Муниципальное бюджетное дошкольное учреждение «Адельшинский детский сад" Чистопольского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе "Гаделша балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422964, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Татарское Адельшино, ул. Школьная, д. 4В |
| Телефон: | 8(843 42) 3-01-75 |
| E-Mail: | Adel.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Адельшинский детский сад" |
| Руководитель: | Мингалимова Разина Рафаэлевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 4 детей |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное учреждение «Адельшинский детский сад" Чистопольского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе "Гаделша балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Файдасы күп - белегез 23.05.2016

Тузганак чәчәкләре җыябыз.
-
Балалар белән күзгә-күз 18.05.2016

Бүген бездә янгын сүндерү хезмәткәре булып китте. Ул балалар белән дә, бакча хезмәткәрләре белән дә янгын куркынычсызлыгы турында инструктаж үткәрде. Балалар аеруча зур кызыксыну белән тыңлап, үзләренең сорауларын да бирделәр.
-
Бөек Җиңүгә дан! 06.05.2016

Бүген бакчабызда Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм булды. Ул балалар күңелендә патриотик тәрбия, горурлану хисе, аларны мәңге хәтерләрендә саклау максаты белән оештырылды. Бәйрәм ахырында балалар сугыш һәм тыл ветераннарына куелган һәйкәл янына барып үзләре алып килгән чәчәкләрне куйдылар.
-
Котлыйбыз!!! 29.04.2016

Бүген бакчабыз мөдире - Рамилә Әнвәр кызының гомер бәйрәме - туган көне. Чын күңелебездән Сезне туган көнегез белән котлыйбыз. Исәнлек - саулык, чикләнмәгән шатлык - куанычлар, эшегездә һәм киләчәк тормышыгызда зурдан -зур уңышларга ирешүегезне, гаилә бәхете телибез!
Бәхетегез булсын гомерле,
Гомерегез булсын бәхетле.
Җир йөзендә булган изгелекне
Бирсен ходай Сезгә бу көнне!
Сезне яратып һәм хөрмәт итеп - коллектив.
-
Бөек шагыйрьгә -130 26.04.2016

Габдулла Тукайның тууына 130 еллыгын билгеләп үтү мәдәният йортында зурлап оештырылды. Бу чарага барлык оешмалар да катнашты. Шул исәптән безнең балалар бакчасы да Тукайның шигырләрен өйрәнеп чыгыш ясадык. Балалар күңелендә бу тирән эз калдырды.
-
Конкурска йомгак 26.04.2016

Габдулла Тукайның - 130 еллыгына багышлап конкурс игълан иткән идек. Балалар берсеннән - берсе матур рәсемнәр, кул эшләре ясап килделәр. Менә конкурска йомгак ясалды һәм балалар бүләкләнде.
-
Билингвальный детский сад
22.04.2016
Бүген бакчабызда икетеллелекне тормышка ашыру максатыннан комиссия тикшерүе булып үтте.Нәтиҗәләр көтәбез.
-
Конкур дәвам итә
19.04.2016
Габдулла Тукайга 130 ел булу уңаеннан оештырылган конкурс дәвам итә.
-
Үсентеләрне күзәтү 11.04.2016

Балалар белән үсентеләрнең үсүен даими күзәтеп барабыз. Вакытында су сибү, күчереп утырту эшләре белән танышабыз.
-
Суган утырту 08.04.2016

Әйләнә - тирә белән танышу оештырылган эшчәнлектә балалар белән суган утырту серләрен өйрәндек. Алар һәрберсе үзенә суган утыртты. Балалар бик кызыксынып шөгыльләнделәр һәм алган белемнәрен тормышта кулланырлар.







