Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Камскоустьинская средняя общеобразовательная школа» Камско-Устьинского муниципального района РТ- (Школа - центр компетенции в электронном образовании) | Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы «Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422820, РТ, Камско-Устьинский район, п.г.т. Камское Устье, ул. Комарова, д. 16 |
| Телефон: | +7(843)-772-15-78 |
| E-Mail: | S.Kam@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Камскоустьинская средняя общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Закирова Елена Владимировна |
| Год основания учреждения: | 1838 |
| У нас учатся: | 465 |
| У нас учат: | 40 |
Школьная жизнь
“Энҗе- мәрҗән тулы дөнья бар”
Опубликовано: 15.12.201412 нче декабрьдә, районүзәк китапханәсендә Н.Исәнбәтнең 115 еллыгына багышланган “Энҗе- мәрҗән тулы дөнья бар” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бу кичәдә Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3Б, 6Б, 7А, 7Б сыйныфы (татар төркеме) укучылары һәм Кама Тамагы мәдәният йорты каршында оештырылган “Тау ягы” балалар фольклор ансамбле (җитәкчесе-Гарифуллина Г.З) чыгыш ясады. Кичә барышында мәшһүр әдип, драматург, шагыйрь, тел-әдәбият галиме, күренекле фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырылды. Яшьлек чорын чагылдырган шундый да зур хәзинәне саклый торган узган гасыр сандыгына күзәтү ясалды. 3Б сыйныф укучылары З.Хәбибуллин музыкасына язылган”Ай бормалы, бормалы су буйлары” көенә татар халык биюен башкардылар. “Тау ягы” балалар фольклоры ансамбле “Аулак өй” күренешен күрсәттеләр. 7Б сыйныф укучысы Хәмидуллина Ризалә “Уракчы кыз” җырын бик оста башкаручы булды. Н.Исәнбәт балаларның якын дусты да. Аның нәниләргә атап язган “Балалар дөньясы”, “Куян маҗаралары”, ”Мырауҗан маҗаралары” кебек әсәрләре бар. 3Б сыйныф укучылары: Бикмуллина Р., Фәйзуллин И., 6Б, 7А,7Б сыйныф укучылары: Вафин А., Хәйруллин Б., Гафиуллина Л., Вәлиев Р., Мөхәмәдиева Л., Гайнуллин К., Шәйхаттаров И. Н.Исәнбәтнең бик матур шигырьләрен сөйләделәр. Әдәби-музыкаль кичәдә татар халык җыры”Ай былбылым” җыры да яңгырады. Н.Исәнбәтнең “Балалар фольклоры” китабыннан алынган ”Миңлебай” уенын уйнау, тел көрмәкләндергечләр, табышмаклар, мәкальләр, фразеологик әйтемнәр әйтү дә бик югары дәрәҗәдә башкарылды. Алып баручы ролендә 7А сыйныфы укучылары: Нафигова Р, Хәкимова Л үзләрен бик иркен тоттылар. Кичә барысына да бик ошады, бик күңелле булды.
К списку новостей





