Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Камскоустьинская средняя общеобразовательная школа» Камско-Устьинского муниципального района РТ- (Школа - центр компетенции в электронном образовании) | Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы «Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422820, РТ, Камско-Устьинский район, п.г.т. Камское Устье, ул. Комарова, д. 16 |
| Телефон: | +7(843)-772-15-78 |
| E-Mail: | S.Kam@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Камскоустьинская средняя общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Закирова Елена Владимировна |
| Год основания учреждения: | 1838 |
| У нас учатся: | 465 |
| У нас учат: | 40 |
Школьная жизнь
Моңлы тел ул, нурлы тел ул-Туган тел
Опубликовано: 24.02.2016Һәр милләт кешесе дөньяны беренче тапкыр туган теле аркылы аңлый башлый. Беренче тапкыр “дустым “сүзен дә, дөньядагы иң матур, иң изге сүзләрне күп вакыт үз телендә ишетә, шул телдә әйтә. Барлык милләт кешесе гомере буена шушы телдә сөйләшә, шушы телдә шатлана, куана. 21 февраль – Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан – ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Һәр елны безнең мәктәбебездә дә Туган тел көненә багышланган атналык уздырыла. Бу атналыкка хәзерлек бер ай алдан башлана һәм программа төзелә. Быел бигрәк тә куанычлы, чөнки атналыгыбыз 15 нче февраль- М.Җәлилгә 110 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә белән башланып китте. Бу кичәдә 3АБ, 4Б, 5АБ, 6А, 7Б, 8АБ сыйныфы (татар төркеме) укучылары катнашты. Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган күргәзмә эшләнде. Бу күргәзмәгә укучыларның М.Җәлил шигырьләренә иллюстрацияләре, иҗади эшләре куелды. Татарстан Республикасы Сарман районы, М.Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбендә М.Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференциянең” Шигырь укучылар бәйгесе” номинациясендә катнашкан укучыларыбыз: Бикмуллина Рәзилә (4Б), Закирова Илсия(4Б), Хайбуллина Лиана(3Б), Гаврилкина Полина(3Б),Кетцян Араксия(4Б), Кулигина Виктория(4Б) диплом белән бүләкләнде. Атналык кысаларында 16-18 нче февральгә кадәр 4-11 нче сыйныфы (татар төркеме) укучылары арасында татар теленнән Республикакүләм олимпиадасы үткәрелде. Безнең мәктәптән 4Б сыйныфы укучысы Бикмуллина Рәзилә Илнур кызы (җитәкче Закирова С.И.) зур җиңүләргә иреште. Ул республика күләмендә III урынны яулап, призёр булды. Бикмуллина Р.И. һәм укытучы Закирова С.И.Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгының дипломы, мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Программа буенча башлангыч сыйныфы рус төркеме укучылары әкиятләр сәхнәләштереп күрсәтте(җитәкче Шакирова Л.И.)А.Алиш “Куян кызы”, Татар халык әкияте “Бүләк кемгә”(4Б) Татар халык әкияте “Өч кыз”(3Б) Ә.Гаффар”Койрык” әкияте (2А). Балалар үз рольләрен бик оста башкардылар. 5АБ сыйныфы (рус төркеме) укучылары арасында “Сүзнең дә бизәге бар” дип исемләнгән уен-бәйге үткәрелде(җитәкчеләр: Хәсәнова Л.Р., Исмәгыйлева Г.Р.) Бу бәйгедә һәр төркем дә үзләрен бик актив күрсәтте. Регионара татар балалар театры”Ният” фестиваль- конкурсында 4Б сыйныфы (татар төркеме) укучылары Ш.Фәрхетдиновның”Алтын алма”әкияти-пьесасын,8А сыйныфы(татар төркеме) укучылары Г.Камалның ”Беренче театр”спектакленнән өзек сәхнәләштереп күрсәтте. Соңыннан жюри әгъзалары спектакльдә уйналган рольләргә бәя бирде. Иң яхшы дип табылган рольләр Буа шәһәре, Буа дәүләт драма театры сәхнәсендә бүләкләү тантанасына чакырылачак.
Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең милли белем бирү һәм тәрбия эшләрен оештыру буенча директор урынбасары: Закирова С.И.
К списку новостей





