• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Камско-Устьинский
  • Школы
  • МБОУ «Камскоустьинская средняя общеобразовательная школа» Камско-Устьинского муниципального района РТ - Школа-центр компетенции в электронном образовании / Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы «Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Камскоустьинская средняя общеобразовательная школа» Камско-Устьинского муниципального района РТ- (Школа - центр компетенции в электронном образовании) | Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы «Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422820, РТ, Камско-Устьинский район, п.г.т. Камское Устье, ул. Комарова, д. 16
Телефон: +7(843)-772-15-78
E-Mail: S.Kam@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Камскоустьинская средняя общеобразовательная школа"
Руководитель: Закирова Елена Владимировна
Год основания учреждения: 1838
У нас учатся: 465
У нас учат: 40

Школьная жизнь

Нәүрүз

Опубликовано: 25.03.2015

Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” (нәү – яңа, рүз – көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.

     Идел буе татарлары Нәүрүзне чәчүгә чыгар алдыннан бәйрәм иткәннәр. Мәсәлән, карга боткасын гына алыйк. Ул шулай ук Нәүрүзнең бер өлеше. Аны икенче төрле “дәрә яки зәрә боткасы” дип йөртәләр. Нәүрүз көннәрендә ( ул атна – ун көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Бәйрәм көнне, иртән иртүк торып, 8–10 кешелек төркемнәргә бүленеп, урамнарга балалар чыккан. Алар һәр йортка кереп, нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, йомырка, ярма җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗалары кичтән үк йомыркаларын төрле төскә буяп куйганнар. Соңыннан балалар бергә җыелып, төрле уеннар уйнап, йомырка, ботка ашаганнар. Балалар, урамнарны йөреп чыккач, атларга атланып егетләр чыккан. Алар да йомырка җыеп йөргәннәр. Бу күренеш “сөрән сугу” дип аталган. Яшьләр, бергә җыелып, уеннар оештырганнар. Арадан иң чибәр, уңган кыз Нәүрүз итеп сайланган. Җыелган халык нәүрүз җырлаган, бәет әйткән. Нәүрүз көнне кешеләр күңелендә гел игелек кенә булырга тиеш дип саналган. Ул изгелек булып аның үзенә үк кайтачак. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай үтәр дип уйлау күбрәк шатлану, башкаларга куаныч өләшү теләген уяткан. Кеше үз өстендәге бурычлардан да котылырга тырышкан.

     Елдан-ел халкыбызның гореф – гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә игътибар артуы - бик куанычлы күренеш. Безнең мәктәптә “Нәүрүз” бәйрәме үткәрү күркәм традициягә әверелде. Ул һәр ел төрлечә үтә. Тамашадагы персонажлар да төрле була. Гадәттә язгы каникулларда планлаштырыла. Алдагы берничә елда “Кышны озату” белән бергә оештырылса, быел һәр ике бәйрәм аерым үткәрелде, Нәүрүз каникулның беренче көненә туры килде.

     Быел тамаша өчен җаваплылык Марина Александровна Булатова җитәкләгән 5нче сыйныфка йөкләтелде. Сценарийда күбрәк баланы катнаштыру максатыннан чыгып, укучылар үзләре яңа персонажлар уйлап таптылар һәм аларны рус телле балаларга тапшырдылар. Тамашачыларыбыз башлангыч сыйныфлары укучылары һәм мәктәбебез каршындагы балалар бакчасының ике төркеме булды. Нәүрүзбикә, Кыш Бабай, Кояш, Бабай, Әби, Көн, Төн, Шүрәле, Убырлы Карчык, балалар төрле бәйгеләр оештырып, нәниләргә тәмле күчтәнәчләр тараттылар. Соңыннан, гадәттәгечә, казанда пешкән тәмле ботка һәм шифалы чәй белән сыйладылар.

 

     Шунысы куанычлы: бәйрәмдә катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Зур ышаныч белән әйтергә була: гореф-гадәтләребез сакланганда, туган телебез дә яшәячәк!  



К списку новостей