Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Толкишская средняя общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422961, Республика Татарстан, Чистопольский район, село Татарский Толкиш, ул. Советская, д. 3 |
| Телефон: | +7(843)-423-31-83 |
| E-Mail: | Stt.Ctp@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Толкишская СОШ" |
| Руководитель: | Мирсиапова Гулькай Анасовна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 56 ученика/бездә 55 укучы укый |
| У нас учат: | 19 учителя/бездә 19 педагогик хезмәткәр укыта |
Новости
Хәрби кыр җыеннары
Опубликовано: 21.05.201219-21 майда Татар Талкышы гомуми урта белем бирү мәктәбе базасында районның 10 сыйныф егетләре өчен хәрби кыр җыеннары булып үтте. Барысы (шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән) 11 мәктәп катнашты. Шул укучылардан 2 шәһәр һәм 1 авыл взводы төзелде. Башка елларга караганда быелгы укучылар үзләренең тыйнак һәм тәртипле булулары белән аерылып торды. Җыен 19 май көнне сәгать 9.00 тантаналы рәвештә ачылды. Анда Чистай муниципаль районы мәгариф җитәкчесе Набиуллин Г.А., Афган, Чечен һәм башка кораллы конфликтларда катнашкан сугышчылар чыгыш ясады.
Укучылар 3 көн өчендә 35 сәгатьлек практик укулар үтте: строй белән йөрү, ату, автомат сүтеп җыю, граната ыргыту, спорт ярышлары һ.б. Безнең мәктәп укучылары: Камалов Рәфис турникта күтәрүледә рота буенча 3 нче урын алды, Сабирзянов Ильназ магазинга патрон тутыру ярышында рота буенча 2 нче урынны яулады. Калган укучыларыбыз да үз взводларында 2,3 нче урынга лаек булдылар һәм грамота белән бүләкләнделәр. 21 майда иртәнге сәгать 9.00 җыенга нәтиҗә ясалды.
Килгән кунаклар тарафыннан тәмле кайнар ризык белән тәэмин итүче пешекчеләргә, мәктәп коллективына, администрациягә зур рәхмәтләрен белдереп таралыштылар.
К списку новостей








