• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Камско-Устьинский
  • Школы
  • МБОУ «Камскоустьинская средняя общеобразовательная школа» Камско-Устьинского муниципального района РТ - Школа-центр компетенции в электронном образовании / Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы «Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Камскоустьинская средняя общеобразовательная школа» Камско-Устьинского муниципального района РТ- (Школа - центр компетенции в электронном образовании) | Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы «Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422820, РТ, Камско-Устьинский район, п.г.т. Камское Устье, ул. Комарова, д. 16
Телефон: +7(843)-772-15-78
E-Mail: S.Kam@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Камскоустьинская средняя общеобразовательная школа"
Руководитель: Закирова Елена Владимировна
Год основания учреждения: 1838
У нас учатся: 465
У нас учат: 40

Школьная жизнь

Туган тел атналыгы

Опубликовано: 21.02.2017

Туган  телебезне укучыларыбызга өйрәтү, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү укытучыдан зур осталык, түземлелек сорый. Безнең бурыч балаларда милли үзаң, горурлык хисләре булдыру, һәм, иң мөһиме әхлаклы шәхес тәрбияләү. Без укучыларыбыз өчен укытучы апа гына түгел, без-киңәшче дә, ярдәмче дә.

         Туган тел-милли яшәешнең төп шарты. Тел язмышы - милләт язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Без Татарстан җирендә яшибез икән, аның һавасын сулыйбыз икән, димәк без дә үз телебезне яхшы белергә тиеш.

          Безнең педагогик эшчәнлек укыту кысаларында гына калмый, укыту-тәрбия эшендә сыйныфтан тыш эшләргә дә зур әһәмият бирелә.

         Укучыларыбызны милли традицияләр, бәйрәмнәр, бөек кешеләр белән таныштыру максатыннан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелә.

          21 нче февраль-Халыкара  Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Туган тел атналыгы кысаларында мәктәбебездә дә һәм районүзәк китапханәсе белән берлектә төрле чаралар уздырдык. Мәктәбебездә “Туган телдә дәшсәм генә,Туган җирем мине аңлар”дип исемләнгән туган тел бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмдә 3АБ, 5АБ, 9А, 10  сыйныфы (татар төркеме) укучылары зур активлык күрсәтте. Башлангыч сыйныфы татар һәм рус төркеме укучылары әкиятләр сәхнәләштереп күрсәттеләр. Татар халык әкияте “Өч кыз”( 3Б сыйныфы тат.төркеме)(җитәкче Хөсәенова Ч.Р.), татар халык әкияте”Шалкан”(1Б сыйныфы рус төркеме), А.Алиш “Куян кызы”(2Б сыйныфы рус төркеме), татар халык әкияте”Төсләр”(3А сыйныфы рус төркеме)(җитәкче Шакирова Л.И.)

         Газиз туган телебез- татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк, чарлыйк, сөеп үстерик. Теле барның- милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак абруе, кадер-бәясе, хөрмәте бар. 



К списку новостей