Муниципальное бюджетное дошкольное учреждение «Адельшинский детский сад" Чистопольского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе "Гаделша балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422964, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Татарское Адельшино, ул. Школьная, д. 4В |
| Телефон: | 8(843 42) 3-01-75 |
| E-Mail: | Adel.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Адельшинский детский сад" |
| Руководитель: | Мингалимова Разина Рафаэлевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 4 детей |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное учреждение «Адельшинский детский сад" Чистопольского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе "Гаделша балалар бакчасы" - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Конкурста катнаштык
23.04.2022
Габдулла Тукай иҗатына багышланган "Тукайны укыйбыз" дип аталган шигырь конкурсында катнаштык. "Бала белән Күбәләк", "Кызыклы шәкерт" шигырьләрен сәхнәләштердек.
Лауреат дипломына ия булдык.
-
Иҗат кичәсе.
30.03.2022
Китапханәбездә авылыбыз шагыйрәсе Роза апа Сафинаның иҗат кичәсе булды. Без балалар белән шагыйрәнең шигырьләрен өйрәнеп, чыгыш ясадык. Бәйрәм бик күңелле, истәлекле булды.
-
Нәүрүз - мөбарәкбад!
29.03.2022
Шаулатып - гөрләтеп бакчабызда Нәүрүз бәйрәме үткәрдек. Кыш бабай, Нәүрүзбикә бәйрәмгә килделәр. Уеннар уйнадык, җырладык, биедек. Бик күңелле булды.
-
Әнием - кадерлем! 05.03.2022

Ягымлы, сөйкемле әниләребез өчен бәйрәм иртәсе.
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне 22.02.2022

Бүген бакчабызда Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм булды. Балалар төрле ярышларда, җыр-бию, сәнгатле сөйләүдә үзләрен күрсәтте.
-
Украшение фартука/Алъяпкычны бизә 18.02.2022

Зур төркем балалар белән татар халык өс киеме - алъяпкычны бизәдек. Татар орнаментларын шаблон ярдәмендә кулланып бизәкләр төшердек. Балаларда мәхәббәтле караш тәрбияләү.
-
Китапханәдә - Әфганчылар көненә багышланган кичә. 18.02.2022

Безнең яраткан китапханәбездә, һәрвакыттагыча күңелдә кала торган, истәлекле очрашулар гел булып тора. Менә бүген дә шул кичәнең берсе - йөрәкләрдә саклана торган, Әфган җиреннән гаскәрләр чыгарылган көнгә багышланганы.
-
Муса Җәлил туган көн. 15.02.2022

Герой шагыйрь - Муса Җәлил туган көненә балалар өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр. Әсәрләрен, шагыйрь турында тагын күп мәгълүмат алдылар.
-
Уйный - уйный өйрәнәбез/Учим играя 24.01.2022

Балаларга уен ярдәмендә өйрәнү, истә калдыру җиңел.Авазларны өйрәнүне ныгыту өчен "Парын тап" дигән уенны балалар бик яратып уйныйлар.
-
Территориябезне кардан чистарттык 10.01.2022








