МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 11 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
Хуш киләсең, Яңа ел!
Опубликовано: 27.12.2025 Яңа ел – һәр өйдә, һәр гаиләдә иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәм. Без аны барыбыз да түземсезләнеп, аңардан нинди дә булса могҗиза, тылсым, гаҗәеп үзгәрешләр өмет итеп көтеп торабыз. Шигырьләр, җырлар өйрәнәбез, костюмнар тегәбез, бүләкләр әзерлибез, Кыш бабай белән Кар кызын сагынып көтәбез.
Безнең Алимов Зариф исемендәге Яңа Кәкерле төп мәктәбендә дә бүген шаулап- гөрләп Яңа ел бәйрәме үтте.
Мәктәп директоры Абдрахманов Шамил Мөбарәкҗан улы бәйрәмне ачып, укучыларны, укытучыларны һәм килгән кунакларны тиздән җитәчәк Яңа ел бәйрәме белән котлап, матур теләкләрен җиткерде. Шамил Мөбарәкҗан улы 2 нче чирек нәтиҗәләренә йомгак ясап, уку алдынгыларына һәм күп төрле конкурсларда катнашып призлы урыннар яулаган укучыларга һәм укытучыларга үзенең рәхмәтләрен әйтте, Дипломнар тапшырды. Алга таба уңышлар теләде!
Бәйрәмдә Яңа Кәкерле авылы мәчетенең мөхтәрәм картлары да катнашты. Авылыбыз мәчете имам-хатыйбы Рамил Рафикъ улы залда утыручы барлык кешене Яңа ел бәйрәме белән котлады, изге теләкләрен җиткерде. Мәчет исеменнән абыйлар укучыларга акчалата бүләк һәм яңа ел күчтәнәчләре бирделәр. Аларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!
Махсус хәрби операциядә катнашучы Героебыз Маратның әти- әнисе Гөлнур белән Марс Зиннатуллиннар да гаиләләре исеменнән балаларга яңа ел бүләкләре тапшырдылар. Зур рәхмәт Сезгә!
Шулай ук укучылар үзләренең ата-аналарыннан һәм авыл кешеләреннән дә тәм-томнар алдылар.
Укучыларыбыз бәйрәмдә “ Хуш киләсең Яңа ел!” программасы белән чыгыш ясадылар. Яңа ел тамашасы җыр, бию, кызыклы уеннар, сюрпризларга бик бай булды. Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы укучылар белән бергә күңел ачтылар, чыршы әйләнәсендә җырлар җырладылар. Укучылар рус халкының “Колобок” әкиятен сәхнәләштереп үзләренең актерлык осталыкларын да күрсәттеләр.
Яңа ел тамашасы бәйрәмдә катнашкан һәрбер кешенең күңелендә озак сакланыр.
Яңа ел барыбызга да саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, ныклы белемнәр алып килсен. Илләребез тыныч, көннәребез имин булсын!
К списку новостей










