• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Камско-Устьинский
  • Школы
  • МБОУ «Камскоустьинская средняя общеобразовательная школа» Камско-Устьинского муниципального района РТ - Школа-центр компетенции в электронном образовании / Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы «Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Камскоустьинская средняя общеобразовательная школа» Камско-Устьинского муниципального района РТ- (Школа - центр компетенции в электронном образовании) | Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы «Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422820, РТ, Камско-Устьинский район, п.г.т. Камское Устье, ул. Комарова, д. 16
Телефон: +7(843)-772-15-78
E-Mail: S.Kam@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Камскоустьинская средняя общеобразовательная школа"
Руководитель: Закирова Елена Владимировна
Год основания учреждения: 1838
У нас учатся: 465
У нас учат: 40

Школьная жизнь

Театр яктылыкка, нурга илтә

Опубликовано: 24.02.2014

21 нче февральдә, Казан шәһәренең "Татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия" сендә Т. Миңнуллинның истәлегенә багышланган я республика конференциясенең "Театр яктылыкка, нурга илтә! ..." Номинациясе бәйгесендә безнең Кама Тамагы урта мәктәбенең 6А, Б сыйныфы укучылары Т. Миңнуллинның "Авыл эте Акбай" әсәрен сәхнәләштерделәр. Сәхнәдә укучылар үзләрен чын артистларча тоттылар, үз рольләрен җиренә җиткереп башкардылар. Бу бәйгедә жюри әгъзалары булып утырган Г.Камал артистлары: Нәҗибә Ихсанова, Ирек Баһманов, Әсхәт Хисмәтовлар балаларның уйнауларын яратып карадылар.

Бәйгенең йомгаклау өлешендә артистларыбыз тирән мәгънәле, күңелләргә үтеп керерлек итеп чыгыш ясадылар. Балаларның шундый оста, матур итеп туган телдә сөйләп уйнауларына сокланып бәя бирделәр. "Киләчәктә мондый акыллы, зирәк, тырыш балаларыбыз булганда телебез, милләтебез бетмәячәк, озак-озак яшәячәк әле" дигән ныклы фикердә калдылар. Ә бәйгедә катнашып, уңышлы чыгыш ясаган һәр мәктәпкә шәһадәтнамә (сертификат) һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйге тәмамлангач, Т.Миңнуллин музеена сәяхәт оештырылды. Укучыларның күңелләре күтәренке, кәефләре яхшы иде.

Укучыларыбызны бу бәйгегә бик ныклап, тырышып әзерләгән укытучыларыбыз: Шакирова Лилия Искәндәр кызына, Шәфигуллина Фирая Наил кызына зур рәхмәт әйтәсе килә. Киләчәктә дә зур уңышларга ирешеп эшләргә һәм яшәргә язсын, дигән теләктә калабыз.



К списку новостей