Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Адельшинская средняя общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы "Гаделша урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422964, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Татарское Адельшино, ул Школьная , д.4а |
| Телефон: | +7(843)-423-02-25 |
| E-Mail: | Sadel.Ctp@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Адельшинская СОШ" |
| Руководитель: | Хасанова Гульнара Саубановна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 27 учащихся/ Бездә 27 укучы белем ала/ Из них иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 11 учителей/ Бездә 11 укытучы белем бирә |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Адельшинская средняя общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы "Гаделша урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Ата - аналар җыелышы" 06.04.2013

Мәктәптә ата - аналар җыелышы узды.
Көн тәртибе:
1. 3 нче чирек нәтиҗәләре. Имтиханнарга әзерлек.
2.. Мәктәп формасы турында сөйләшү.
3. Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының хаты белән таныштыру "Об усилении охраны и антитеррористической устойчивости учреңдений".
4. Электрон челтәре аша дәүләт хезмәтеннән файдалану.
5. Төрлеләр.
-
"Балалар эшләре"
01.04.2013
Экология елына багышлап уздырылган "Растительный мир Планеты" муниципаль конкурсында 4 нче сыйныфтан Хасанов Булат һәм Сафиуллин Данияр, 5 нче сыйныфтан Халиуллина Гөлсинә һәм Рахматуллина Әлфирә, 7 нче сыйныфтан Мингалимова Фирүзә грамоталар һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Җитәкчеләре пед - организатор Халиуллина А.Ю.
-
Педагогик укулар
29.03.2013
Башлангыч сыйныф, математика, биология укытучылары Хайруллина Р.Ш., Гарифуллина Р.А., Гарифуллин Ф.И. педагогик укуларда катнаштылар.
-
Консультацияләр
28.03.2013
9-11 нче сыйныфлар өчен рус теленнән, татар теленнән, математикадан, химия һәм физикадан консультацияләр узды.
-
5 нче сыйныф укучылары. 27.03.2013

Укучылар "Безопасное колесо" ярышына әзерләнәләр, велосипедта йөрү буенча күнекмәләрен арттыралар, "беренче ярдәм" күрсәтергә өйрәнәләр.
-
"Волейбол командасы" 25.03.2013

Волейбол буенча муниципаль ярышта беренче урынны алган егетләребез укуда да сынатмыйлар.
-
"Фәнни - гамәли конференция"
22.03.2013
10 нчы сыйныф укучысы Закирова Энже "Гаҗәеп сабын" темасы өстендә эшләп, конференциядә призер булды.
Җитәкчесе химия укытучысы Шагвалеева Г.Ш.
-
10 нчы сыйныф укучылары - җиңүчеләр". 22.03.2013

X муниципаль фәнни - гамәли конференциядә Вәлиев Нәфис, Фатхутдинов Инсаф һәм Хайрутдинов Инсаф "Су астында яшен" темасы өстендә эшләп,
I урынны алдылар. Җитәкчеләре физика укытучысы Рахматуллин Ш.Т.
-
Инша
21.03.2013
10 нчы сыйныф укучылары "Минем булачак профессиям" темасына иншалар яздылар.
-
Бездә кунак бар. 19.03.2013

"Билярлес" оешмасының баш инженеры Нуруллин Рамил Равилович 9-11 нче сыйныф укучылары белән очрашты.





