Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлушкинская основная общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Яуширмә төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422955, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Кутлушкино, ул. Школьная, д. 18/ 422955, Татарстан Республикасы, Чистай районы, Яуширмә авылы, Мәктәп ур., 18 |
| Телефон: | +7(843)-423-40-12 |
| E-Mail: | Skutl.ctp@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кутлушкинская ООШ" |
| Руководитель: | Шакирова Раиса |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 27 обучающихся, 12 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлушкинская основная общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Яуширмә төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29
-
Язлар җиткәч, Тукай кайта 23.04.2016

23 нче апрель көнне Мәдәният йортында сөекле шагыйребез Г.Тукайга багышланган “Язлар җиткәч, Тукай кайта” исемле әдәби кичә үткәрелде. Бу кичәдә 1-8,10нчы сыйныф укучылары,”Карлыгач” балалар бакчасы балалары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары,авыл китапханәсе хезмәткәре -Зарипова Ләлә Миннехади кызы,мәдәният хезмәткәрләре катнашты.Шигырь бәйгесен 5нче сыйныф укучылары алып бардылар. Укучыларыбыз Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, 8нче сыйныф укучылары “Таз”шигырен, авыл китапханәсе хезмәткәре ,Мәдәният җитәкчесе“Кәҗә белән Сарык “ ,мәдәният хезмәткәрләре”Су анасы”,”Шүрәле” әкиятләреннән өзекләрне сәхнәләштерделәр.Үткәрелгән чара тамашачылар күңелләрендә җылы тәэсир калдырды. Әйе,чынлап та,без бишектә чакта ук Тукайның көйләрен ,җырларын ишетеп үсәбез ,телебез Тукай шигырьләре белән ачыла.
Тарих бар,тарих яши,татар милләте яшәсә,бөек шагыйребез Тукай яши һәм яшиячәк тә .
-
День доброго кино
19.04.2016
19 апреля сотрудниками СДК Кутлушкино организован просмотр фрагментов художественных фильмов о войне.
-
День дружбы 18.04.2016

18 апреля в школе провели уроки Дружбы по популиризации дружбы, мира и согласия между учащимися
-
Доброе здоровье 17.04.2016

17 апреля медсестра Кутлушкинского ФАПА Шарипова Р.Т. провела мероприятия по популяризации здорового образа жизни среди учащихся.
-
День добрых начинаний 16.04.2016

16 апреля на школьной линейке была открыта акция «Весенняя неделя добра – эстафета добрых дел». В этот день ребята посещали ветеранов тыла Великой отечественной войны.
-
Субботник 16.04.2016

Провели субботник с учащимися 5-11 классов. Работали на пришкольном участке.
-
Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган шигырь бәйгесендә катнашу 15.04.2016

15 апрель- бөек шагыйребез Габдулла Тукай үлгән көн. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да тирәнрәк ачыла бара. Чын шагыйрьләр үлемсез булалар. Даһиларның гомере халык хәтере белән исәпләнә.
Тукай бүген дә әдәбиятыбызның алгы сафында баруын дәвам итә.
Тәпи басып, тел ачылгач та без аның иҗаты белән таныша башлыйбыз.
15 нче апрель көнне Чистай шәһәренең 4 нче мәктәбендә Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган шигырь бәйгесе булып үтте. Яуширмә урта гомуми белем мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары : Минһаҗева Н. А,Гаязов Р. Н. ,Гафиятуллин И. М. « “Без – Тукайлы халык” , 8 нче укучысы-Закирова А.Р. «Тукай безнең йөрәкләрдә!»номинацияләрендә уңышлы гына катнаштылар.Нәтиҗәләр 26 нчы апрель көнне билгеле була.
-
Тукай безнең арада 12.04.2016

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай дөньяда нибары егерме җиде ел яшәгән, бары тик сигез ел иҗат иткән— шулай да гасырларга җитәрлек рухи байлык калдырган.
Шагыйрь иҗатының да еллар узган саен әһәмияте арта, бу шәхеснең олылыгы тагын да ачыграк төсмерләнә бара.
12 апрель көнне Яуширмә урта мәктәбендә Мәдәният хезмәткәрләре , авыл китапханәчесе – Ләлә Минһади кызы һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары: Лилия Марсель кызы һәм Энҗе Загит кызы тарафларыннан оештырылган “Тукай безнең арада” дигән кичә үткәрелде.
Тукай балалар белән үзе дә сабыйларча сөйләшә алар дөньясында яши. Халык әкиятләренә нигезләнеп берсеннән-берсе матур әсәрләр яза. Шундыйларның берсе - «Кәҗә белән Сарык» әкияте.
Үткәрелгән чарада мәктәп курчак театры «Кәҗә белән Сарык» әкиятеннән өзекләр күрсәттеләр.
-
Бәйге 08.04.2016

Татар поэзиясе— олы һәм үзенчәлекле, дөнья сүз сәнгатьләре белән бәйгедә бил алышырлык көчкә ия.Хәзерге поэзиянең иң олы бизмәне булып, татар милли интеллектының югары казанышы— Тукай иҗаты тора.
Һәр елны татар халкы түземсезлек белән яз айларын көтеп ала. Ул анны табигатьнең иң матур фасылы булган өчен генә түгел, ә безнең сөекле, олы шагыйребез Тукай туган, безгә Тукайны бүләк иткән ямьле, матур көннәр итеп тә каршы ала. Һәм һәр елны, татар телендә аралашкан кешеләр, укучылар Тукай турында уйлыйлар, Тукайның шигырьләрен ятлыйлар һәм аңа үзләренең ихтирамнарын белдерәләр.
Вакытлар узган саен Тукайның бөеклеге,аның иҗатының нихәтле тирән һәм нәфис булуы, илаһи куәте, рухи матурлыгы елдан-ел тирәнрәк ачыла бара.
Тукайны без олылыйбыз, зурлыйбыз. Ләкин бит әле Тукай алдында баш ию бер хәл, ә Тукайның иҗатын өйрәнү, аны яңадан яңа буыннарга сеңдерү— ул бөтенләй икенче нәрсә.
Безнең Яуширмә урта гомуми белем мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары : Минһаҗева Н. А.,Гаязов Р. Н. ,Гафиятуллин И.М. Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган ”Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды” дигән шигырь бәйгегә әзерләнделәр.
-
Мы готовы к ГТО 07.04.2016

В школе прошли мероприятия в рамках участия во Всероссийской акции "Мы готовы к ГТО". В рамках акции была организована просветительская работа среди обучающихся и родителей общественности. Также были проведены и мероприятия, с включением пробной сдачи нормативов испытаний Комплекса ГТО.









