Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №2» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан \ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы "2 нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422980, Республика Татарстан, г. Чистополь, ул. Нариманова, д. 65 |
| Телефон: | +7(843)-425-34-24 |
| E-Mail: | G2.Ctp@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" |
| Руководитель: | Гайнутдинова Равиля Хакимхановна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 635, в том числе 2 иностранных граждана |
| У нас учат: | 57 |
Новости МБОУ "Гимназия №2"
8нче ноябрь көнне гимназиябездә регионара семинар дәвам итте
Опубликовано: 08.11.2013
8нче ноябрь көнне гимназиябездә регионара семинар дәвам итте. Күңелле очрашу сәламләү белән башланды. Гимназия укучылары бик матур итеп Башкортстаннан килгән коллегаларыбызны каршы алды. Кызыклы очрашу актлар залында җыр, бию, чыгышлар белән дәвам итте: директорыбыз Равилә Хакимхановна, директор урынбасары Рушания Вахитовна, Мөслим мәктәбеннән коллегабыз һәм балалар чыгышы күңелгә хуш килде. Мәктәп буйлап экскурсия, аннан соң күргәзмә, балаларның Тукай әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән чыгышы (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Цыганова Елизавета Михайловна), балаларга белем һәм тәрбия бирүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Нургаяз кызы Валиеваның Тукай әсәрләренә таянып, күңел җылысын биреп эшләнгән күргәзмәсе кунакларыбызның күңеленә хуш килде.
Алга таба кунаклар гимназиянең этнографик музеена үттеләр (җитәкчесе Гыйльманова Сәкинә Миннеһади кызы), мәктәпнең 100- еллык тарихы белән таныштылар.
Ниһаять, түгәрәк өстәл артында семинарга нәтиҗә ясалды, фикерләр алыштык. Семинарыбызның кунаклары “Мирас” журналының баш мөхәррире Илфак Мирза улы Ибраһимовның күңел тетрәндергеч шигырьләрен, баш мөхәррир урынбасары Рамил Ханнановның чыгышын тыңлап, журналның, һичшиксез, татар теле һәм әдәбияты укытучысына файдалы икәнлегенә тагын бер кат инандык.
Актлар залында хушлашу, семинарның йомгаклау слайдларын карап, кунакларны туган якларына озатып калдык.
К списку новостей











