Муниципальное бюджетное дошкольное учреждение «Адельшинский детский сад" Чистопольского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе "Гаделша балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422964, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Татарское Адельшино, ул. Школьная, д. 4В |
| Телефон: | 8(843 42) 3-01-75 |
| E-Mail: | Adel.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Адельшинский детский сад" |
| Руководитель: | Мингалимова Разина Рафаэлевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 4 детей |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное учреждение «Адельшинский детский сад" Чистопольского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе "Гаделша балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Рус теле көне/ День русского языка 06.06.2017

Бүген рус язучысы А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан рус теле көне билгеләп үтелде. Балалар көн дәвамында рус телендә аралаштылар. Язучының әкиятләрен тыңладылар. Пушкин әсәрләре буенча презентация дә күрсәтелде. Бигрәк тә "Балыкчы һәм алтын балык турындагы әкият" ошады балаларга.
-
Балаларны яклау көне/День защита детей 01.06.2017

Балаларны яклау көне уңаеннан бакчабызда кече Сабантуй оештырылды. Балалар ярыштылар, төрле милли уеннар уйнадылар. Ахырда татар халык ризыклары белән чәй эчтек.
-
Тузганаклы болында 20.05.2017

Әйләнә -тирәне өйрәнү максатыннан балалар белән тузганак чәчәкләрен күзәтү оештырдык. Аның матур да, файдалы да дару үләне икәне аңлатылды.
-
Чәчәк атучы агач -куакларны күзәтәбез. 20.05.2017

Балалар белән алган белемнәрне ныгыту максатыннан мәйданыбыздагы кече урманга агач һәм куакларны күзәтергә чыктык. Алар анда чәчәк атучы чия, миләш, гөлҗимеш агачларын, кара һәм кызыл карлыган куакларын күзәтеп танырга өйрәнделәр.
-
Бөек Җиңүгә Дан! 05.05.2017

Бүген бакчабызда балалар белән Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үттек. Шигырьләр, җырлар өйрәндек. Сугыш турында презентация дә күрсәтелде. Бәйрәмнең дәвамы батырлар һәйкәле янына барып үзләре алып килгән чәчәкләрне кую булды. Шунда ук тыл ветераннарына куелган һәйкәл дә тора. Балалар аның турында да мәгълүмат ишеттеләр.
-
Средник/ Чәршәмбе өмәсе 03.05.2017

Сегодня в детском саду состоялся очередной средник по уборке территории
Бүген бакчабызда чираттагы чәршәмбе өмәсе булды
-
Г.Тукай туган көн 26.04.2017

Бүген бакчабызда Г.Тукай туган көнен билгеләп үттек. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен, әкиятләрен һәм аның сүзләренә язылган җырларын өйрәнеп сөйләделәр. Тормыш юлы турында презентация дә карадылар.
-
Тукай һәйкәле янында. 26.04.2017

Һәр елны Г.Тукай туган көнендә без балалар белән һәйкәл янына чәчәкләр куярга барабыз. Быел да балалар чәчәкләр алып килделәр. Һәйкәл янында алар өйрәнгән шигырләрен сөйләп чәчәкләрен куйдылар.
-
Конкурска йомгак 25.04.2017

Апрель аенда әти - әниләр арасында Г.Тукай иҗатына багышланган рәсем конкурсы игълан иткән идек. Барлык әти - әниләр дә диярлек конкурска катнашты. Матур - матур рәсемнәр ясап килделәр. Без аларга чын күңелебездән рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләчәктә дә исәнлек - саулык, зур уңышлар теләп калабыз.
-
Язгы сәяхәт 17.04.2017








