• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Камско-Устьинский
  • Школы
  • МБОУ «Камскоустьинская средняя общеобразовательная школа» Камско-Устьинского муниципального района РТ - Школа-центр компетенции в электронном образовании / Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы «Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Камскоустьинская средняя общеобразовательная школа» Камско-Устьинского муниципального района РТ- (Школа - центр компетенции в электронном образовании) | Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы «Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422820, РТ, Камско-Устьинский район, п.г.т. Камское Устье, ул. Комарова, д. 16
Телефон: +7(843)-772-15-78
E-Mail: S.Kam@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Камскоустьинская средняя общеобразовательная школа"
Руководитель: Закирова Елена Владимировна
Год основания учреждения: 1838
У нас учатся: 465
У нас учат: 40

Школьная жизнь

Опубликовано: 09.10.2015

Әйтәләр бит кояшта да

                                         Гыйбрәтле таплар була,

                                         Халыкта да мәңге калыр

                                         Бәхассез затлар була.

                                         Андыйлар бездә дә бар ул,

                                         Тарихта кала торган

                                       “Әлдермештән Әлмәндәр карт,

                                         Мәрәтхуҗадан  Туфан”

 М. Әгъләм.

Мәңге үлмәс әсәрләр иҗат иткән Туфан ага бөтен татар халкы өчен, драматургия өлкәсендә безнең Тукаебыз. Аның һәрбер иҗади әсәре тормышчан, һәрвакыт бүгенге көн үзәгендә, озын гомерле.

  Туфан аганы  Кама  Тамагында да, Олы Мәрәтхуҗада да яраталар, хөрмәт  итәләр, сагыналар. Аның туган көне уңаеннан туган җирендә уздырылган чаралар моны тагын бер кат дәлилләде.

  9 нчы октябрьдә, Казан шәһәреннән килгән Татарстанның халык шагыйре, драматург, прозаик, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның  халык депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев җитәкчелегендә җирлекара үзәк китапханәсендә депутатлар белән очрашу үткәрелде. Бу искиткеч күркәм очрашуда безнең Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 8А ,9А,Б сыйныфы(татар төркеме) укучылары,  татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. 8А сыйныфы укучылары(җитәкчесе Шакирова Л.И.)  якташыбыз Туфан ага .Миңнуллинның “Иптәш командир” пьесасыннан өзек сәхнәләштереп күрсәттеләр.Китапханә хезмәткәре Зәһретдинова М. Т.Миңнуллин истәлегенә багышлап ясалган китап күргәзмәсе белән таныштырды. Кунакларыбыз китапханә һәм музей буйлап сәяхәт кылдылар. Соңыннан очрашуга килгән барлык кунаклар катнашында түгәрәк өстәл оештырылды.

-Туфан ага районга һәм биредәге кешеләргә игелекле эшләр эшләп калдырды.

-Якташыбыз:”Гомерең озын, ә картлыгың кыскы булсын”,- ди торган иде. Чыннан да, аның картлыгы булмады.  Ул гел безнең арада, һәрвакыт безнең белән аралашып яшәде.

Район үзәгендә балкып утырган музей, китапханәне төзүдә дә Туфан абыйның өлеше зур иде. Ә туган авылы Мәрәтхуҗасында аның кылган  игелекләрен әйтеп бетерә алмыйлар. Танылган шагыйрь, драматург белән дүрт дистә ел иңгә-иң куеп эшләгән Разил Вәлиев тә:”Без Туфан абый белән бик күп илләр һәм җирләр гиздек, әмма аның өчен Олы Мәрәтхуҗадан да матуррак, якынрак җир юк иде”,- диде ул.

Т.Миңнуллин безнең арадан китсә дә, аның эшләгән эшләре, кылган изгелекләре, саллы иҗаты безгә дә, киләчәк буынга да калачак.

  Татар күңелендә аның рухы озак сакланыр. Алай гына да түгел, без бу рухны үзебез сакларга тиеш, чөнки дәүләтчелегебез беткән бер заманда безне Туфан абый кебек олы шәхесләр тотып, берләштереп торачак. Урының оҗмахта, гүрең якты булсын, Туфан абый.

 



К списку новостей