МБОУ «Старокуклюкская основная общеобразовательная школа» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Иске Куклюк төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423618, Республика Татарстан, Елабужский район, село Старый Куклюк, переулок Школьный, дом 2 |
| Телефон: | +7(855)-577-48-25 |
| E-Mail: | Ssk.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старокуклюкская основная школа" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Бахметова Гульнара Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 16 учащихся,8 воспитанников дошкольного блока, из них иностранных граждан:0 |
| У нас учат: | 10 учителей; 1 воспитатель; Язык обучения: русский |
МБОУ «Старокуклюкская основная общеобразовательная школа» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Иске Куклюк төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Фестиваль снежных фигур/ Кар сыннары фестивале 22.12.2018

Одной из интересных традиций школы и села является фестиваль снежных фигур. Ученики, учителя, родители в преддверии новогодних праздников превращают территорию школы и села в сказку из снежных фигур. И этот год не был исключением. Фантазии ребят, учителей не было предела.
Мәктәп һәм авылның иң кызыклы традицияләреннән берсе булып кар сыннары фестивале тора. Укучылар, укытучылар, ата-аналар Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан мәктәп һәм авыл территориясен кардан ясалган әкияткә әйләндерәләр. Бу ел да искәрмә түгел. Балаларның, укытучыларның фантазиясенә чикләр юк. -
Психологический десант/ Психологик десант 19.12.2018

Сегодня в школе рамках психологического десанта прошли занятия для учащихся. Обучающиеся начальных классов вместе с психологами прошли тренинг по теме «Сплочение коллектива», а старшеклассники - диагностику «Я познаю себя».
Бүген мәктәптә психологик десант кысаларында укучылар өчен дәресләр узды. Башлангыч сыйныф укучылары психологлар белән бергә «Коллективны берләштерү» темасы буенча тренинг, ә өлкән сыйныф укучылары «Мин үземне өйрәнәм» дигән диагностика уздылар. -
Наблюдения в природе зимой./ Кышкы табигатьне күзәтү 14.12.2018

Учащиеся третьего класса сегодня на уроке окружающего мира проявили себя в качестве исследователей зимнего учебно-опытного участка, где научились определять породы деревьев, следы птиц и добавили в кормушки корм для пернатых.
Бүген өченче сыйныф укучылары әйләнә-тирә дөнья дәресендә үзләрен кышкы уку-тәҗрибә участогын өйрәнүчеләр буларак күрсәттеләр. Яшь өйрәнүчеләр агач төрләрен, кош эзләрен билгеләргә өйрәнделәр һәм җимлекләргә җим өстәделәр. -
Урок Мужества/ Батырлык дәресе 08.12.2018

8 декабря в преддверии Дня Героев Отечества в школе был проведён урок Мужества. В начале урока Мужества детям рассказали об истории возникновения этого праздника, о земляках, совершивших подвиги. Почетным гостем мероприятия был выпускник нашей школы Ачаев Д.Б., Кавалер Ордена Мужества, капитан пограничных войск. Он в обращении к ребятам отметил значимость проведения подобных встреч, направленных на патриотическое воспитание подрастающего поколения, рассказал детям о качествах, которыми должны обладать защитники Отечества, отвечал на интересующиеся вопросы детей.
8 нче декабрь көнне Ватан Геройлары көне алдыннан мәктәптә Батырлык дәресе үткәрелде. Дәресе башында балаларга бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, батырлык кылган якташларыбыз турында сөйләделәр. Чарада мәктәбебезне тәмамлаган һәм хәзерге көндә чик буе гаскәрләрендә капитан булып эшләүче, Батырлык Ордены кавалеры исеменнә лаек булган Ачаев Д. Б. та катнашты. Ул укучыларга мөрәҗәгать итеп, яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән мондый очрашуларның әһәмиятен билгеләп үтте. Дәрес барышында балаларга Ватан сакчыларында булырга тиешле сыйфатлар турында сөйләде, балаларның сорауларына җавап бирде. -
Конкурс рисунков «Идет доброта по Земле»/ Рәсем конкурсы «Игелек Җир буйлап бара» 07.12.2018

В рамках декады, приуроченной Дню инвалидов, в школе организован конкурс рисунков «Идет доброта по Земле». Учащиеся начальных классов изобразили в своих творческих работах сюжеты с добрыми делами из мультипликационных фильмов.
Инвалидлар көненә багышланган декада кысаларында мәктәптә “Җир буйлап игелек бара” дигән рәсем конкурсы оештырылды. Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең иҗади эшләрендә мультфильм сюжетларыннан игелекле эшләрне рәсемгә төшерделәр.
-
Викторина «Коррупция порождение зла»/ Викторина «Коррупция - явызлык» 06.12.2018

Сегодня ученики 9 класса провели викторину для начальных классов на тему «Коррупция порождение зла». Цель мероприятия: просвещение, пропаганда и формирование у обучающихся антикоррупционного мировоззрения; повышение уровня их правового сознания и правовой культуры; деятельностного подхода к антикоррупционным программам. Ребята поделились на 3 команды и выполняли задания. Им необходимо было разгадать ребусы, разыграть сценки, подготовить рекламу на тему "Скажем коррупции "Нет!", подготовить сообщения о последствиях коррупции.
Бүген 9 нчы сыйныф укучылары башлангыч сыйныф балалары белән «Коррупция- явызлык» дигән викторина үткәрделәр. Чараның максаты: укучыларга ришвәтчелеккә каршы тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, ришвәт күренешләре вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлату, яшь буынның хокукый аңын, культура дәрәҗәсен күтәрү. Балалар 3 командага бүленеп төрле биремнәр үтәделәр. Аларга ребуслар чишәргә, сценкалар уйнарга, "Коррупциягә урын юк " дигән реклама әзерләргә кирәк иде. Чара ахырында укучылар коррупция нәтиҗәләре турында хәбәрләр әзерләделәр. -
Классный час «В корыте много ль корысти?»/ Сыйныф сәгате «Бушлай килгән мал булмас». 05.12.2018

В 1-2 классах прошел классный час «В корыте много ль корысти?». Учащиеся познакомились с понятием « корысть», распознавали и предупреждали корыстные проявления, разграничивали понятия «корыстный поступок» и «доброе дело».
"Ришвәтчелеккә каршы көрәш" атналыгы кысаларында башлангыч сыйныфларда сыйныф сәгате үтте. Укучылар “хирыслык” , “явыз гамәл”, “игелекле эш” төшенчәләре белән таныштылар, яхшы гамәлләрне начарларыннан аерырга өйрәнделәр. -
Классный час «Борьба с коррупцией: от слов к делу»/ Сыйныф сәгате “Ришвәтчелеккә каршы көрәш: сүздән эшкә” 04.12.2018

С целью формирования у учащихся представления о коррупции, причинах её возникновения и мерах борьбы с ней, 4 декабря с учащимися 9 класса был проведен классный час «Борьба с коррупцией: от слов к делу». Учащиеся еще раз определили значение слова «коррупция», познакомились с законами, которые определяют меры борьбы с коррупцией и выразили своё отношение к коррупции через рисунки. В заключение беседы учащиеся сделали вывод о том, что борьбу с коррупцией должны вести все — и государственные органы, и гражданское общество, и каждый человек в отдельности. Только объединившись против коррупции, можно ее побороть и искоренить.
4 нче декабрьдә укучыларда коррупция мәгънәсен формалаштыру, аны булдырмау һәм аның белән көрәшү максатыннан 9 нчы сыйныф укучылары белән “Ришвәтчелеккә каршы көрәш: сүздән эшкә” дигән сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар тагын бер кат “ришвәтчелек” сүзенең төшенчәсе, ришвәтчелеккә каршы көрәшү турындагы законнар белән таныштылар. Алар рәсемнәр аша ришвәтчелеккә үзләренең карашларын белдерделәр. Ришвәтчелеккә каршы көрәшне барыбыз бергә – дәүләт органнары да, гражданлык җәмгыяте дә һәм һәрбер кеше аерым да алып барырга тиеш. Бары тик бергәләшеп кенә ришвәтчелекне җиңәргә һәм бетерергә була.
-
Единый урок доброты/ Бердәм игелек дәресе 01.12.2018

1 декабря в школе состоялся Единый урок доброты, приуроченный Декаде инвалидов. Учащиеся познакомились с некоторыми проблемами людей с ограниченными возможностями здоровья. Дали объяснение значениям слов «доброта», «милосердие», «взаимопомощь», высказали свои мнения по смыслам пословиц. Также ученикам была предложена выполнить проектную работу по изготовлению газеты «Планета Добра»
1 нче декабрь көнне мәктәптә Инвалидлар Декадасы уңаеннан Бердәм игелек дәресе үткәрелде. Укучылар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кайбер проблемалары белән таныштылар. “Яхшылык”, “шәфкатьлелек”, “үзара ярдәм” сүзләренең мәгънәсен аңлаттылар, мәкальләр буенча үз фикерләрен әйттеләр. Шулай ук укучыларга “Игелек планетасы” газетасын әзерләү буенча проект эшен башкару тәкъдим ителде.
-
“Мама - главное слово в каждой судьбе!”/ “Әни-бөек исем!” 26.11.2018

Сегодня в Старокуклюкской школе прошел праздничный концерт, посвященный Дню матери. В концерте принимали участие учащиеся школы и художественная самодеятельность сельского Дома культуры. Для дорогих мам в исполнении детей звучали прекрасные стихи, исполнялись самые лучшие песни и танцы.
Бүген Иске Куклюк мәктәбендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Концертта мәктәп укучылары һәм авыл мәдәният йорты үзешчәннәре катнашты. Кадерле әниләр өчен балалар башкаруында бик матур шигырьләр яңгырады, иң яхшы җырлар һәм биюләр башкарылды.






