Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Камскоустьинская средняя общеобразовательная школа» Камско-Устьинского муниципального района РТ- (Школа - центр компетенции в электронном образовании) | Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы «Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422820, РТ, Камско-Устьинский район, п.г.т. Камское Устье, ул. Комарова, д. 16 |
| Телефон: | +7(843)-772-15-78 |
| E-Mail: | S.Kam@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Камскоустьинская средняя общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Закирова Елена Владимировна |
| Год основания учреждения: | 1838 |
| У нас учатся: | 465 |
| У нас учат: | 40 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Камскоустьинская средняя общеобразовательная школа» Камско-Устьинского муниципального района РТ- (Школа - центр компетенции в электронном образовании) | Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы «Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Заманча проектлаштырылган татар теле дәресләре 02.03.2017

28 февральдә Кама Тамагы татар урта мәктәбендә "Заманча проектлаштырылган татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә танып-белү эшчәнлеген оештыру” темасына семинар булып узды. Бу семинарТатарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Милли мәгариф лабораториясе, педагогика фәннәре кандидаты, мәгарифтә менеджмент кафедрасы доценты Мозаффарова Мингаян Гаяз кызы җитәкчелегендә узды. Мәктәбебездән барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылары да семинарда катнашты.
-
Поздравляем! 02.03.2017

Поздравляем Хайруллину Раушанию Шарипзяновну, учителя татарского языка и литературы с победой в конкурсе грантовой поддержке профессинального роста учителей общеобразовательных организаций РТ на соискание гранта "Старший учитель".
-
Зональный семинар 01.03.2017

1 марта 2017 года на базе МБОУ «Камскоустьинская средняя общеобразовательная школа» был проведен районный семинар для учителей начальных классов по теме «Современные образовательные технологии как средство повышения качества образования в начальной школе».
В работе семинара приняли участие педагоги общеобразовательных организаций Камско-Устьинского, Буинского и Апастовского муниципальных районов. Учителями начальных классов Камскоустьинской школы были показаны открытые уроки и внеурочные занятия.
-
Төбәкара фәнни-тикшеренү укулар 28.02.2017

27 нче февральдә, Татарстан Республикасы, Кукмара муниципаль районында, Совет чоры татар әдәбиятының күренекле вәкиле – проза остасы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Ибраһим Газиның тууына 110 ел тулу уңаеннан, аның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган төбәкара фәнни-тикшеренү укулары булып узды. Бу укуларда безнең мәктәбебездән дә укучылар катнашты. 5Б сыйныфы укучысы Бикмуллина Рәзилә (җитәкчесе Закирова С.И.) “И.Гази әсәрләреннән өзекләр сөйләү” номинациясендә катнашып II урынны яулады. Укучыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Зимний фестиваль ГТО 25.02.2017

В центе тестирования ГТО учащиеся Камскоустьинской школы сдавали нормативы зимней сессии.
-
День родного языка 21.02.2017

Литературная композиция, посвященная Дню родного языка, прошла в Камскоустьинской школе. Учащиеся 6-х классов под руководством Гумеровой М.А. познакомили учащихся и гостей праздника с интересными сведениями из Занимательной грамматики, прочитали стихотворения.
-
Туган тел атналыгы 21.02.2017

Туган телебезне укучыларыбызга өйрәтү, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү укытучыдан зур осталык, түземлелек сорый. Безнең бурыч балаларда милли үзаң, горурлык хисләре булдыру, һәм, иң мөһиме әхлаклы шәхес тәрбияләү. Без укучыларыбыз өчен укытучы апа гына түгел, без-киңәшче дә, ярдәмче дә.
Туган тел-милли яшәешнең төп шарты. Тел язмышы - милләт язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Без Татарстан җирендә яшибез икән, аның һавасын сулыйбыз икән, димәк без дә үз телебезне яхшы белергә тиеш.
Безнең педагогик эшчәнлек укыту кысаларында гына калмый, укыту-тәрбия эшендә сыйныфтан тыш эшләргә дә зур әһәмият бирелә.
Укучыларыбызны милли традицияләр, бәйрәмнәр, бөек кешеләр белән таныштыру максатыннан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелә.
21 нче февраль-Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Туган тел атналыгы кысаларында мәктәбебездә дә һәм районүзәк китапханәсе белән берлектә төрле чаралар уздырдык. Мәктәбебездә “Туган телдә дәшсәм генә,Туган җирем мине аңлар”дип исемләнгән туган тел бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмдә 3АБ, 5АБ, 9А, 10 сыйныфы (татар төркеме) укучылары зур активлык күрсәтте. Башлангыч сыйныфы татар һәм рус төркеме укучылары әкиятләр сәхнәләштереп күрсәттеләр. Татар халык әкияте “Өч кыз”( 3Б сыйныфы тат.төркеме)(җитәкче Хөсәенова Ч.Р.), татар халык әкияте”Шалкан”(1Б сыйныфы рус төркеме), А.Алиш “Куян кызы”(2Б сыйныфы рус төркеме), татар халык әкияте”Төсләр”(3А сыйныфы рус төркеме)(җитәкче Шакирова Л.И.)
Газиз туган телебез- татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк, чарлыйк, сөеп үстерик. Теле барның- милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак абруе, кадер-бәясе, хөрмәте бар.
-
Туган телдә дәшсәм генә,Туган җирем мине аңлар 20.02.2017

20 нче февраль- Туган тел көне уңаеннан мәктәбебездә “Туган телдә дәшсәм генә,Туган җирем мине аңлар” дип исемләнгән Туган тел бәйрәме үткәрелде. Кичәнең беренче бүлегендә “Юбиляр әдипләр” турында сөйләү, икенче бүлегендә татар халкының җырлы-биюле уеннарын уйнау, өченече бүлегендә туган телгә, туган якка, әдәбият-сәнгатькә багышланган мәкальләр әйтү булды. Кичәдә 3А, 5Б, 9А, 10 сыйныфы укучылары актив катнашты.
-
Ибраһим Газиның 110 еллыгы 20.02.2017

20 февральдә, Казан шәһәрендә, Язучылар берлегенең актёрлар залында якташыбыз Ибраһим Газиның 110 еллыгына багышланган әдәби-кичә үткәрелде. Бу кичәдә безнең мәктәбебездән татар теле һәм әдәбияты укытучылары да “Гүзәл Кама Тамагы” җыры белән катнашты.
-
Туган җиремне сагынам 17.02.2017

17 нче февральдә районүзәк китапханәсендә “Туган җиремне сагынам”дип исемләнгән И.Газиның 110 еллыгына багышланган әдәби кичә үткәрелде. Бу кичәдә мәктәбебездән 5Б, 9А сыйныфы укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Укучыларыбыз И.Газиның “Малайлыкта кунакта” әсәреннән өзекләр сөйләделәр һәм “Онытылмас еллар”ның беренче китабы булган “Малай чак”тан бер күренешне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Укытучыларыбыз “Гүзәл Кама Тамагы”, “Хуш авылым” җырын башкардылар. Әдәби-кичә бик күңелле үтте.





