә балалар туп тәгәрәтеп уйнарга, бер-берсенә туп тапшырырга, гәүдәне уңга һәм сулга борырга, бер ноктага атып тидерергә өйрәнәләр.
-
Уяу булыйк юлларда. 28.10.2017

Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, юл билгеләрен танырга һәм аера белергә өйрәтү, урамда йөргәндә игътибарлылык тәрбияләү максатыннан, балалар бакчасында "Уяу булыйк юлларда" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында үткән бу бәйрәм бик эчтәлекле һәм күтәренке рухта үтте. ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларга бүләкләр тапшырды.
-
Көзге бәйрәм. 21.10.2017

Балалар бакчасында «Көз” белән очрашулар дәвам итә. Бүген “Көзге бал” бәйрәме үткәрелде. Балалар җырлап-биеп күңел ачты, башлангыч мәктәп укучылары һәм укытучыларына матур тамаша күрсәтте. Көз кызы булып киенгән китапханәче Драндрова И., төлке булып- балалар бакчасы мөдире-Гибадеева Г., куян кызы-Тараканова Г. апаларының оста итеп уйнауларын, балаларның яфраклар тотып биюләрен, татар, рус телендәге җырларны башкаруларын һәркем сокланып карады.
-
Сезнең тәмле ризыкларны беркайчан онытмабыз. 20.10.2017

Тәмле ашлар, салатлар,
Котлетлар һәм коймаклар,
Тел йотарлык пироглар,
Тагын бик күп ризыклар
Ашханәдә пешерәләр
Безнең пешекче апалар.
Рәхмәт сезгә чын күңелдән
Кайгы-хәсрәт күрмәгез.
Сезнең тәмле ризыкларны
Беркайчан онытмабыз.
Озак еллар бакчабызда пешекче булып эшләгән Раиса апабызны һөнәри бәйрәме белән котладык.Ул яшь пешекчебезгә үзенең киңәшләрен бирде, эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
-
Көз күчтәнәчләре.
19.10.2017
Балалар бакчасы могҗизалы әкиятләр дөньясына әйләнде."Көз,көз, көз, сине көттек без" проекты барышында балалар әти-әниләр белән бергә хыял- фантазияләрен җыеп, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән кызыклы эшләнмәләр ясадылар.
-
Изучаем Конституцию Республики Татарстан. 18.10.2017

В рамках празднования 25-летия Конституции Республики Татарстан в детском саду и в начальной школе учителями начальных классов и воспитателями детского сада проводятся беседы о истории возникновения Конституции Республики Татарстан.Изучили статьи Конституции Республики Татарстан.
-
Экскурсия в город Казань. 12.10.2017

11 октября секретари Первичных отделениий Кайбицкого местного отдела Всероссийской политической партии " Единая Россия" совершили экскурсию в г. Казань. Посетили региональный исполнительный комитет партии, национальный музей РТ. Заведующая нашего детского сада Г.Р.Гибадеева участвовала на этой экскурсии.









